Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бүген яшь журналист Айнур Галимовны соңгы юлга озаттылар

25 Март 2016 3794
Кичә 24 март көнне сәгать иртәнге тугыз тулганда журналист Айнур Галимов якты дөньядан китеп барды.
Тумышы белән Арча районының Казанбаш авылыннан булган Айнур Рәис улы Галимовның гыйбрәтле язмышын бәян итү миңа аеруча авыр. Чөнки Айнур белән без элеккеге Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында бер төркемдә белем алдык. Айнур бик тырыш егет иде. Хәтта университетны да кызыл дипломга тәмамлау мөмкинлеге бар иде. Әмма V курста укыганда, Айнурны авыр чир тәмам аяктан екты. Аның авыруы турындагы хәбәр туганнарын гына түгел, аны белгән бөтен кешене борчуга салды.

Айнур шактый вакыт хондросаркома, ягъни сөяк яман шеше белән иза чикте. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кысып, шуның аркасында аның аяклары хәрәкәтләнмәс булды.

Бүген соңгы юлга озатырга мәрхүмнең барлык төркемдәшләре, укытучылары – Илһам Фәттәхов, Айсылу Галиева, “Шәһри Казан” газетасының элеккеге баш мөхәррире Мансур Мортазин, мәрхүмнең соңгы сулышына кадәр бергә булган олы йөрәкле, һәйкәл куярлык хатыны Лилия, бертуган апасы һәм сеңлесе, якыннары, туганнары, бөтен күрше-тирә җыелган иде.

Әле яшәргә дә өлгермәгән 27 яшьлек Айнурны әнисе кабере янына җирләделәр.

Авыр туфрагы җиңел булсын! Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

Айнур Галимовның төркемдәшләре болай дип искә алалар:

Гүзәл Муллаәхмәтова: “Айнурның шушы кыска гына тормыш юлында Лилияне очратуы күңелне җылытып тора. Аллаһы Тәгалә Лилиягә олы бәхет насыйп итсен!”

Исламия Гәлләмова: “Айнур белән 3нче курста укыганда якыннан аралаша башладык. Хәтта ул миңа читтән торып уку бүлегенә күчкән дус кызымны алыштырды. Ул вакытта “Ваццап” кушымтасы юк иде. Дәрес буе кәгазь битләрендә Айнур белән языша ала идек. Мин аңа бөтен серләремне сөйли идем. Бу аралашу университетны тәмамлагач та дәвам итте. Җан дусты, киңәшче иде. Соңгы тапкыр аралашканда тән температурасы күтәрелгәнен язды. Хәле яхшыру белән гаиләмне үзләренә кунакка чакырам дип калды. Гаиләләр белән аралашасы килә, диде. Күрешмичә калганыбыз өчен бик үкенәм. Әтисенә сабырлык бирсен! Лилиягә тиңнәр юк!”

Айсылу Мәрданова: “Айнур чын дус, көчле рухлы шәхес иде. Тормышны яратты. Төркемдәшебез Раушан арабыздан китеп баргач, ул аеруча нык борчылды”.

Илшат Гыйләҗев: “Айнур исән чагында аны күрергә бара алмавымны кичерә алмыйм. Чын дустымны соңгы юлга озатырга бик кыен. Чөнки ул гына тормышымдагы кыенлыкларымны белде. Авыр вакытларымда һәрчак янымда булды. Авыр туфрагы җиңел булсын!”

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1587
ӨСКӘ