Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балтачта нигә дару җитми?

13 Сентябрь 2013 873
Балтач районы Түбән Ор авы­лыннан Нурсия ханым Хәбибуллина шалтыратып: “Район хаста­ха­нә­сендә ай саен бушлай бирелә торган дарулар алу өчен көн буе чиратта утырабыз. Невропатолог бүлмәсенә баш тыгарлык та түгел. Шуның өстенә һәр ай саен дару җитми! Икенче төркем инвалид кыз тәрбиялим, аңа вакытында дару эчертмәсәң, эш харап. Нишләргә?” – дип зарын бүлеште.
Балтач хастаханәсендәге хәл­ләр­­не күреп кайтырга дип, шул якларга юл тоттым.

“Башка кешедә эшем юк, үз балам өчен борчылам”

Балтач хастаханәсенә пәнҗе­шәмбе көнне бардым. Әллә көне шундый туры килде: хастаханәдә кеше аз, регистратура янында да чират күренми. Нурфия ханым мине үзе каршы алды. Кыяфәтенә күз төшерүгә үк аның бу хәлләрдән бик нык арыганы, хастаханәдән туйганлыгы күзгә ташланды.

– Кызым тумыштан инвалид. Табиб ялгышлыгы аркасында килеп чыккан авыру дип баралар. Хәзер инде Гөлшатка 21 яшь. Эпилепсия өянәгеннән интегә. Әгәр дә даруларны үз вакытында эчермәсәң, бәргәләнеп, аңын да җуя, хәтта, – дип эчендәгесен бушата башлады танышым. – “Детский” ягында булганда, барысы да әйбәт иде, даруларга кинәндек кенә ул вакытта. Ә менә 18 яшь тулганнан соң шушы мәхшәр башланды. Ай саен дару ала торган көнне куркып көтеп алам. Регистратура төбенә иртәнге 7дә килеп басабыз, кичке 4кә эшең бетсә, бик бәхетле инде ул көнне.

Аның сүзләренчә, су буе җыела торган бу чират регистратурада бер генә компьютер эшләүгә бәйле икән.

– Ә невропатолог бүлмәсенә керү өчен ничек маңгай тире түккәнне күрсәгез! – дип дәвам итте сүзен Нурфия ханым. – Талон биреп керткәч, өч-дүрт сәгать дару язып чыгарганны көтеп утырабыз. Рецепт талонын да шул көнне генә бирәләр. Психиатр бүлмәсендәге шәфкать туташы Алевтина Юрьевна бик кага безне. Ә үз кешеләре һәрвакыт чиратсыз керә.

Мин сораганы булмагач, башкасын бирделәр, составлары бер диләр. Мин башкасын эчертмим, порошок сыманын ничек эчертәсен дә белмим. Аны аңлаткан кеше дә юк. Рецептта язылган дару җитми. Башка кешегә дә кирәк ди. Минем башка кешедә эшем юк, үз балам өчен борчылам. Рецепт буенча кызыма көнгә ике тапкыр “Конвулекс” һәм “Сейзарь” дигән дару каралган. “Конвулекс” дигәнен сатып та алырга була. Ә тегесе юк.

Иң кызыгы: дару нигә җитмәвен аңлатучы да юк икән. Ә Нурфия ханымның кызы гел элеккечә тормый, яше барган саен аның авырлыгы арткан. Ә дозаны арттыру турында беркем берни дәшми. Даруханә мөдиреннән дә белешкән ул даруларның хәлен, “Күпме заявка бирелә, шуның кадәр дару кайта” дигән җавап ишеткән.

– Авыл шәфкать туташы бу хәлләрдән хәбәрдармы? – дип сорыйм.

– Дәвалау курсы билгеләсәләр, үзем бирер идем. Үзлегемнән бирә алмыйм бит, – ди. – Безнең хастаханәдә алар бик кечкенә кеше санала.

Тагын мин менә шунысын аңламыйм: кызга группа алу өчен опекунлыкка алырга куштылар. Опекунлыкка алганлык турындагы белешмә булмыйча, группа бирмәделәр. Әле бер кәгазьне ясап бирмиләр, әле бер мөһер юк, шулай бик озак азапланып йөрдек. Ахырда кәгаземне бөгәрләдем дә: “Минем кызым сәламәт булса, ул акчаны кемгәдер үзем түләп торыр идем!” – дип кычкырдым.

Борчылулары эзсез узмаган күрәсең, кызына группа юллагач, Нурфия ханымның үзенә инфаркт булган.

– Опекунлыкка алгач, квартал саен нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, бөтенесенә хисап бирәбез. Алган һәр әйбернең чегы булырга тиеш, отчет бирмим икән, пенсияне туктатабыз дип куркыталар.

Мин килгән көнне хастаханәдә кеше аз иде. Шулай булса да, ишек төпләрендәге чиратның һаман кимемәвенә игътибар иттем. Баксаң, хезмәт күрсәтүдән дә канәгать түгел икән балтачлылар. Ишек төпләрендә үзләренең сәгатьләрен көтеп утырган авырулар белән дә сөйләштем.

– Монда бөтен кеше зарлана, әмма сүз дәшәргә курка. Мин дә исемемне әйтмим, бүлнискә юл ябыла бит аннары миңа! – Авыртасың икән, чиратка язалар да куялар, ул вакытта авыруың бетеп китә, – дип эчен бушатып алды “исемсез” бер абзый.

– Үз кеше һәрвакыт алда. Күч­тәнәч-мазар кыстырып килергә гадәт­ләнгәннәр дә табиб кабинетларыннан елмаеп чыга. Яхшы дару да аларга, чиратсыз хезмәт тә аларга, – дип аңа икенчесе кушылды.

Ак халатлыларга ябышып диярлек үк йөргән “авырулар” минем күзгә дә чалынды. Кушаяклап чабып йөри торган шул төр “авырулар”ның җаен җайлап йөргәндә, чыннан да табиб ярдәменә мохтаҗ авыру ишек төбе сакларга мәҗбүр түгелме соң?

– Кәгазь эше белән вакытны бик сузалар. Табиб караганда ул кәгазьләрне шәфкать туташы тутыра торса да ярыйдыр бит! – дип үз фикерен белдерә башлаган бер ханымның авызын укытучы апа япты: “Алар кәгазь тутыру белән мәшгуль, дәваларга вакытлары юк. Мин дә укытучы, без һәр көн “кәгазь боткасы пешерәбез”, безнең дә балаларга белем бирергә вакытыбыз юк”, – диде.

Эт – эткә, эт – койрыкка дип тә тасвирлап күрсәттеләр хастаханә эшчәнлеген. Аерым кабинетлардан тыш, лаборатория бүлегенә дә зарлар буа буарлык.

Җитәкче сүзе

Нурфия апаның зарларына җавап ишетү өчен, дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары Мөхәммәтгалиева Чулпан Илдар кызын эзләп таптым.

– Бу ситуацияне беләм, – дип башлады ул сүзен. – Безнең бөтен проблема – заявканы алдан бирүдә. Ул яртыеллык өчен бирелә. Бу яртыеллык өчен 11 февральдә биргән идек, ә шуннан соң күпме яңа авыру барлыкка килде! Аннан соң, әлеге федераль даруларга һәр районга лимит бирелә. Ә акча инвалидлар санына карап бүленә. Беренчедән, бу акчага сыешып бетеп булмый, икенчедән, әйткәнемчә, авыруларның халәте гел үзгәреп тора. Айга 100 меңлек дару ала торган бик каты авыру балалар бар, ә Хәбибуллиннарныкы әле аның кадәр үк кыйбатлы түгел. Дару исемнәренә килгәндә, медицина телендә дару препаратлары халыкара исем белән йөри. Заявканы биргәндә дә шул халыкара исем белән бирәбез. Ә Нурфия ханым телгә алган дару исемнәре – ул сату исемнәре генә. Һәр фабрика товарга исемне үзе куша. Ә безгә исә, Сәламәтлек саклау министрлыгында аукцион үткәргәннән соң, кайсысы үтә – шунысы кайта. Шикәр чире, астма кебек авырулар белән дә шул ук хәл. Аптекага нинди дарулар кайтканын без үзебез дә белеп бетермибез. Аннан соң, кешенең психологиясе дә шул: кара көнгә дип тә дару җыярга яраталар...

– Гөлшатның хастаханәдә дә күптән ятканы юк икән.

– Эпилепсия авырулы кешеләрне безнең хастаханәгә генә салып булмый. Әгәр дә теләге бар икән, без һәрвакыт юллама бирәбез. Бу хакта без Нурфия апаның үзенә дә әйттек.

– Авырлыгы артса да, доза шул ук кала, башка төр дару биргәндә ничек кулланасын әйтүче юклыктан да зарлана Нурфия апа.

– Алевтина Юрьевна 30 ел иң катлаулы кабинетта эшли, аңлатмагандыр дип уйламыйм...

– Талон көткәндә регистратурадагы чиратның озын булуы нәрсә белән бәйле?

– Компьютерларыбыз җитәрлек. Рецепт чыгарырга принтерлар юк иде. Менә һәр кабинетка принтерлар куйдылар. Һәр участок рецептны үзе яза. Регистратурада хәзер чират булмас.

Хастаханә запас даруга дәгъва кыла алмый: авыру йә чыга, йә чыкмый. Авыр хәлдәге авырулар үлеп китәргә мөмкин. Шул очракта әлеге дарулар ел буе җыелып ята дигән сүз бит бу.

Хастаханәдәге чиратка килгәндә, “табибка алдан язылып кую” режимы эшли. Әгәр дә ашыгыч ярдәм күрсәтелергә тиеш икән, һичшиксез ул кабул ителә. Ә участок табибы тарафыннан “авыру көчле түгел” дигән хәбәр алынса, авыру үз чиратын закон нигезендә ике атнага кадәр көтәргә тиеш. Әмма авыл халкы һаман да мондый тәртипкә ияләшеп бетә алмый, иртә таңнан килеп ишек төбе саклый.

Нурфия апаның “Үз баламны мин нигә опекунлыкка алырга тиеш?” – дигән соравына җавап эзләп, Балтач районы опека һәм попечительлек органының әйдәп баручы белгече Венера Хәбибрахманова белән дә сөйләштем.

– Гөлшат мәктәптә укымады, – диде белгеч. – Белемен раслаучы аттестаты юк. Пенсия акчасын алганда үзе кул куеп алмый. Димәк, аның өчен кемдер кул куя, ул кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ. Психиатр шундый кешеләрне безнең бүлеккә җибәрә. Без тиешле документларны тутырып, бу эшне судка тапшырабыз, тиешле күзәтүләр, өйрәнүләр алып барыла. Суд-психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре буенча, кеше йә эшкә яраклы, йә яраксыз дип табыла. Гөлшат Хәбибуллина Гражданнар Кодексының 29 маддәсе нигезендә эшкә яраксыз дип табылды һәм әнисе карамагына опекунлыкка билгеләнде.

Соңгы сүз

Дәүләт социаль ярдәме турындагы 1999 елның 17 июлендә кабул ителгән 178 ФЗ санлы федераль закон (2010 елның 8 декабрендә кертелгән 345 ФЗ санлы законга өстәлмәләр кертү) нигезендә, 2013 елның 1 апреленнән федераль льготникларга бер айга 839 сум 65 тиен акча бүленә. Шулай ук инвалид балаларга дәвалану өчен 646 сум 71 тиен акча өстәлә. Шифаханәләрдә дәвалану һәм шәһәр транспортында йөрү өчен дә материаль ярдәм билгеләнгән.

Федераль дарулар өчен акча федераль бюджеттан райондагы ташламага ия авырулар саныннан чыгып бүленә. Балтач районында ул 2013 елның икенче яртыеллыгына 5 млн 200 мең сумны тәшкил иткән.

Авыру гел алырга өйрәнгән препарат урынына табиб икенче төрле дару язса, курыкмыйча алырга кирәген төшендерә алганмындыр, шәт. Тик шулай да, әгәр дә рецептта “statim” (немедленно) дип язылган булса, аптека бу даруны мөрәҗәгать кабул иткәннән соң бер эш көне дәвамында, ә “cito” тамгасы булса, ике эш көне дәвамында табып бирергә тиеш. Моңа хаклы булуыгызны онытмагыз!

Нурфия апаның да хәлен аңларга була, кайсы ананың үз баласының тилмерүен күрәсе килсен? Тумыштан инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга һәйкәл куярлык! Ләкин күп вакыт аларның хәлен аңлап бетермибез шул. Һәм бу хәл бер Балтачта гына түгел, барлык районда да күзәтелә. Ак халатлылар да, башка өлкә хезмәткәрләре дә аларга игътибарлырак булсак иде!
                                                                                                                       
Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Балтач – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ