Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Балыкка да гармун күтәреп барам”

21 Июль 2020 580
Чирмешәндә яшәүче Марат Исхаковны күпләр белә. Ул саллы гармуннар коллекциясе белән якын тирәдә дан тота. Моннан ун ел элек һөнәре буенча коткаручы, күңеле белән баянчы егет гармуннар җыя башлый. Әле алай гына да түгел, искеләргә җан өреп, аларны бөтен авыл баянчыларына тарата. Хәзер гармун кирәк булган кешеләр кибеткә түгел, ә туры аның янына килә икән.
“Беларусь” гармуннары, баяннар, тальянкалар – һәр инструментның үз тарихы биредә. Иң яратканнары – “Чайка” белән “Кубань” гармуннары икән. Алар биредә егермеләп. “Татар көйләрен уйнарга шулар иң әйбәте”, – ди Марат. – Яшь чакта гармун тартып уйнап үскән дуслар белән әле дә аралашабыз, – дип дәвам итә танышым. – Алар белән очрашканда гел шул “Чайка” белән “Кубань” гармуннарын кулга алабыз. Татар көйләрен, “Сарман”, “Җомга”ларны уйнаганда бер-берсенә тональностьлары белән туры киләләр. Әйтерсең бер кеше бер гармунда гына уйный. Бик матур килеп чыга. Ә “Беларусь” рус көйләренә бара. Гармун минем тормышым юлдашы дип әйтсәм дә арттыру булмас. Мин балыкка барсам да гармунсыз бармыйм, ауга да, су кереп, ял итәргә дә. Хәзер үземнән көләләр дә инде. Иң кирәкле әйберләрне алмаска да мөмкинмен, әмма гармунсыз юлга чыкканым юк...

***
Язманы тулысынча “Акчарлак” газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1946
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ