Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бәхете булсын, димәгән...

24 Август 2020 2503
– Нәрсә дип үсәсең икән син, кызыкаем? Нәселебездә юк бит мондый озын сыйраклылар! – Гөлиягә әнисенең вакыт-вакыт шулай сук­ранып алуы ошый. Сукранып дип... Кызын яратып сөйләнүе аның. Класс­ларында берәү генә бит ул шундый зифа буйлы. Өстәвенә, Ходай чибәрлекне дә өеп биргән. Ул кашлар, ул күзләр... Елмаеп җибәрсә, бөтен тирә-юньгә нур тарала сыман.
Малайлар арасында иң озыны – Идрис, ул да Гөлиянең иңеннән чак кына узган. Бер көнне мәктәптән озата кайткан булды:
– Кызлар унҗидедән соң үсми, туктап калалар. Ә егетләрне армия үстерә, – дип, теленә салынып барды. – Мин армиядән кайткач, күрергә килерсең, яме!
Гөлия аңа көлеп карады. Күрәсе килер микән соң? Үзенең кызга тиң түгеллеген аңламый микәнни ул? Гомумән, уенда егетләр түгел әле аның, укыйсы, кеше арасына керәсе килә. Киләчәген зур, якты итеп күз алдына китерә ул. Мәктәпне бетергәч, авылда калырга исәбе юк. Берәр институтка кереп караячак. Керә алмаса да, кире әйләнеп кайтмаячак. Монда клубка да чыгар хәл юк, көтүләре белән авыл егетләре иярә. Бик кирәкләре бар иде!
...Шәһәргә икеле-микеле уйлар белән чыгып киткән иде, шатланып кайтып керде. Ул көнне әнисе кич буе күршедән күршегә йөрде:
– Кергән! Аттестатында гел “биш”ләр иде бит. Тулай торакта тотар хәлем юк, фатир белешәбез. Анлык кына хәлем бар әле, шөкер.
Институтта да авылдагы хәл кабатланды – бөтен курс егетләре Гөлиягә берьюлы гашыйк булды. Кайсын сайларга белмәссең! Юк ла, сайланыр чак түгел, укырга кирәк. Кызый берсен дә якын җибәрмәде. Артык кыю кыланганнарына үзе дә тупас итеп җавап кайтарды.
Бер көнне автобуста Гөлия янәшәсенә хәйран таза гәүдәле егет килеп басты. Әллә кайлардан уратып-нитеп тормыйча, үтә кыю итеп сүз катты:
– Бүген өченче тапкыр очратуым сине. Беренчесендә үк ошаткан идем. Язмыш бу. Мин сиңа өйләнәм!
Гөлия пырхылдап көлеп җибәрде. Егетнең башыннан аягына кадәр карап чыкты. Нормаль кеше кебек үзе... Гәүдәсе генә иләмсез зур, аюга охшаган.
Икенче көнне тагын шул ук автобус­та очраштылар. Бу юлы егет тагын да арттырып җибәрде: кесәсеннән туй балдаклары чыгарды.
– ЗАГС белән сөйләштем. Безне анда бүген үк көтәләр.
Гөлиянең бу юлы көләсе килмәде. Егеткә куркынып карады. Башы киткән моның, мөгаен! Кыз, кеше­ләрне этә-төртә, ишек ягына атылды, үз тукталышына җиткәнче үк төшеп калды.
Кайткач, бергә фатир төшкән ахирәте Сәлимәгә хәлне еламсырап сөйләде:
– Маньяк инде ул, точно! Нишләргә дә белмим, каравыллап йөри бугай мине.
Сәлимә уйланып алды. Күзләрендә усал очкыннар уйнаклады.
– Катырак итеп әйтеп кара. Абыем полициядә эшли диген. Булмаса, берәр куркыту чарасы уйлап табарбыз... – Ул, “мин дә бар әле монда” дигәндәй, тураеп басты. Сәлимә, Гөлия кебек, җил иссә дә ава торганга охшамаган, җиргә дә каты-каты басып йөри, уйлап-нитеп тормый, “әйттем – бетте” кебегрәк сөйләшә.
Гөлия иртән иртәрәк чыгып китте – автобуска утырмаячак, җәяү барса да, бер сәгатьтә барып җитә ул институтка.
Подъезд ишеген ачкан иде, имәнеп китте: каршыдагы эскәмиядә теге бәндә утырып тора! Кызны күргәч, ялт итеп каршына килеп басты:
– Кичә артыңнан бардым, сизмәдең. Качма син миннән алай. Кер машинага, илтеп куям. Бара-бара сөйләшәбез.
Гөлия аңа коты очып карады. Читкә каерылган иде, теге “ялт” итеп кызны беләгеннән эләктереп алды:
– Тимим мин сиңа, икмәктер! Кеше көлдермә, әнә, күршеләрең карый-карый уза.
Гөлиянең машинага кереп утырмый чарасы калмады.
– Әле бүген генә ремонттан алдым. Автобус белән йөрергә туры килмәсә, сине очратасым юк иде. Шәп бит минем машина, иеме?
Гөлия дәшмәде. Машинасы да кирәк түгел, үзе дә...
– Бер күрүдә күземне чагыл­дырдың. Сине үземнеке итмәсәм, исемем Расих булмасын!
Гөлия аңа чирканып карады.
– Ә син миннән сорадыңмы соң?
– Менә, сорарга утырам бит. Чык миңа кияүгә, ә? Балда-майда гына йөзәрсең. Ни теләсәң, шуны алып бирермен. Акчага кытлык юк миндә.
– Акча... Яратуны акчага сатып алып буламени?
Расих кычкырып көлде. Көлүе ямьсез, күңел кайтаргыч иде.
– Хатын-кыз акчага иманын да сата бит ул!
Институтка җиткәч, Гөлия алдына-артына карамый чапты. Расихның тавышы гына артыннан куып җитте:
– Җавабыңны иртәгәдән дә калмый әйтергә әзерлән!
Гөлия ике көн өйдән чыкмады. Тынычлыкта калдырырга ошамый бу бәндә... Кызның башына әллә авылга кайтып китәргәме, дигән уйлар да кергәләде.
Кичен соң гына ишек кыңгыравы чыңлауга кызлар икесе дә сискәнеп китте. Гөлия ялт итеп ишеккә ташланды. Тикмәгә курыкмаган икән!
– Ач, кызый, мин килдем!
– Расих... Зинһар өчен дим, иртәгә сөйләшербез... Мин үзем генә түгел...
– Ха!.. Иртәгә берәр кая чыгып качмакчысыңмы? Юк, минем бүген сөйләшәсем килә!
Гөлия ишеккә сөялеп утырды. Сәлимә исә арлы-бирле йөренергә тотынды.
Кыңгырау чыңлады-чыңлады да туктады. Аннары Расих башта ишеккә йодрыгы белән бәргәләде, бераздан аяклары белән типкәли үк башлады.
– Ач! Ачмасаң, ватып керәм!
Кызлар суламаска да тырышып күпме утырганнардыр, янган ис сизеп, икесе дә сискәнешеп торып басты. Төтен ишек тишегеннән керә иде! Сәлимә дустын зал ягына өстерәде.
– Ах, иблис, ишеккә ут төрткән бит бу! Үз акылында булган кеше моңа ук бармый! Точно ычкынган бу!
Аннары кискен генә күрсәтмәсен бирде:
– Син сөйләштереп тор. Мин тәрәзәдән төшәм. Полициягә чабам.
– Тәрәзәдән?.. Ничек?! – Гөлия шок хәлендә, берни аңларлык хәлдә түгел иде.
– Икенче кат кына бит. Әйдә, җәймәне бәйләргә булыш, вакыт уздырма!
Сәлимә, ни әйтсәң дә, кыюрак, тәвәккәлрәк шул. Андый чакларда башы да тизрәк эшли.
Полиция озак көттермәде. Аю гәүдәле Расихны авызлыклау гына мәшәкатьлерәк булды.
Атна-ун көн тыныч яшәделәр. Шуның белән шулдыр, акыл утырткандыр, дип уйладылар. Юк икән.
Бер көнне Гөлиянең өйдә чагы иде, Сәлимә кесә телефоныннан шалтыратты:
– Кайтып киләм, ипи-фәлән аласы юкмы?
– Бүгенгә җитә, кибеткә кереп торма, кайт!
Биш-ун минут та үтмәгәндер, ишектә кыңгырау чыңлады. “Тиз булды әле бу!” – дип уйлап та өлгермәде, Гөлия ачкан ишектән өстенә Расих ишелеп килеп төште. Ургылып килгән хәмер исеннән кыз укшый язды.
– Ә-ә-ә... Котылдым дип уйла­дыңмы? Үземнекен итми туктамыйм дип әйттемме мин сиңа?! Алтын балдактан баш тарттың бит син! Баллы тормыштан баш тарттың! Үзең артымнан чабып йөрерсең моннан соң. Мин кабул итәрменме әле сине!
Гөлия өнсез калды. Кычкырырга тавышы чыкмады. Анда атылды, монда сугылды. Кая барып төртелсә дә, Расих аны дәү куллары белән көрәп кенә алды, песи тычкан белән уйнагандай, әле тегендә китереп сылады, әле монда егып салды. Бер мизгелдә Гөлия аның тәгәрәп төшәрдәй булып акайган күзләрен генә күреп калды, аннары нәрсә булганын аңлап өлгермәде: егетнең авыр гәүдәсе, шапылдап, капчык кебек идәнгә авып төште... Аның урынында шашкан кыяфәтле Сәлимә пәйда булды. Кулында моңа чаклы сервант өстен бизәп торган авыр гипс статуэтка иде. Болай да акылын җуярдай булып куркынган Гөлия тәмам агарынып катты.
– Нәрсә... Үтердең мәллә, Ходаем?!
– Нишләп үтерим, йодрык хәтле статуя беләнме?.. – Шулай дисә дә, Сәлимәнең тавышы калтыранып чыкты. Аннары күзләре зурайганнан зурая барды: Расихның башы кан эчендә ята иде...
...Гөлия судта бөтен гаепне үз өстенә алды. Сәлимә каршы килеп маташмады – аның аркасында килеп чыккан хәл түгел бит бу. Ул килеп кермәсә, белмим, нәрсә булып бетәр иде. Әллә килеп кермәве хәерлерәк булыр идеме икән?
Вакыт артык тиз уза диләр. Иректә генә шулай ул. Ябылуда уздырган елларының очы да, кырые да булмас кебек тоела иде Гөлиягә. Көннәрен сәгатьләп санап үткәрде. Хәлен белешергә йөрүче булмады. Әнисе бу олы хәсрәттән чиргә сабышты, башы хастаханәләрдән чыкмады. Шуннан тернәкләнә алмады, дөнья куйды... Сәлимә, укуын ташлап, ерак туган ягына кайтып китте. Башка дус-ишләре дә, туган тиешлеләре дә Гөлиянең дөньяда барлыгын онытырга тиеш дип тапты.
Шулай да килде ул көн.
Капканың бу ягына чыгу белән, Гөлияне түзәлмәслек җан сыкравы биләп алды. Юкса, күңеле белән сөенергә кирәген дә аңлый – булдыра алмый. Чыкты... Йә, шуннан? Кая барып бәрелсен, нишләсен ул хәзер?! Институтка да юл юк, авылга да... Кеме бар аның, кемгә кирәк ул? И әнкәем минем, газиз әнкәем! Чибәрлегемә, зифалыгыма куандың, бәхете булсын дип теләмәдеңмени соң?
Кыз моң тулы яшьле күзләрен күккә төбәде, аннары акрын гына карашын җиргә күчерде. Күчерде дә, сөенергә дә, көенергә дә белмичә, аптырап китте: каршында, нәкъ әүвәлгечә шаян елмаеп, Идрис басып тора иде!
– Менә, мин кайттым... Дөрес, озаграк булырга туры килде. Шулай да өлгердем. Әйткән идемме мин сиңа армиядән кайткач күрергә кил дип? Көтеп тормадым инде, ачуланма, үзем килергә булдым!
Гөлия, бугазын кысып алган шатлык төенен йотып җибәрә алмыйча, үксеп, аның күкрәгенә капланды.

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 октябрь 2018 № 40
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Зилә Нәгыймова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2739
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1826
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ