Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бакчачы “шпаргалкасы”

5 Июнь 2017 1493
1. Утыртыр алдыннан суганны 3-4 сәгатькә тозлы суга салып торыгыз. 5 л суга 100 гр тоз алына.

2. Кыяр орлыгын сөттә тотсаң, кыяр йомшаграк, балда тотсаң, тәмлерәк була.

3. Помидорны ачык җиргә утыртырга 2-3 көн кала астагы ике яфрагын кисегез.

4. Күчереп утырткач, 12-14 көн буе үсемлекләрне сугармагыз. Бу вакытта аның тамырлары ныгый, корылыкны җиңел кичерә.

5. Җиргә күчереп утыртырга бер атна кала рассадага эпин (үсеш биостимуляторы) сибегез. Бер атнадан соң тагын кабатлагыз.

6. Помидор үсентеләрен сырып ала торган ак күбәләкне куркыту өчен рәт араларына настурция чәчегез.

7. Сарымсак эре булсын өчен аны торф һәм комлы туфракка утыртыгыз. 1 квадрат метрга 2 чиләк торф, ярты чиләк ком алына.

8. Помидорга бәлзәм. Мичкәнең 1/3 өлешенә кычыткан, бер чиләк сыер тизәге, 2 көрәк көл, 2 кило чүпрә алына. Ике атна төнәткәч, помидорның төбенә сибегез. Томатлар күзгә күренеп үсә.

9. Үләннәрдән ашлама. 10 л кайнар суга 1 кило яшел үлән алына. Бер тәүлек төнәткәннән соң 1 квадрат метрга 3-4 литр исәбеннән сибегез.

10. Лайлач әкәм-төкәмгә каршы болай көрәшәләр. Кер сабынын кискәләп, 1,5 литрлы шешәләргә салып, бакчаның төрле урынына куегыз. Лайлачлар шунда кереп тула. Аннан соң тозлы суга салып, юк итегез.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1977
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1411
16 Март 2020 12:44 1388
ӨСКӘ