Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бөтен авырудан дәва бар, картаюдан гына шифа юк”

9 Январь 2019 1264
“...Ирләргә бала табарга кушсаң, берсе дә моны башкарып чага алмаячак. Хатын-кыз исә чыдам, түзем, сабыр. Шуңа күрә күп әйбер хатын-кыз җилкәсендә бара инде...”
– Безнең илдә иң авыр яшәүче кат­ламнарның берсе – пенсия яшендәге кешеләр. Очны-очка ялгап көн күрәләр, күбесенең дару алырга да мөмкинлеге юк. Дәүләт безне шушы картлыктан да мәхрүм итәргә җыена түгелме?

– Икътисадчылар аңлатуынча, Россия картаеп бара. Моннан 30-40 ел элек бер пенсионерга дүрт эшләүче кеше туры килсә, хәзер бу күрсәткеч икедән артмый, ягъни ике эшче бер әби яки бабайны ашата. Илнең демографик хәле дә начар, балалар аз туа. Моңа әле туксанынчы еллардагы “бушлык” та өстәлә. Болар барысы да үз “җимешләрен” бирә. Оптимизация дип, авылларда балалар бакчасы калмады, мәктәпләр ябылды. Күп кеше рәсми төстә эшләми, хезмәт хакын конвертта ала. Бу да бюджетта пенсия итеп түләрлек акча азаюга китерә. Кыскасы, гомуми икътисади хәлебез мактанырлык түгел, Европаның күп илләреннән артта барабыз. Чөнки алга киткән җитештерү тармаклары юк, һаман да нефть, газда “утырабыз”. Реформа белән бергә пенсия күләме дә артачак дигән сүзләр дә йөри. Әмма үзгәрешләр халыкка ни дәрәҗәдә файда китерер, анысын вакыт күрсәтер.

– Безнең илдә кешенең уртача гомер озынлыгы шактый түбән, 70 яшь тирәсе. Алдынгы дәүләтләрдә ул сиксәнне уза. Димәк, Россия халкы 65 яшькә кадәр эшләргә, аннары шундук үлеп тә китәргә тиеш була инде.

– Әйе, әлеге саннарга карасак, пенсиягә чыгып тын алырга вакытыбыз калмый кебек. Моннан егерме еллар элек Япониядән килгән татарлар белән аралашканда ни өчен японнар озак яши дигән сорауны бирдем. Алар моның берничә сәбәбен күрсәтте: беренчедән, ашау-эчү тәртипкә салынган, безнең кебек итне биш-алты ай катырып сакламыйлар, “свежий”ны ашыйлар, балык, дөге, яшелчәдән өзелмиләр. Икенчедән, мәктәп программасына дзюдо, ушу кергән. Укучылар кечкенәдән спортның мондый тирән төрләре белән шөгыльләнә. Өченчедән, гаиләдә балага сугарга, аны ачуланырга, ягъни психикасын какшатырга ярамый, бу закон белән тыела. Дүртенчедән, дөньяда иң алдынгы пенсия системасы да Япониядә корылган. Бәлки озак яшәүнең бу иң мөһим шартыдыр да. Японнар бик каты эшли, бездәге кебек икешәр атнага ялга китүне белмиләр. Бу илдә гастарбайтерларны да бер генә процент кертергә рөхсәт ителә, үз халкы идән дә юа, урам да себерә... Мин аралашкан кеше пенсиягә чыкканда, ул заманда ук инде 100 мең доллар компенсация алуын әйткән иде. Бер мәртәбә аларга шундый зур суммада акча түләнә. Эшләвен дәвам итсәләр, хезмәт хакы да бара, ягъни кешенең пенсиягә чыккач та яхшы шартларда яшәячәгенә ышанычы бар. Картайгач нишләрмен, нинди акчага җан асрармын, ут-суга ничек түләрмен дип чәче агармый аның. Ни кызганыч, без үзебездә моның киресен күрәбез.

– Димәк, киләчәк өчен борчылып, акылны программалаштырып, гомерне дә үзебез кыскартабызмы?

– Без үзебез өчен генә түгел, бала­лар дип тә куркабыз бит әле. Улым яки кызымның эше юк, оныгым укып бетерә, кая урнашыр инде, дибез, башкасын да уйлыйбыз. Шул рәвешле нервлар какшый, сәла­мәтлек бетә, өмет сүнә, тормыш кыскара.
Икенче яктан, гомер озынлыгы һәркемнең үз кулында. Хәмер эчмә, тәмәке тартма, спортны үз ит, актив тормыш алып бар, тауларга мен, су коен, велосипедта йөр һ.б. Хөкүмәтне яманлап утырудан мәгъ­нә юк. Бүген сәламәт, актив, башы эшләгән кешегә гомумән зарланырга ярамый. Әйтик, футбол чемпионаты вакытында гына да миллион сумнар эшләүчеләр булды. Гомерем буе шундый кагыйдәгә буйсынам: һәркем үзе теләгәнчә яши ала! Әгәр яшәү рәвешеңнән канәгать түгелсең икән, аны үзгәртә аласың, моңа мөмкинчелек бар.

– Элек пәйгамбәрләр фәлән йөз ел яшәгән, хәзер адәм баласының гомере кыскарганнан-кыскара. Ни өчен? Ислам буенча кеше кайчан карт дип санала?

– Пәйгамбәребез: “Бөтен авырудан дәва бар, картаюдан гына шифа юк”, – дигән. Ул картаюны авыруга санаган һәм аны дәвалап булмавын әйткән. Әмма, Аллаһның рәхмәте белән, хәзер тормышның актив фазасы киңәйде. Элек бабай саналган кырык яшьлек ирләр бүген өйләнмәгән егет, хатынга кемне аласын сайлана. Сиксән яшьлек әби-бабайлар юбилейларында уйнап-биеп йөри.

– Стресста яшибез, табиблар күп авырулар яшәрә дип чаң суга. Элек 50-55 яшьлек кешеләрдә була торган сырхаулар 25-30 яшьлекләрне аямый. Ни өчен әлеге проблемалар күтәрелми, ә пенсия яшен арттырырга маташалар?

– Авырулар яшәрүгә үзебез гаеп­ле. Әти-әниләр башта үзләре бер үк майда әллә ничә мәртәбә кыздырылган синтетик бәрәңге ашый, шикле эчем­лекләр эчә. Аннары балаларының туган көнендә аларны шунда җыеп алып килә. Аллергия, башка авырулар баш калкытмый нишләсен? Пәйгамбәребез: “Без шундый кавем: ашыйсы килмичә ашамыйбыз, ашаганда да корсак тулганчы тукланмыйбыз”, – ди. Икенче хәдисендә ашказанын су, ризык һәм һава өчен өчкә бүләргә куша. Расүлебезнең шушы ике генә хәдисен үтәгән кеше 70 процент авырудан саклана. Моннан тыш, балага биш төрле әйбер тәэсир итә: әти-әни, тирә-мохит, социум, нәселдәнлек һәм шайтан. Әти-әни нинди яшәү рәвеше алып бара, балалар шуңа күнә. Коръәни Кәримдә: “Сез үзегезне үзегез үзгәртмичә, яныгыздагы мохит үзгәр­ми”, – диелә. Раббыбыз безгә тормышны үзгәртү мөмкинлеге бирә. Расүлебезгә пәйгамбәрлек кырык яшендә килә. Сәхабәләр арасында яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә була һәм алар танымаслык итеп үзгәрә. Дин адәм баласын хәерле якка үзгәртергә сәләтле. Күбебез комфорт зонасыннан чыгарга теләми һәм шул рәвешле ялкау тормышка ияләшеп бетәбез. Гомереңне озайтасың, тормышыңны хәерле итәсең килсә, үзеңне кулга ал! Динле, намазлы, уразалы булу нервларны тынычландыра, ә бу, үз чиратында, стресслардан саклый. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә һөнәр биргән. Берне генә түгел, берничәне. Шуның белән үз тормышыңны алып барасың икән, Раббыбыз ризыгыбызны киңәйтми калмый.

– Пенсия яшен хатын-кызлар өчен сигез елга арттыру чамадан тыш хәл түгелме? Болай да бит инде тормыш дилбегәсе алар кулында...

– Хатын-кыз авырлыкларга тиз бирешми, чыдам, тере ул. Әйтик, гаилә башлыгы өйгә зур проблема белән кайтып керде, ди. Кәефе кырылган, аппетиты югалган, үзе кара кайгыга баткан. Хатыны моны тыңлап торгач, хис-кичерешләре кисәк өскә менеп китә һәм шундук төшә: ул башын эшләтә, уйлый, берәр карарга килә. Ир-атның исә бу вакытта эчке халәте өскә күтәрелә генә башлый әле. Тегеләй, болай ди, кемнедер гаепли, эчә, тарта, сугышырга да мөмкин. Гүзәл затларда “болевой порог” та югары. Ирләргә бала табарга кушсаң, берсе дә моны башкарып чага алмаячак. Хатын-кыз исә чыдам, түзем, сабыр. Шуңа күрә күп әйбер хатын-кыз җилкәсендә бара инде.
Хатын-кызның яшен сигез елга арттыру Россиядә күбрәк алар эшләгәнне дә күрсәтә. Тагын да ныграк эшлә, синнән тагын да зуррак файда алабыз дигән сүз инде бу.

– Пенсия яшен арттыруда активлык күрсәткән “Бердәм Россия” партиясе депутаты Александр Владимиров үзе 53 яшендә якты дөньядан китеп барган. Бу Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе түгелме?

– Раббыбызның җәзасы булу да ихтимал. Реформага күпме халык каршы чыкканын әйтә алмыйм, андый мәгълүматым юк. Әмма күпләрнең өнәмәве көн кебек ачык.

– Ил күләмендә халык чемпионат белән мавыккан мәлдә, түрәләр, дәүләт киләчәге өчен шундый җитди карар кабул итеп дөрес эшләдеме?

– Бу – сәясәт һәм һәркем үз мәнфә­гатен карый инде...

– Әлеге хәлдән соң Россиядә пенсия бөтенләй бетерелмәс дип тә беркем ышандыра алмый. Шуңа да безгә балаларыбызны картлыкта әти-әнисен карарга өйрәтә башларга кирәктер бәлки?

– Нинди генә вәзгыять булса да, мөселман кешесе аны “Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән рәхмәте” дип кабул итәргә тиеш. Реформаның нинди рәхмәте бармы? Безгә күбрәк бала табарга кирәк дигән сүз бу. Ярлы илләрдә гаиләләр ишле, бай мәмләкәтләрдә бер-ике бала белән чикләнәләр. Революциягә кадәрге чорда берәү дә пенсиягә өметләнмәгән, әти-әниләрне балалары караган. Ислам кагыйдәләре буенча шулай булырга тиеш тә. Ни кызганыч, хәзер өч буын бергә бер өйдә яшәү үрнәге бетте, әби-бабайны түгел, әти-әнине карау дигән төшенчә дә югалып бара. Шуңа да күбрәк бала тапсак һәм аларны тәүфыйклы итеп тәрбияләсәк иде.

– Балалар әти-әни пенсиясенә өмет итеп яшәгән заманда, аларны, киресенчә, картлык көнендә ата-анасын тәрбияләрлек итеп фикерләргә өйрәткәнче күпме вакыт узар икән соң?

– Пенсия реформасы моңа әкрен генә нигез сала дип ышаныйк. Өмет – балалар, оныкларда. Бездә халык беркайчан да үзенә тәнкыйть белән карамый. Бәяләр арта, дигәч, бер галим кешеләргә: “Бәя сезнең гөнаһларыгыз сәбәпле арта”, – дигән. Аллаһы Тәгалә: “Тормышның авырлыгын диннән ерагайгач тудырам”, – ди. Дин яшәешне күпкә җиңеләйтә, шуны онытмасак иде.

"Акчарлак" газетасның 2018 ел саннарында басылган язма.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ