Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бәрәңгене үләндә дә үстереп була. Нинди карбыз тиз өлгерә? Май кычытканыннан ашлама

5 Май 2016 2296
"Бакчачы почмагы" ниләр киңәш итә?
БӘРӘҢГЕНЕ ҮЛӘНДӘ ҮСТЕРӘБЕЗ

Икенче икмәкне болай үстерү “акыллы” түтәл дип атала. Аны казыйсы, су сибәсе, чүбен утыйсы юк. Җир казуны бөтенләй онытырга кирәк. Чөнки сезонга ике тапкыр бакчаны казыганда андагы барлык микроорганизмнар үлеп бетә, туфрак уңдырышсызга әйләнә.

Бәрәңге утырту өчен түтәлнең киңлеге 80-100 см булырга тиеш.

1. Әзерләү

Утыртканда бәрәңге үргән булырга тиеш. Сүз аның күз чыгаруы турында бармый. Үрентеләр 3-4 см булса яхшырак. Үрелмәгән бәрәңге тиз арада череп бетә.

Бәрәңгене ничек үрдерергә?

– юган бәрәңгене 45 градуслы суда тотарга, су суынгач бераз марганцовка өстәп, тагын 10 минут тотарга. Юып киптергән бәрәңгене салкынча, якты бүлмәгә яшелләнергә куегыз.

– яшел бәрәңгене корткычлар яратмый, хәтта аны аю чикерткәсе (медведка) да урап уза.

Яшелләнгән бәрәңгене үрдерү өчен кәгазь тартмага тезеп, өстенә берничә кат газета каплагыз. Шуннан соң караңгы, җылы урынга куегыз. Яшелләнү өчен бәрәңгегә салкын урын һәм яктылык, үрү өчен караңгылык һәм җылы кирәк. Бәрәңгене шомырт чәчәк аткач утырталар.

2. Утырту

Бәрәңгене чирәм өстенә таратып, ике рәткә тезәргә. Бәрәңгеләр бер-берсеннән 25, түтәл читеннән 20 см ераклыкта булырга тиеш. Бәрәңгене шахмат тәртибендә тезәргә дә була.

3. Мүлчәләү

Бәрәңге өстен һәм рәт араларын салам яки газета кисәкләре белән капларга була.

4. Түтәлне туендыру

Теләсә нинди чүп үләнен яки печәнне бәрәңге өстенә салырга кирәк. Ул түтәлгә чүп үсүдән саклый.

5. Чәчәк ату

Бәрәңге чәчәк аткач, аның чәчәген өзәргә кирәк.


ТАБИГАТЬ ХӘБӘР ИТӘ

1. Каен яфрак яргач, агачларны күчереп утыртырга була.
2. Имән яфрак ярганнан соң кузаклылар семьялыгына керүче үсемлекләр утыртыла.
3. Шомырт чәчәк аткач бәрәңге утырталар.
4. Бакалар кычкыра башлагач кукуруз утыртырга мөмкин.
5. Умырзаялар баш калкыткач парникта кольраби кәбестәсе, борыч, помидор утыртырга вакыт дигән сүз.
6. Крокус чәчәк аткач порей һәм шнитт суганы утыртырга була.
7. Балан һәм дәлия чәчәк аткач, кыяр, кабак утыртырга кирәк.

НИНДИ КАРБЫЗ ТИЗ ӨЛГЕРӘ?

“Ультраранний”, “Кай”, “Сахарный малыш”, “Ярило”, “Астраханский”, “Сладкий кримсон” сортлы карбызны татарстанлылар инде берничә ел сыный. Алар авыруларга бирешми, күчереп утырткач тиз тернәкләнә. Шулай ук орлыкны кыяр утырткан вакытта ачык грунтка гына утыртырга да мөмкин.

Соңгы елларда карбызның “Шапка императора” дигән гибрид сорты популярлашты. Ул шулай ук тиз, 60-90 көн эчендә өлгерә. Җимеше сусыл, ярмаланып тора һәм орлыгы әз.


МАЙГА АЙ КАЛЕНДАРЕ

– Суганчалы чәчәкләр утырту 20-22
– Орлыклы чәчәкләр утырту 6-10, 12-15
– Җир сөрү, йомшарту, культивацияләү, күмү 1, 2, 17-24, 27-29
– Минераль ашламалар кертү 7-9
– Органик ашламалар кертү 2, 20-22, 24-27, 29-31
– Агач һәм куакларның ботакларын кисү 20-30
– Корткычларга каршы көрәш 1, 2, 22-24, 27-29
– Агач һәм куакларга су сибү 2-4, 7-9, 15-17, 24-27, 29-31
– Агач һәм куаклар утырту 2-4, 7-9,15-17
– Яшелчәләр утырту, күчереп утырту, сирәкләү. Яңа Ай (7 май) һәм Тулы Ай (21,22) көннәрендә бу эшләрдән тыелып торыгыз.
– Чүп утау 2-4, 7-9, 15-17, 24-27, 29-31
– Черемә кертү 1, 2, 17-24, 27-29
– Орлыклар әзерләү 7-9, 15-16
– Баклажан, ташкабак утырту 4, 9, 10, 11, 13, 22
– Кәбестә, көнбагыш утырту 9-11
– Бәрәңге, петрушка утырту 9-11, 22
– Баллы борыч, салат, шпинат, пет-рушка утырту 9, 11, 22, 28, 29
– Чөгендер, редис, шалкан, борчак утырту 9, 11
– Кукуруз, торма, сельдерей чәчү 4, 9, 11, 13, 22, 28, 29
– Помидор, кыяр, кишер, карбыз, кавын утырту 4, 9-11, 13
– Укроп, кинза, аштәмләткечләр чәчү 5, 11, 13
– Суган утырту 4, 9-11, 13
– Орлык чәчү буенча уңышсыз көннәр 1, 2, 6, 21, 30, 31


МАЙ КЫЧЫТКАНЫННАН АШЛАМА

Әлеге төнәтмәне ясау өчен иң яхшысы кычытканны май башында җыярга кирәк. Хәер, орлыкланганчы да кычыткан файдалы үзлекләрен саклый әле. Кычытканны мичкәгә тутырып, өстенә су (яңгыр суы булса тагын да әйбәтрәк) коеп, берничә тамчы валериан экстракты тамызыгыз. Берникадәр вакыттан соң кычыткан төнәтмәсе күбекләнә һәм әчи башлый. Бер атнадан төнәтмә агара. Димәк, әзер дигән сүз. Кулланыр алдыннан кычыткан төнәтмәсен 1:10 нисбәтендә су белән кушыгыз. Шуннан соң аны теләсә нинди үсемлек төбенә сибәргә мөмкин.

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ