Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“50 яшемдә никах укыттык”

3 Ноябрь 2020 1868
Журналистика һөнәре нинди генә язмышлар белән очраштырмый. Фәнүзә апа Кәримованың да тормыш юлы зур сынаулардан торган. 34 яшендә ире үлеп китә. Ә йөрәгенең иң зур ярасы: 11 яшьлек кызы Лилияне җир куенына сала. Мондый олы хәсрәтләрдән соң да, үзен кулга алып, яшәү ямен таба алган, зур йөрәкле, батыр ханым ул.
Матур гына яшәп ятканда, каенатам үлеп китте. Аннары тимер кебек тазасау, 34 яшьлек ирем бакыйлыкка күчте. Инфаркт диделәр. Эретеп-ябыштыручы булып эшли иде. Бик авыр чакларым ул... Янымда балаларым, каенана әни, туганнар булды. Аларга рәхмәт! Каенана әнием кызларыннан да артык күреп яратты. 1993 елда Фәнүзә апа туган якларына күченеп кайта. Улы Казанда, кызы Фәнүзә апа янында – Якты Күл мәктәбендә укый башлый. Июнь ае. Балалар мәктәп янында уйный. Фәнүзә апаның кызы арты белән утыруы аркасында, кисәк кенә килеп чыккан “КамАЗ”ны абайламый кала...

– Икенче тапкыр кияүгә чыгуыгыз ничек булды?

– Бүгенге иремне яшьтән белә идем. Алар үзләре Самара өлкәсендәге Совет Нурлаты авылыннан. Шул авылга кунакка баргач, клубларга чыга идек. Бик матур гармунда уйный иде Минвазыйх. Аннары мине озатып куя. Әмма юлларыбыз аерылды. Мин Казанга киттем, ул Самарада калды. Шунда өйләнгән. Ике баласы бар. Аерылган. Аның сеңлесе безнең авылда яши. 2005 елда Минвазыйх Себердән аларга ялга кайткан булган. Сөйләшеп киткәннәр. “Кая яши?” – дип мине сорашкан. “Ул бит ялгыз, авылда яши хәзер. Икегез дә парсыз, әллә кушылып карыйсызмы?” – дигән туганнары. Әнә шулай кушылып куйдык. Ул вакытта миңа 49 яшь иде...

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1369
16 Ноябрь 2020 09:59 1348
ӨСКӘ