Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балык Бистәсе өшкерүчесе: “Чәнти бармагымны ризыкка куям да, бозым барлыгын сизәм”

17 Декабрь 2015 5975
Балык Бистәсе районы Югары Ырга авылында өшкерүче Рузалия Сәләхова бар диделәр. Форсатын туры китереп, киттем шунда чыгып.
– Рузалия ханым, сезгә кем дип әйтим?

– Өшкерүче. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлим. Кешенең кайсы җире авырта, шунда кулымны куеп, сүрәләр укып өшкерәм. Сизү сәләтем бик зур, кешенең эчке әгъзаларының авыртуын тәнемдә тоям. Диагноз куям. Сүрәләр укыганда күп итеп биоток килә, аны авырткан әгъзасына кертәм. Ризык, су өшкереп бирәм. Өшкергән ризык эчкә керә, канга сеңә, баш миендә, йөрәктә, бөтен органнарда йөреп чыга һәм авыруларны кысрыклап чыгара.
Гадәттә, аракы эчүчеләр, наркоманнар, уен маниясе белән интегүчеләр белән эшлим.

– Аракы эчүдән туктамаучылар да бар, дип ишеттем.

– Бар. Бу сер түгел. Ачыктан-ачык әйтәм, килгәч сорыйм: “Сез Аллаһы Тәгаләгә ышанучымы?” – дим. Ышана икән, димәк, аның ярдәм итәчәгенә дә ышана. “Ышанмыйм!” – дип әйтүчеләр дә бар. Өченче көн генә килеп киттеләр, йөзгә карап әйттеләр (тәүбә, әстәгъфирулла!). “Сау булыгыз, мин сезнең белән эшли алмыйм, гафу итегез”, – дидем. Мин Аллаһы Тәгаләне зурлаучы һәм аңа ышанучы.

– Суынган гаиләләрне кавыштырасызмы?

– Бик күп алар, санап бетерә торган түгел. Аерылырга уйлаган, берәр ел аерым яшәгән гаиләләрне кавыштырдым.

– Күз тию, бозым, экзема, хатын­нарның җенси чирләрен дә дәва­лыйсыз икән.

– Әйе. Кеше гөнаһ эшләсә, Аллаһы Тәгалә чир бирә.

– Сихердән ничек сакланырга?

– “Фәләк” һәм “Нәс” сүрәләрен укыр­га кирәк. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) бозык эләккәннән соң шушы сүрәләр иңдерелә.

– Кемнәрне кабул итәсез?

– Киң масштабта эшлим, Җир шарының бөтен почмагында диярлек мине беләләр. Бик күп җирләрдән киләләр. Мин – өшкерүче, мине экстрасенс дип уйлый күрмәсеннәр. Экстрасенска шайтан мәгълүматны ташый, ә өшкерүчеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә.

– Өшкергән өчен акча түлисеме?

– Кешенең үз ихтыярында. Алган сәдакаларга дога кылам да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына багышлап калдырам.

– Ризыкта бозык барлыгын ничек беләсез?

– Чәнти бармагымны ризыкка куям да, шунда ук тоеп алам – хәбәр бирә. Ул ризыкны тиешле урынга урнаштырам, кая куясын үзем беләм. Аны кош-корт, эт-мәче дә ашамаска тиеш, алар да үләргә мөмкин.

– Кысыр хатыннарга да ярдә­мегез тия икән.

– Аның буенча Лаеш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Америка, Голландиядән килделәр. Йөккә узмау нәселдән килә.

– Төп чыгышыгыз?

– Олы Солтаннан. 1964 елның 21 мартында тудым. 1986 елда Югары Ыргага килен булып төштем. Урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел Чирмешән мәктәбендә татар теле укыттым. КФУда филология бүлегендә укыдым. Өченче курста Миңлеәхмәткә кияүгә чыктым. Ул минем, мин аның беренче мәхәббәте. Вафатына 22 ел. Иремнең амәнәте буенча аның абыйсы белән торабыз. Дүрт малай үстерәбез.

– Сезне бервакыт мәрткә киткән диләр... Мәрткә китү – нәрсә соң ул?

– Гәүдәдән җанның аерылып чыгуы, әмма җан кендек белән бәйләнештә кала, чөнки без үлмәгән әле, гәүдәгә кире кайтачакбыз. Җан оча-оча да, кире үзенең гәүдәсенә кайта. Миңа сират күперен күрсәттеләр. Тәмуг, җәннәт бакчасын, кәүсәр чишмәсен күрдем. Уянганда кайбер сүрәләрне инде яттан белә идем.

Дүрт тапкыр мәрткә киттем, соңгысы быел кыш булды. Тагын булачак, көтәм. Җир шарындагы кешеләрнең әшәкелеген, диннең фиркаләргә бүленүен, дини кешеләрнең икейөзле булуын әйттеләр. Кешеләр белән ничек эшләргә, ничек туры юлга кертергә – шуны өйрәттеләр.

– Яныгызга киләсе кешене сизәсезме?

– Алдан сизәм. Сине төшемдә дә күдем.

– Газетага сурәтегезне бирә­сезме?

– Ярамый. Сурәткә төшмәскә тырышам, яшь чакта төштек, аңламадык. Сурәткә төшү – гөнаһ, бирергә дә ярамый – гөнаһ.

– Телефоныгызны биримме соң?

– Бирегез 8 927 435 59 26.

ГАБДЕРӘХИМ


Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1612
ӨСКӘ