Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бердәм дәүләт имтиханы да балаларның нервларына бәрә

26 Сентябрь 2019 815
Әңгәмә “Ашыгыч ярдәм” газетасының архив саннарыннан алынды, 9 сентябрь, 2017 ел.
“Табиб һөнәре – батырлык, фидакарьлек, күңел сафлыгы һәм аек акыл таләп итә. Моңа һәркем дә сәләтле түгел”, – дигән искиткеч шәп табиб Антон Чехов. Дөрестән дә, мондый сыйфатларга аерым затлар гына ия һәм ул аларга тумыштан ук биреләдер, мөгаен. Ә менә балалар табибларына батырлык та, фидакарьлек тә, күңел сафлыгы, аек акыл да аеруча мөһим. Шуңа өстәп әле син сабыйларны яратырга, алар белән уртак тел таба белергә, кирәк чакта, үзең дә бала роленә керергә тиеш.

Казан шәһәренең җиденче санлы балалар хастаханәсендә педиатр булып эшләүче югары категория табибә Лилия Зиннур кызы Заһидуллина шундыйлардан. Балалар сәламәтлеге өчен көрәшкә утыз елга якын гомерен багышлаган ул. Кайчандыр аңа тикшеренергә йөргән балалар, инде күптән үсеп җитеп, әти-әни булган. Хәзер Лилия Зиннур кызы янына үзләренең ул-кызлары белән киләләр. Табибә белән көзге чорда балалар сәламәтлеген саклау турында сөйләштек.


– Лилия ханым, балалар җәйге каникуллардан соң кайсы бакчага, кайсы мәктәпкә китте. Бу – алар өчен стресс. Өстәвенә, көннәр дә суытты, шәһәр җирендә җылылык та бирмиләр, кайнар суны да сүндереп торалар. Соңгы арада ОРВИ белән авыручылар да артты. Мондый очракта әти-әни нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

– Әйе, сентябрь җитүгә балалар бакчага, мәктәпкә җыела. Бу – сабые беренче мәртәбә бакчага яки мәктәпкә барган әти-әниләргә генә түгел, башкаларга өчен дә бик җаваплы чор. Сабыйлар җәй буе ял итеп, кызынып, су коенып, җиләк-җимеш ашап организмнарын витаминнарга баетып, ныгытып, көч җыеп килсә дә, көннәр суыту, мәктәптә бирелгән өй эше, дөрестән дә, алар өчен стресска әйләнә. Җитмәсә, һава торышы алышынган чорда йогышлы авырулар кисәк арта, аларны йоктыручылар күбәя. Бала беренче мәртәбә бакчага яки мәктәпкә бара икән, аны бер атнада гына әзерләп булмый, моның хәстәрен, ким дигәндә, ярты ел алдан күрә башларга кирәк. Аның өчен, беренче чиратта, көнлек режимны тәртипкә салу сорала. Тук­лану, уйнау, саф һавада йөрү, йоклау – һәркайсының билгеләнгән сәгате булырга тиеш. Вакытында ашау, йоклау бик мөһим. Елга ике мәртәбә табиблар белән киңәшләшеп, балага поливитаминнар эчерергә тәкъдим итәм. Алар даруханәдә сатыла һәм составлары да яхшы. Бу препаратлар сабыйның яшенә, организм үзенчәлекләренә карап, белгеч тарафыннан билгеләнә.

Сентябрь ахыры, октябрь башында грипп, вируслы авыруларга каршы вакцинация башлана. Аны узу да бала сәламәтлеге өчен бик мөһим.

– Бу уңайдан төрле фикерләр ише­тергә туры килә. Кемдер гриппка каршы прививка ясатуның бернинди файдасы юк, табиблар нинди грипп киләсен алдан барыбер белә алмый, организмга нигә артык химия кертергә, диләр.

– Тикшеренүләр уздырып, аларның нәтиҗәсенә нигезләнеп, вакцинаны нинди вирус киләсен чамалап җитештерәләр. Препарат бер тип грипптан ясалса да, балаларны башка төреннән дә саклый. Алар моновалентлы дип түгел, поливалентлы санала. Шуңа күрә сабый авырса да, кизүне җиңелрәк уздыра, өзлегүләр дә күзәтелми. Прививка ясатудан курыкмаска кирәк. Бигрәк дә бала беренче мәртәбә бакчага яки мәктәпкә барганда аның файдасы зур. Чөнки өйдәге шартларга ияләшкән бара, бакча яки мәктәпкә баргач, башка тирәлеккә эләгә. Бигрәк тә бакчада һәр нарасый үзенең микрофлорасы белән килә, уйнаганда бер-берсе белән элемтәгә керәләр, авыруларны йоктыра башлыйлар. Йогышлы чирләргә тиз бирешмәсен өчен баланы кечкенәдән чыныктыру да зарур. Аны кәбестә урынына төреп йөртү генә сәламлеген сакламый. Саф һавада уйнау, бүлмәне даими җилләтү кебек гади генә профилактика чаралары да сәламәт өчен кирәк. Алайса, кайчак чакыру буенча гаиләгә барып керәсең, өйләрендә сулап булмый, һава юк, эссе. Нишләп тәрәзәгезне ачып җилләтмисез дисәң, балага ярамый, әз генә җил өрсә дә авырый, диләр. Бу бер дә дөрес түгел. Барыбер тәрәзәне ачып җилләтергә, сабыйны моңа әкренләп ияләштерергә кирәк. Барысын да тәртип белән башкарганда зыяны юк. Чыныктыруны сабыйның аякларына контраст ванналар ясаудан башлап, салкынча су белән коендыруга да җиткерергә мөмкин.

Кызганыч, Россиядә, бигрәк тә без яшәгән республикада, кояш җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Соңгы елларда моны бигрәк тә яхшы сизәбез, хәтта быел җәен дә кояшлы көннәр аз булды. Элек рахиттан профилактика өчен Д витаминын сабыйга кышкы чорда эчерергә, кушалар иде. Хәзер шул исбатланды: составында әлеге матдә булган препаратлар әлеге авырудан саклану максатында гына түгел, ә салкын тиеп авырмас өчен дә кирәк. Һәм аны елның башка фасылында да кулланырга ярый.

– Сәламәтлек турында сүз кузгалды исә, дөрес тукланмыйбыз, аз хәрә­кәтләнәбез, күп вакытны компьютер каршында уздырабыз, шуңа авырыйбыз, дибез. Озак еллар эшләүче табиб буларак, моның башка сәбәпләрен дә күрәсезме?

– Сәламәтлекне саклауда медици­наның проценты бик аз. Урамга чыккач карасак, эскәмиядә әти-әнисе, бала утыра һәм һәркайсының кулында телефон. Саф һава сулаганда да интернеттан арына алмыйлар. Бала бит хәрәкәтләнергә, йөгерергә, уйнарга тиеш. Бу аны урамга унбиш минутка алып чыгу дигән сүз түгел. Теләсә нинди һава торышы булса да, әлбәттә, давыл котырмаса инде, ким дигәндә ике мәртәбә иркенләп йөреп керергә кирәк. Чакыру буенча пациентларга баргач шуңа игътибар итәм: кайсы гына йортка кермә, көпә-көндез телевизор эшләп тора. Без зәңгәр экраннан арына алмыйбыз. Әлбәттә, компьютер каршында утыруның да чамасы булырга тиеш. Хәрәкәтләнмәү гиподинамиягә, сколиоз кебек авырулар баш калкытуга китерә. Ә инде умыртка баганасы кыегайдымы, сулыш органнарының да функциясе бозыла.

– Әти-әниләрне көнгә ике түгел, бер мәртәбә урамга чыгарга да вакытлары юк. Бала үзе дә иртән мәктәпкә китә, унбер-унике сәгатьтән генә өенә кайта. Кайда музыка мәктәбенә, кайда спорт секциясенә, кайда инглиз теле түгәрәгенә һ.б. йөри. Мондый режим баланың саулыгын какшатамы?

– Әйе, әти-әни баласын төрле яклап үстерергә тели, замана шулай таләп итә. Кайберләре бездән бишәр белешмә ала. Аларга аптырап карыйм да: “Сезнең балагыз кайчан ял итә соң?” – дим. Минемчә, сабыйга ике-өч юнәлеш җитә. Һич югы түгәрәкләрне чиратлаштырырга кирәк: берсе утырып эшли торган булса, икенчесендә бала хәрәкәтләнергә тиеш. Мәсәлән, гимнастика, йөзү һ.б. бирергә була. Кайбер әти-әниләр ул-кызларын хәтта физкультурага йөртергә теләми, кышын чаңгы күтәреп йөриселәре килми. Бала урамга чыгып хәрәкәтләнми, уйнамый, йөгерми, чапмый икән, организмы зәгыйфьләнәчәк. Урамда уйнаганда нерв системасы да ял итә, ныгый. Көнозын дәрестә утырган, аннан бер-бер артлы түгәрәкләргә чапкан укучы юньләп ашамый да, коры-сары белән туклана. Мәктәпне тәмамлаганда ул инде хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте белән чыгып китә. Нерв системасы да какшаган була, күбесенә вегетатив кан тамырлары дистониясе дигән диагноз куябыз. Хәзер бит әле бердәм дәүләт имтиханы дип тә котлары оча, бу да нервларына бәрә. Шуңа күрә әти-әниләр һәрчак балаларының сәламәтлеге турында уйларга бурычлы.

– Тагын нинди киңәшләр бирер идегез?

– Иң мөһиме, баланы яратырга кирәк. Мәхәббәт – барлык башлангычларның нигезе. Тәрбиялим дип баланы тар кысаларга кертүне хупламыйм. Аның фикере, күзаллавы бар, үзеңнекен аңа тагарга ярамый. Моннан тыш, әти-әниләрнең балаларында китапка мәхәббәт тәрбия­ләвен телим. Берсеннән-берсе матур рәсемле, төсле басмалар бер генә мультфильмны да, планшеттагы уенны да алыштыра алмый.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1548
ӨСКӘ