Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бүләк бирүгә караганда, дога кылу күпкә файдалы”

18 Декабрь 2020 590
Коръәни Кәримдә рәхмәтле булу буйсынучанлыкның төп билгесе итеп бирелә һәм Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкер итмәгәннәр шелтәләнелә. “Нәхел” (“Умарта кортлары”) сүрәсендә: “Аллаһ сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды, ул вакытта һичнәрсә белми идегез. Cезгә колак, күз вә күңел бирде, шулар белән белә башладыгыз. Шуларны уйласагыз, шәт, шөкер итәрсез!” – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тә безгә: “Кешенең гыйбадәте – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итүе”, – дип белдерә. Рәхмәтле булып, шөкер итеп яшәү, аның мөһимлеге турында сәхифәбезнең даими кунагы, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
– Нурулла хәзрәт, рәхмәтле булу нәрсә дигән сүз ул?

– Русчалатып әйтсәк, “милость” дигәнне аңлата. Беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга кирәк. Ул бу дөньяда Үзенең рәхмәтен бөтен җан иясенә тигез бирә. Аны танымаганнарны, Аңа ышанмаганнарны – кяферләрне дә ризыклы итә хәтта. Татар халкында элек-электән “Аллаһның рәхмәте булсын” дип әйткәннәр. Совет чорында гына, әлеге төшенчәне кыскартып, “рәхмәт” дия башлаганнар. Дөресе – тутырып әйтү.
Рәхмәтле булу дигәндә, безгә күрсәткән рәхмәте өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу күздә тотыла. Безнең аңа рәхмәтебез “благодарность” була.

– Аллаһка рәхмәтле булмаган кеше диннән чыккан саналамы?

– Ул имансызлар рәтенә керә. Иман китерү Аллаһы Тәгаләнең безгә күрсәткән нигъмәтләрен тану дигән сүз. “Мин намаз укымыйм”, – дип әйтү әлләни зур гөнаһ кебек тоелмый. Кемнеңдер: “Мин дөньяда гел игелек кенә кылам. Аллаһка ышанмавым яхшы кеше булырга һич комачауламый”, – диюендә дә хилафлык юк төсле. Әмма андый уй-фикерләрдән саклану зарур. Әйтик, кеше бик акыллы, гаиләсен ярата, эшләгән акчасын өйгә алып кайта, үзе юмарт та, ди. Тик бер кимчелеге бар – әти-әнисен танымый. Алар исә картайган, ярдәмгә мохтаҗ, хәлләрен белүче дә юк. Әлеге очракта теге кеше турында нәрсә әйтербез? Әлбәттә, аңа карата фикеребез үзгәрә. Әти-әнисенең кадерен белмәгән зат иманлы була алмый. Адәм баласы нинди генә акыллы сүзләр сөйләмәсен, матур гамәлләр кылмасын, Аллаһы Тәгаләне танымый, Аңа рәхмәт әйтергә теләми икән, бөтен яхшылыгы шундук бетә. Чөнки үзенә төп игелек эшләгән асыл Затны күрми.

– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу гел шөкер итеп, әлхәмдүлилләһ дип йөрүме?

– Рәхмәтле булуның этаплары бар. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләне тану, Аңа ышану. Икенчесе – Ул кушканнарны үтәү. Аның кануннарына буйсынмый торып, шөкер итү, әлхәмдүлилләһ дип әйтү буш сүзгә генә әйләнеп кала. Бу инде әти-әниең: “Балам, кайт әле, фәлән-фәлән әйберне эшлисе бар”, – дигәндә: “Төн йокыларыгызны йокламыйча мине үстергәнегез өчен рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезне зурласын, ә мин кайтып тормыйм”, – дип, телефон трубкасын куюга тиң. Андый кеше турында “надан” дибез. Аллаһы Тәгалә каршында да шулай килеп чыга. Өченче этап – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте белән бүлешү. Моңа сәдака бирү дә, кешене кунак итү дә, киңәш тә, матур сүз дә, елмаеп карау да һ.б. керә. Ягъни Аллаһка шөкер итү телдән гамәлгә күчмәсә, бернинди файдасы юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем кешеләргә рәхмәт әйтми, шул Аллаһка рәхмәт әйтми”, – ди. Кайбер иманлы мөселманнар Аллаһка гына рәхмәт әйтергә кирәк, дип уйлый. Бу да ялгыш фикер. Әйтик, берәрсе сәдака бирсә, Раббыбызга да, курьер ролен үтәгән шушы кешегә дә, ягъни хәер бирүчегә дә рәхмәт белдерү шарт.

– Рәхмәтне сүз белән генә әйтү җитәме?

– Аллаһның рәхмәте булсын, дибез һәм, мөмкинлеккә карап, кешенең үзенә дә игелек кылабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) яхшылыгы тигән һәркемгә игелек белән кайтарырга тырышкан. Коръәни Кәримдә: “Яхшырак әйбер белән түләгез”, – диелә. Матур сүз әйтсәләр, син тагын да күркәмрәге белән җавап кайтар. Бүләк бирсәләр, син дә бүләк тапшыр. Хәтта начарлык эшләсәләр дә яхшылык белән түлә. Расүлебез үзенә бүләк бирүчегә һәрвакыт уңайлы очрак килеп чыгуга бүләк тапшырган.

– Ислам буенча, сиңа игелеге тигән кешене бәхилләтү мөһим инде, димәк?

– Әлбәттә! Бүләк бирү мөмкинлегең юк икән, матур сүзләр әйтәсең, ул кеше өчен дога кыласың. Бүләккә караганда, дога күпкә файдалырак та әле. Киләчәктә инде, форсат чыгуга, игелек белән түлисең. Чөнки дөнья бүген болай булса, иртәгә икенче төрлегә үзгәрә дә куя.

– Берәрсен бәхилләтми калсаң, үпкәләп йөрүчеләр дә бар. Бераздан сиңа кылган яхшылыкларын йөзеңә бәреп әйтәләр, сине комсызлык, саранлыкта гаеплиләр. Имеш, бәхилләтергә акча кызгангансың, диләр.

– Үпкәләү дөрес түгел. Кешегә ярдәм иткәндә, игелек кылганда “яхшы сүз ишетәм, файда алам”, дип ниятләү дөрес түгел. Андый очракта сиңа бернинди дә савап юк. Әгәр инде “мин сиңа шуны-шуны эшләдем”, дип килеп тә әйтсә, булган савабың да юкка чыга. Коръәни Кәримдә: “Сәдакаларыгызны начар сүз белән һәм кешене рәнҗетеп бозмагыз”, – диелә. Бүген күпләр игелекне файда алу өчен эшли. Бервакыт бер ханым: “Мин кешегә күпме яхшылык кылдым, берсенең дә кире кайтканы юк. Нишләп шулай икән?” – дип утыра. Мин: “Сезнең бернинди яхшылыгыгыз да юк”, – дигәч, аптырап китте. “Сез яхшылыкны кире үземә кайтсын дип башкаргансыз. Бу – бартер, сату-алу”, – дидем. Игелекне ихлас күңелдән кыласың икән, сиңа һичшиксез кайта. Ул – Аллаһы Тәгаләнең дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) дә вәгъдәсе. Һич көтмәгәндә башка җирдән киләчәк.

– Ислам дине, аяк-кул сынса да, башка төрле бәла-казага очрасак та, “Аллага шөкер”, “әлхәмдүлилләһ” дип әйтергә өйрәтә. Күңелсезлеккә юлыкканда әлеге сүзләрне чын күңелдән әйтеп буламы соң?

– Бер риваять сөйләп китим әле. Берәүнең аты качкач: “Хәерлесе булсын”, – дигән. Бераздан хайван кыргый атларны да ияртеп хуҗасы янына үзе кайткан. Ирнең малы артканын күргәч, халык: “О, хәзер байыйсың инде”, – дигән. Бу кеше: “Хәерлегә булсын”, – дигән. Шушы атларны өйрәткәндә улы егылып төшеп билен сындыргач та: “Хәерлегә булсын”, – дип кабатлаган. Берзаман авыл егетләрен сугышка озата башлыйлар, ә моның улы, билен сындыру сәбәпле, өйдә кала, бармый. Әлеге риваятьнең дәвамы да бар. Нәрсә әйтәсем килә: яхшымы-яманмы, нинди генә хәлгә юлыкканда да күңелең үзгәрешсез калырга тиеш. Куаныч килсә дә, артыгын шатланма, Аллаһы Тәгаләгә шөкер ит! Кайгы-хәсрәт басса да, башыңны югалтма, сабыр бул! Шөкер иткәндә дә, сабыр булганда да савап языла. Акылы юк бәндәләрне күреп кызганабыз, нинди бәхетсез, дибез. Ә бит ахирәттә алардан да бәхетле кеше булмаячак, чөнки җавап тотмыйлар. Калганнар: “Эх, без дә шулай акылсыз яшәсәк иде”, – дип, ул затларга кызыгып караячак әле. Сукырларның да күз нурын алган өчен теге дөньяда Аллаһы Тәгалә җәннәтле итә. Башкалар: “Эх, мин дә сукыр булып, шуңа түзсәм, хәзер бернинди сорау алусыз җәннәткә керер идем”, – дип ымсыначак. Үземнең дә тормышта сынаулар булды һәм алардан зур файда алдым: кемнең чын дус, ә кемнең болай гына үзен иптәш дип йөргәнен аңладым. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылсаң, авыр хәлдән дә хикмәт, дәрес алачаксың.

– Рәхмәтле булу дигәндә без инде матди әйберне күздә тотабыз. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр Аллаһының биргән нигъмәтләрен санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле”, – ди. Ягъни яңа туган көнгә, Кояшка һ.б. да шөкер итү мөһимме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Адәм баласы иртән йокыдан уянган икән, аның бөтен тәне сәдака бирергә тиеш”, – ди. Йокыбыздан уянып, исән-имин килеш аякларыбызга басканбыз икән, “әлһәмдүлилләһ”, дип әйтеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылыйк, духа намазы укыйк. Расүлебез: “Искән җилне дә, яуган яңгырны да сүкмәгез”, – дип кисәтә. Аның һәркайсын рәхмәт әйтеп кабул итеп алырга кирәк һәм аның махсус догалары бар. Ислам дине буенча хәтта сүгенергә дә ярамый. Сүгенү – ризасызлык белдерү ул. Без бу вакытта Аллаһы Тәгаләне сүккән саналабыз.

– Рәхмәтле булмый торып бәхеткә ирешү мөмкинме?

– Юк! Бәхет ул – ризалык һәм канәгатьлек. Шөкер итү, рәхмәтле булу – бәхетнең нигезе.

***
Әңгәмә "Акчарлак"газетасының архив саннарыннан алынды, 19 декабрь 2019 № 50

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2891
ӨСКӘ