Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балага эссе какса

8 Июль 2020 462
Җәйге кызу көннәрдә һәммәбез дә кызынырга, су керергә ярата. Ләкин су кереп, рәхәтләнеп ял иткән чакта игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген онытмыйк. Кояш нурлары безне һәрчак сагалап тора бит. Шуңа да, кояшның артык тәэсиреннән саклану мөһим. Бүген балаларга эссе кагу очрагы турында сөйләшәбез.
Эссе кагу вакытында үзәк нерв системасы эшчәнлегенә зыян салына. Ешрак әлеге бәла кояш нурлары астында торган сабыйларда күзәтелә. Әмма кайчак кызу һавадан күләгә дә сакламый. Нәтиҗәдә, организм эшчәнлеге сүлпәнәя, бала үзен начар хис итә башлый.

Эссе кагу нинди факторлар нәти­җәсендә барлыкка килә соң? Бары тик температураны гына гаепләү – хата. Чөнки әлеге авыруны булдыру өчен берничә факторның бергә тәэсир итүе мөһим. Әгәр дә һава дымлылыгы югары булса, баланың киеме һава торышына туры килмәсә, организмга тиешле күләмдә су җитмәсә, үзәк нерв системасы авырулары булса, кояш сугу мөмкинлеге арта.

Сабыйга эссе кагуны ничек белергә?

Кагыйдә буларак, эссе кагу симп­томнары 6-8 сәгатьтән соң гына үзен белгертә. Хәл бетү, баланың үзен начар хис итүе, йөзе кызару, күңеле болгану, башы авырту, йөрәк тибеше ешаю, сулышы авыраю, күзләре караңгылану, тән температурасы күтәрелү – әлеге симптомнарның берничәсен генә сизсәгез дә, балагызга беренче ярдәм күрсәтергә ашыгыгыз.
1. Баланы җиләс урынга күче­реп, яны белән яткырыгыз һәм башын кырыйга борыгыз (бала коса башласа, бу аны тыгылудан коткара).
2. Киемнәрен салдырыгыз.
3. Бала аңын югалтмаса, аңа берничә йотым йә кайнаган су, йә чәй эчертергә кирәк. Эчемлекне чынаяк яисә кашык белән бирү яхшы.
4. Баланың тән температурасы күтәрелгән очракта, аның башын юеш сөлге белән урату файдалы.
5. Сабыйның тәнен юеш сөлге белән урату кан тамырларын киңәйтә һәм кан әйләнешен яхшырта. Сөлгене чылаткан су температурасы бүлмәнекеннән бераз түбән булырга тиеш. Әмма салкын су белән чыланган сөлгене кояш суккан очракта тәнгә урарга ярамый.
6. Беренче ярдәм күрсәткәч, табиб чакыртып, аның киңәшләренә колак салу мөһим.

***
Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды, № 7 июль 2018 
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ