Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Баламны куенымнан тартып алдылар...”

28 Октябрь 2020 1494
“Аллага шөкер, яшь әле мин, унсигездә генә”, – дип торган ак яулыклы апа-әбиләргә күз тимәсен. Гөлсем апа Мәгъсумова 82 яшендә дә җырлап, биеп йөри. Әле бассейнга да өлгерә, сатуга токмач та кисә. Мохтаҗлыктан түгел анысы, 20 ел буе эшләгән эш, тик торырга күнекмәгән. Токмачларын көтеп алучысы булганда, үзенә бер шөгыль, кеше арасында йөреп кайтырга сәбәп тә бит әле ул. Өлкән буын шундый инде – җор телле дә, тырыш, сабыр да.
– Кайда гына эшләмәдем мин, – дип яшьлеген исенә төшерә Гөлсем апа. – Авылдан килгәч тә урам себерүче булып урнаштым. Торыр җир кирәк бит, дворникларга фатир бирәләр дип ишеткән идек. Ләкин аны алганчы күрәсе михнәтләр байтак булган икән әле. Кайда буш бүлмә бар, фатирмы ул, тулай торакмы, шунда “нахальным образом” керәбез дә урнашабыз. Кергән бер җирдән куып чыгаралар, билгеле. Берсе 25 квадрат метрлы иде, аерым аш бүлмәсе дә бар моның. Берәр ай чамасы торганбыздыр анда. Һәм ничектер 5-6 яшьлек бала белән бер хатынны керттеләр монда. Болар күп сөйләшеп тормадылар, безне куа да башладылар. Дүрт кешегә каршы нишли алабыз инде! Мин караватка ябыштым, имеш, фатирдан чыкмыйм. Башта бер кулымны, аннары икенчесен каерып тотып, куенымнан баламны тартып алдылар болар. Без урамга чыгарып ташланган, ватылган әйберләребезне җыеп алганчы, улыбыз юкка чыкты...

***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ