Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бәрәңгене ничек уятырга?

23 Май 2017 1175
65687c7143ac83527d0b8191d610a65ab4bc87d3.jpg
 
Утыртыр алдыннан бәрәңгене 10-15 градус җылыда, яктылык төшә торган урынга 5-10 см калынлыкта таратып куярга кирәк. Бу шартларда бәрәңге тиз арада куе яшел төстәге шытымнар чыгара. Колорадо коңгызына каршы препаратлар белән агулап утыртсагыз, бер эшегез ким булыр – җәен корт чүплисе, бәрәңге агулыйсы булмый. Галимнәр тарафыннан исбатланды: әлеге агуның бәрәңгегә зыяны юк, ул көзгә кадәр чыгып бетә.

Бәрәңге бакчасын карау да кирәк. Туфракка 1 квадрат метрга 5-7 кило исәбеннән черемә кертегез. Торфның да зыяны юк. Орлык бәрәңгесен артык тирәнгә күммәгез. 5-7 см – иң оптималь тирәнлек. Бәрәңге утыртканда көл кертү дә файдага гына. Көл – калий ашламасы. Аны һәр чокырчыкка 1-2 аш кашыгы булса да сибеп чыгарга кирәк. Көл бәрәңгене шиңү авыруыннан саклый.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1977
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1411
16 Март 2020 12:44 1388
ӨСКӘ