Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Баланың сәламәтлеге дөрес тукланудан тора

5 Ноябрь 2019 505
Татарстан – балалар туу буенча бөтен илдә алда бара. Әмма моның белән бергә проблемалар да артып тора. Балалар бакчалары җитмәү бер хәл булса, андагы ашатуның сыйфаты – икенче актуаль мәсьәлә. Чөнки балалар сәламәтлеге иң элек ашауга һәм сыйфатлы ризыкка бәйле.
Зарлар бәлки урынлыдыр?

Балалар бакчаларында начар ашаталар дигән борчулар һәрдаим ишетелеп тора. Кукмара районы кара исемлеккә бер тапкыр эләкте инде. Түбән Камадагы бер бакчада балаларга бозылган тавык ите ашатканнар дигән шаккатмалы хәбәр дә тиз арада таралды. Пешекче шул иттән шулпа һәм бәрәңге белән икенче аш әзерләргә өлгергән булган. Билгеле, бу барлык хәлләр прокуратурага ишетелгәч, тиешле кешеләр шунда ук җәзасын алды. Әмма мондый хәл бүтән кабатланмас дип бер кеше дә өздереп кенә әйтә алмый. Шуңа күрә сабыйларның бакчаларда туклану мәсьәләсе – ата-аналарның авырткан җире. Бакча өчен аена өч мең сумнан артык түләгәч, ашату да югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип белдерә алар. Шактый ата-аналар бакчаларда ризык тәмле түгел һәм шуның өчен аны балалар ашамый дип тә әйтә әле. Мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары балык, эремчек, йомырка, дөге, кәбестә кебек балалар бик өнәп бетермәгән азык-төлектән пешерелгән ризыкларга басым ясыйлар. “Яхшы аппетитлы бала, һичшиксез, бакча ризыгын ашый ул. Ә ашамаганы өйдәге тавыклы шулпадан да, кыздырылган балыктан да баш тарта”, – ди белгечләр.
Баш тартуы да, уйлап карасаң, әлеге дә баягы конфет, сок, печеньеларга алданып бит. Баланың тәм сизү рецепторлары бик сизгер, ди белгечләр. Әгәр ул шашлык, кетчуп, глютомат натрийлы майонезларны бер кабып караса, аннан соң солы ярмасы (геркулес) боткасын мәңге ашамаячак. Балаларны дөрес итеп ашата алмауга ата-аналарның да гаебе бар. Кибеткә кергән саен “Киндер”, “Растишка”лар алып, балаларны файдалы ризыктан үзебез биздерәбез!

“Банкет синдромы”ннан сакланыйк!

Ризык, беренче чиратта, тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш. Моны бакчаларда меню төзегәндә иң элек исәпкә алалар. Ә баланың сәламәт булып үсүе 70% тукланудан һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барудан тора. Бары 15% кына нәселдәнлектән килә. Бөтен дөнья табиблары чаң суга: симерү, шикәр диабеты бүген өч яшьлек балаларда да күзәтелә. Боларны булдырмауның юллары гади югыйсә: табигать биргән сый-нигъмәтләрне дөрес ашарга кирәк. Бер генә витамин, дару да ризыкны алыштыра алмый! Ул даруларның организмга ничек итеп тәэсир итүе әлегәчә билгеле түгел.
Ата-аналар шуны да истә тотсын иде: рекламалый торган даруларга, витаминнарга ышанмаска кирәк. Фарминдустриянең башка өлкәләр кебек үк гади бизнес чыганагы булуын онытмасак иде! Ризык гади, табигать биргән сыйфатына никадәрле якын икән, шуның кадәр әйбәтрәк. Бакчалардагы туклануны исә ул үсеп, формалашып килүче сабый организмы өчен иң яхшысы.

Тиздән Яңа ел җитә. Балалар табиблары әйткәндәй, балалар арасында Яңа елдан соң (шулай ук Май бәйрәмнәре дә ) “банкет синдромы” башланачак. Дистәләгән балаларны бавырлары эштән чыгып, көч хәл белән генә үлемнән йолып калган чакларны йөзгә тутырып була.

Ризыкны дару дип ашарга кирәк.

Бакчаларда ашатуны сыйфатлы һәм дөрес итеп оештыру өчен мәгариф идарәләре берничә эре тәэмин итүче белән килешү төзи. Вакытында сыйфатлы продукция кайтару алар җилкәсенә төшә. Билгеле, аларның барлык кирәкле документлары, медицина тикшеренүләре бар. Бакчаларда меню 10 көн алдан төзелеп, расланып куела. Әгәр вакытында теге яки бу ризык кайтып җитмәсә, аның урынына аксым һәм углеводлар микъдары буенча туры килгән башка ризыкны бирәләр (җиләк-җимеш урынына соклар, бәрәңге булмаса кәбестә). Районнардагы һәр бакчада бракераж комиссиясе эшли.

Әле моннан 20 ел элек мәктәпләрнең матди-техник базасы искерүе сәбәпле укучыларга ботка, камыр ризыгы һәм чәйдән торган ризык белән генә канәгатьләнергә туры килсә, бүген инде хөкүмәт иң элек сәламәтлекне кайгыртып, туклануның файдалы булуын да төп максат итеп куя. Эре шәһәрләрнең күбесендә ланч-бокслар барлыкка килеп, укучылар витаминнары һәм микроэлементлары сакланган, махсус технологияләр белән парда әзерләнгән ризык ашап үсә. Һәм бу иң дөресе! Сәламәтлекне яшьтән үк, хәтта балачактан кайгырта башлау хәерле.
Күпләрне баланы бакчада да, өйгә кайткач та ашатып булмавы да бик борчый. Замана балаларына казылык, сок, шоколад кирәк. Андый кире балалары булучы ата-аналарга бик тә үтемле киңәш бар – “шантаж”. “Бер тәлинкә аш ашасаң, бер конфет белән чәй эчә алачаксың”, – дип алдаларга кирәк.
Гиппократ фикерен дә яшь ата-аналар колакларына киртләп куйса яхшы булыр иде: әгәр ризыкны дару дип ашамасаң, соңыннан даруны ризык урынына ашарсың...

***
Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2017

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ