Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бөтнек сулыш юлларын ача

10 Сентябрь 2019 445
"Акчарлак" газетасының исәнлек сәхифәсеннән, архив саннардан алынган язма.
Бөтнек–күпьеллык, хуш исле үсемлек.
Аны халыкта исле үлән дип тә йөртәләр.

Ул дымлы урыннарда яхшы үсә. Аның чәчәге дә, яфрагы да файдаланыла.

Үсемлектә эфир майлары бар, ментол күп.

Бөтнек организмдагы кан тамырларын киңәйтә. Яфрагын чәйгә салып эчсәң, сулыш юллары ачыла, күңел күтәрелә.
Бөтнек бик нык дулкынланган, ярсыган кешене тынычландырырга ярдәм итә.

Ул–салкын тигәндә алыштыргысыз чара.

Хуҗабикәләр аны ашарга әзерләгәндә тәмләткеч итеп сала. Юынганда, ваннага салырга да мөмкин.

Бөтнектән төнәтмә әзерләү өчен 1 аш кашыгы яфракны 1 стакан кайнар суга салып төнәтәләр. Ул күңел болганганда һәм үт кудыргыч чара буларак кулланыла. Аның белән авыз куышлыгын чайкаталар.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ