Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бүгенге дәүләтнең көче – халыкның көчсезлегендә”

13 Февраль 2014 1058
РФ Дәүләт думасы экс-депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин белән әңгәмә.
– Фәндәс әфәнде, авыл җирендә эшләүче кече бизнес хезмәткәр­ләренә дәүләт ник булышмый? Шәхси эшмәкәрләргә салымны арттыргач, күбесе “ИП”ларын япты.

– Мин аларны “авыл җи­рендә аерым хуҗалык хез­мәткәрләре” дип әйтер идем. Ник дәүләт аларга булышмыймы? Чөнки дәүләт аларныкы түгел, ә бик эре олигархат “хезмәткәрләре”неке. Боларга тегеләр кирәк түгел. Чөнки “кече бизнес хезмәткәрләре” дигән халык – ул үзләрен үзләре, үз көче-хезмәте белән яшәтә-асрый алырлык, коллыктан гражданнарга күчкән халык. Аларга ирек бирсәң, алар үрчеп-көчәеп китеп, куәтле социаль класска әверелеп, дәүләтнең булышуын сорап та тормаска мөмкин. Коллыктан аерылган халыкка: “Сайлауларда менә бу бәндәне сызып ат, ә менә бу егетне сайла!” – дип боерык биреп булмый бит.

– Соңгы вакытта авыл җирендә халык бер-берсенә йөрешми, тимер капкалар артына качып беттеләр.

– Бу хәл көтелмәгән чир түгел, ә “яңа тормыш”ка күчүебезнең сәяси, әхлакый җимеше. Бүгенге дәүләтнең, халыкның, җәмәгатьчелекнең барыбызны да берләштерә, якынайта торган идеясе, максаты, уртак юнәлеше, кыйбласы, өмете юк. Аларның нигезе дә җимерелде. Артык шауламыйча гына коллективизм идеясе индивидуализмга алышынды. Бүгенге халыкның җире дә, милке дә, завод-фабрикалары да, хәтта колхоз дигән күмәк хуҗалык­лары да юк. Аның өстәге “хуҗалары” гына бар. Бүгенге дәүләтнең көче – халыкның көчсезлегендә. Халык никадәр таркаурак булса, олигархат та шулкадәр көчлерәк.

Безнең заманда “социалистик мораль”, “капиталистик мораль” дигән төшенчәләрнең принципиаль аермасы болай дип аңлатыла иде: берсенең нигезендә “Человек человеку – друг, товарищ и брат”, икенчесендә : “Человек человеку – волк”. Бүген бездә шуларның уртача формасы килеп чыкты: “Человек че­ловеку – товарищ волк”.

– Авылда гаиләләре белән эчеп яту­чылар күбәйде, эчкечелек ник чәчәк ата?

– Эчеп ятканга чәчәк ата. Андыйларны рәнҗетәсем килми. Әмма илеңә, дәүләтеңә кирәгең калмау, ерткычлык заманасына яраклаша алмау, эшсезлек, өметсезлек күпләрне шул афәткә этәрә. Без бит дәү­ләткә, ха­кимияткә өмет итеп яшәргә күнеккән. Бетте ул заман. Яшисең килә икән, үзеңне кулга алып, үзең кебек­ләр белән берләшеп, бердәм көрәш юлына басып яшә! Башка чара юк. Беркем китереп бирмәячәк.

– Авылларның киләчәге бармы? Әллә алар җан тәслим кылачакмы? Үзегезнең авыл ни хәлдә?

– Ник булмасын авылларның килә­чәге? Бар! Киләчәк буыннарның байлыгын сатып, ашап-эчеп бетерик әле. Шул көннәр килеп җиткәнче ничек итеп булса да саклап торасы иде авылларны. Дөньяда беркемгә кирәгебез калмагач, читтән ташып ашарга акча беткәч, ашыйсы килә башлагач, авыл кешесенең дәрәҗәсе бик нык күтәрелер дигән өметем бар.

Үземнең авылым – 40 хуҗалыклы, үткән гасырның 20нче елларында гына барлыкка килгән искиткеч гүзәл Актүбәм – бетмәде дә, исән дә калмады. Актюбинский дигән нефтьчеләр бистәсе тарафыннан йотылды.

– Фәндәс әфәнде, ни өчен халык хөкүмәт газетасына түгел, күбрәк шәхси газеталарга языла? Бу – халыкның менталитетына бәйлеме?

– Ни өчен “хөкүмәт газетасына” язылмауны аңлау кыен түгел. Анда укырлык, укыгач уйланырлык әйбер юк. Аларны шундый хәлгә төшерү өчен “Татмедиа” төзелде. Элек дәүләтнеке булган 130 газета, журнал, радио, ТВ, нәшриятлар шул оешманың хосусый милке бүген. Мәгълүмат сәясәте – хөкүмәт белән бәйләнгән шул коммерсантлар кулында. Бик шәп бизнес. Татарстан хөкүмәтенең, Дәүләт Советының, шәһәр, район администрацияләренең үз газеталары, теле-радиоканаллары юк!

Шәхси газетага язылу исә менталитетка бәйле түгелдер. Бу – әхлакый авыруга, патологиягә бәйле күренешкә охшаган. Сәясәттән, үз язмышын хәл итүдә катнашудан, дөреслектән, уйлы-фикерле информациядән мәхрүм ителгән, алданган, хакимияттән читләтелгән халык җитди гомуми проблемалар турында уйланудан бизә. Аның кешелек һәм гражданлык сыйфатлары түбәнгә тәгәри, хайвани инстинктлар, кыргыйлык калдыклары яңарып көчәя башлый.

– Матбугат чараларына Татарстан хөкүмәте ел саен 1 млрд сум чамасында субсидия бирә дип беләм. СССР вакытында андый нәрсә юк иде. Хөкүмәткә бу шул дәрәҗәдә мө­һимме?

– “Татмедиа” сорагач, бирмичә нишлисең? Анда әйбәт егетләр, хөкүмәт кушканча гына язалар, басалар, сөйлиләр. Күбрәк бирсәләр дә, алар каршы килмәс.

– Балтач ягында 140 миллион сумлык күпер салганнар, дип сөйлиләр. Дөрес микән бу? Артык кыйммәт түгелме?

– Юк, алтынлап-көмешләп ясалган булса, кыйммәт түгел...

– Партияләрнең күбәюе нәрсәне аңлата? Татарстанда гына да 63 партия бар, диләр.

– Партия дигән сүз – бүлгәләү дигәнне аңлата. 63 партия ул – халыкны 64 өлешкә бүлү. 63 партия + партиясезләр.

ГАБДЕРӘХИМ                                                                                                                

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1164
ӨСКӘ