Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Балаларны табигый ризык ашарга ияләндерергә кирәк”

18 Февраль 2019 494
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
Алсу Сөнгатуллина:

– Минемчә, кеше сәламәт булсын өчен, әти белән әни кеше баласына кечкенәдән үлән төнәтмәләре, чәйләре эчертергә тиеш. Безне шулай үстерделәр. Кечкенәдән иван-чәй эчәбез, әти белән әни электән аны җыеп киптерәләр иде. Әти кечкенәдән авылда үскән, үләннәр турында күп белә. Әнинең әтисе умарталар тота иде, бала чактан ел дәвамында бал ашадык без. Аллергия булмаса, балага кәнфит биргәнче, бал ашату күпкә файдалы дип уйлыйм. Хәзер дә кәнфитне бик сирәк кенә сатып алам, балаларга бал, үзебез ясаган кайнатма ашатабыз, компотны үзебезнекен эчәбез. Кунаклар килгәч, табынга да үзебез ясаган компотларны куябыз, кибет сокларын бар дип тә белмибез. Табигый ризыклар ашарга ияләндерергә кирәк балаларны. Натураль ризык ашап үскән баланың иммунитеты ныгый. Шуңа күрә өч яше тулган балага үлән чәйләре эчертү бик файдалы. Безнең әби-бабалар озын гомерле, сирәк авырыйлар, түземлеләр дә. Үлән ашап яшәгәннәр бит алар.

Бер туганымның буыннары бик авырта иде. Түләүле клиникаларның кайсына гына бармады, кыйммәтле уколлар ясатты, остеопатларга да йөреп карады. Нәтиҗәдә дәваны табигатьтә тапты: тал кайрысы, каен бөреләре һәм тузганак тамыры белән дәваланды ул. Тузганак тамыры искиткеч дәвалау үзлегенә ия икән. Кырга чыгып суырып кына йөрсәң дә файдасы бихисап. Хәзер шул туганым бары тик үләннәр белән генә “яши”.

Тагын бер могҗизалы табигый дару – сарымсак. Аны ел буе көн саен берәр тырнак ашыйм. Суганны да табыннан өзгән юк. Бала чакта да сирәк авырдык, хәзер дә бик сирәк авырыйбыз, күз тия күрмәсен. Халык медицинасының файдасы күп, кулланырга иренмәскә генә кирәк.

Чәчләргә килгәндә, аларны үзебезнең илдә җитештерелгән гадәти шампунь белән юам, ахырдан бурсык (норка) мае кушылган бальзам сөртәм. Чәчләр озын булгач, бальзамнан башка булмый. Ишеткәнем бар, бальзам урынына майонез да сөртәләр икән хәзер. Аның составында көнбагыш мае, йомырка, горчица бар, чәчләр ялтырап тора, диләр. Ләкин үземнең кулланып караганым юк.

Көн саен кызу адымнар белән җәяү йөрергә тырышам. Адымнарны саный торган махсус “приложение” куйдым телефонга. 3000-7000 адым тирәсе килеп чыга. 10000 кирәк, ләкин алай ук булдырып булмый әле, вакыт җитеп бетми.

Безнең тормыш – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер могҗиза. Һәр кеше бу дөньяга ниндидер миссия үтәргә килгән. Тормыш шулкадәр кызу, “иртәгә” дип яшәргә ярамый. Бүгенге көннән башлап сәламәтлекне дә, җаныңны да кайгырта башларга кирәк. Тыныч булып, юк-барга кәефне кырмыйча, үзеңне дә, якыннарыңны да саклап яшә.

Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ