Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Баласу

11 Февраль 2019 1842
Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА “Кызыл таң”
Зөһрәләрнең тагын барлык бүл­мә­ләрендә дә утлар кабынды. Нәси­мәнең бүгенгедәй күз алдыңда. Нәкъ менә шулай, яңа йортларының урам якка караган тәрәзәләрендә ут янган иде теге вакытта. Кичтән генә мичен чыгарып, идәннәрен юып, күченергә эшен бетереп куйганнар иде бит. Нәсимә өйдәге булган барлык байлыкларын җыештырып, төеннәргә төйнәп, почмакларга өеп тә куйган иде. Иртәгә үк күченерләр, Аллаһы теләсә, яңа йортларына дип, көне буе хыялланып йөрде.

Нәсимә кабык арбада йоклап яткан кечкенә Мансурына күз төшереп алды да кызы Саҗидәгә: “Кызым, балага күз-колак бул, зинһар. Әтиең дә һаман кайтмый. Мин тиз генә яңа йортны карап кайтыйм», – дип, абына-сөртенә билгесезлеккә ашыккан иде.
Хатын аякларына чабатасын элеп кенә киде дә агач күпергә таба йөгерде. Кайда йөри инде ире Талип? Эш, эш, имеш... Эше дә бик җаваплы шул, колхоз рәисе ул. Кечкенә генә колхозныкы булса да, хуҗа бит. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач, Нәсимәдән дә бәхетле кеше юк иде бит авылда. Бер кулын калдырып кайтса да, ир бит, терәк! Андый бәхетләр бик күпләргә тәтемәде, авыл тол хатыннар, ятим балалар белән тулды. Талип кайткач, дөньяларны ямьләндереп уллары туды. Саҗидә дә кул арасына керә башлады. Нәсимә үзе фермада сыерлар сауды.

Дүртпочмаклы йортлары кысан була башлагач, яңа йортка нигез салырга булдылар. Исполкомга барып гариза язып кайткач, Талип: “Әнисе, җиткерербез дә, гөрләтеп яшәрбез дә!” – дип, сыңар кулын йодрыклап китереп суккан иде өстәлгә, янәсе, мөһер суга рәис. Әле бүгенгедәй хәтерендә, делянка карарга барды алар, Саҗидәне дә иярттеләр. Бүленгән агачларын тамгалап чыктылар. Аннары өмәләп кистеләр, үгезләр җигеп, бүрәнәләрне авылга ташыдылар. Урман чистартырга да гаилә белән йөрделәр. Урманчы Хаҗи алар янына көнгә бер мәртәбә булса да килмичә калмый иде. Чистарталармы, артыгын алмыйлармы? Чулак кеше күпме эшли алганын аңлап була. Бүрәнәнең авыр башын Нәсимә күтәрде. Зарланмады Нәсимә. Зарланамы соң инде?! Аңа яңа йорт төзү көч тә, дәрт кенә өстәде. Ару-талуны, ал-ялны белмичә эшләде дә эшләде. Менә Мансуры да үсеп җитәр, сыңар кулга ярдәмгә тагын ике ир кулы өстәлер. Кешедән ким яшәмәсләр, кәҗә урынына сыер алып җибәрерләр, исән-сау гына булсыннар...

Соңлады Талип. Бик кирәкле эше килеп чыккан, ахры, болай ук тоткарланганы юк иде. Нәсимә тагын Зөһрәләр ягына күз төшерде. Әйе, Зөһрәнең ире сугыштан кайта алмады. Бик матур пар иде алар сугышка кадәр. Ире – укытучы, хатыны колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшләде. Ике бала белән тол калды Зөһрә. Талипны рәис итеп куйганда да хисапчы эшен башкарды. Нәсимәгә караганда Зөһрә ешрак күрә иде Талипны.

Нәсимә, яңа йортларына якынлашкач, тукталып калды: өйдә ике шәүлә күренә. Сукыр лампа яктысында аерырлык түгел. Нәсимә, якынрак килеп, тәрәзәдән өй эченә үрелеп карады. Анда Талип, итәгенә утырган ниндидер хатынның биленнән исән кулы белән кочаклаган да, көлә-көлә нәрсәдер сөйли. Өстәлдәге самавырдан кайнар пар күтәрелә, ә казан астындагы учак ялкыны почмак якка ниндидер коточкыч шомлы шәүләләр төшерә иде. Менә хатын кузгалып куйды, йөзе белән тәрәзәгә борылды. Зөһрә!

...Нәсимә иртән эшкә барганда авыл гөж килә иде инде: яңа йортка Талип Зөһрәне алып кайткан! Ике бала белән газиз хатынын менә ишеләм, менә ишеләм дип торган йортта калдырып, сөяркәсе белән яңа йортта яшәргә җыена. Сугышта кулын түгел, йөрәген дә калдырып кайткандыр бу. Авыл халкының күзенә ничек карар болар?! Нәсимә алдында сөйләмәде халык. Әмма аның артында сүз күп булды.
Эт өреп, бүре йөреп торды. Яшь пар кеше күзенә карамыйча гына яши бирде, яңа йортта балалар туа торды, саннары да җидегә җитте. Иске йортта да тормыш туктап тормады: Саҗидә үсте дә, күрше авыл егетенә кияүгә чыгып ерак Кемерово якларына китеп барды. Мансур атасыннан туган балалар белән бер урамда уйнап, бер мәктәптә укып, бер чишмә суын эчеп яшәде. Алтыпочмаклы яңа йорт җиткерде, өйләнде, балалары үсеп килә. Яшь буын сугыштан соңгы вакыйгаларны белмәсә дә, олылар онытмаганнар иде. Барысын да күзәтеп, сынап яшәде халык. Менә инде чабыш атларыдай соңгы сызыкка да килеп җиттеләр. Язмыш кына сынады Нәсимәне: соңгы вакытларда гына акылы алмашына торганга әйләнде.

Талип төне буе Нәсимә белән җиткергән йортының түрендә үлем белән тартышып чыкты, өйдәгеләрне аптырашка калдырып: “Мансур! Мансур!” – дип, яшьлек хатирәләрендә калган улын чакырды. Кеше күңеле ачылмаган китап бит ул, табышмак шикелле. Бер карыйсың, сиңа барысы да аңлашыла, икенче карыйсың – таныш әйберләргә дә аңлатма бирә алмыйсың. Әзмәвердәй биш бала үстереп, инде ир уртасы булып килгән бөркетләрең яныңда, синең һәр хәрәкәтеңне, ишарә-ымыңны эләктереп алырга, һәр гозереңне үтәргә генә торган улларың булганда, сиңа Мансур нигә кирәк иңде? Ул яткан кабык бишекне дә хәтерләми Талип, ата назын, ата рәхәтен күреп үскән баласы да түгел бит, югыйсә. Тик күзләрне йомып, инде онытылдым дигәндә синең күз алдыңа тагын шул ыштансыз малай килеп бассын инде! Син аңа кычкырасың, үз яныңа “Балам, кил иңде!” – дип чакырасың, ә ул син якынайган саен ерагая, читкәрәк китә бара. Гомер буе туган җиреннән аерылып яшәгән кешеләрдә җирсү булган төсле, баласу да була микәнни?!

Томаланып барган күзләренә тик ул гына, Нәсимәдән туган, атасы исән булып та ятимлектә, юклыкта үскән малае Мансуры гына күренде, күңеле аны гына теләде. “Мансур! Мансур! Мансу-ур!” Аталары белән хушлашырга кайткан малайлары, кызлары, “Чулак Талип” өстенә карап, сүзсез генә еладылар да еладылар.

Мансур таң алдыннан гына кайтты, юлда машинасы ватылган, шуны ремонтлап җәфаланган балакай. Ул әтисенең үзен чакырганын да, аның исеме белән саташканын да белмичә калды. Аңа бу турыда әтисенең җеназасында Талип балалары сөйләде, ә авыл халкы үзенең карарын чыгарды: гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен, буыннан-буынга озак еллар сөйләнерлек хикәят итте.

Урманнар шаулады да шаулады. Соңгы елларда кадерләре генә бетте: утынга да, бүрәнә артыннан да халык урманга бармас булды. Йортларны ак кирпечтән дә, кызыл кирпечтән биек-биек итеп сала башладылар. Колхозлардагы үгезләр, атларның гына түгел, күмәк хуҗалыкның үзенең дә эзе калмады. Сирәк-мирәк булса да урманга каен миллегенә, җиләк, бөрлегән җыярга йөрде авыл халкы. Беркемгә кирәксез, куерып беткән урман эчендә кәккүк тавышлары гына ерак заманнардан калган Чулак Талип кайтавазы булып яңгырый, кара урманнарга куркыныч бер төсмер бирә иде.


Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА. “Кызыл таң”.
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ