Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бүген шагыйрьләр халыкка табына”

31 Январь 2019 327
Моннан 15 ел элек мәрхүм Бакый ага Урманченың хатыны Флүрә ханым белән зур бәхәскә кердек. Бакый ага Шиһабетдин Мәрҗанинең бюстын ясаган бул­ган. Казанда Мәрҗани ура­мы ачылгач, ул сынны шунда куярга дигән сүз чыкты. Бу юнәлештә Флүрә апа бик актив эш алып барды. Мин бюстны куюга каршы идем.
–Рамил хәзрәт, рус, чит ил язучы­ларының Коръәни Кәрим, Ислам дине турында язуларына нигезләнеп кенә алар Пәйгам­бә­ребез Мөхәм­мәд (с.г.в.) юлыннан киткән дип әйтү дөресме?

–Чынлап та, күп кенә рус ша­гыйрьләре Ислам дине, Коръән хакында шигырьләр язган. Әмма, тарихи вакыйгаларга күз салсак, аларның Ислам динен кабул иткән кешеләр түгел икәнен белербез. “Ни өчен Пушкин Коръәнгә охшатып язган?” дигән сорау туса, беренче чиратта, бу шагыйрьдә гарәп каны акканын, аның бабасы Петр Iнең ярдәмчесе булганын искә алырга кирәк. Икенчедән, Пушкинның Веревкин тәрҗемәсендә Коръәнне укыганын беләбез. Ул андагы шигъриятне күреп сокланган. Коръәннең яңгырашында рифмалашу көчле. Мисал итеп, “Нәс” сүрәсен алыйк. Гарәп телендә укыганда аятьләрнең рифмалашуын күрербез. Гомумән, гарәп теле–шигъри тел. Хәер, дөньяда Пушкиннан кала шагыйрьләр, язучылар да Коръәни Кәримнең илаһи шигъриятенә мөкиббән киткән. Әйтик, Кол Гали дә Йосыф турындагы кыйссасын, Коръәни Кәримнең “Йосыф” сүрәсенә таянып, шигъри телдә иҗат иткән.
Язучылар арасында Ислам динен кабул итүчеләр дә бар. Мәсәлән, немец шагыйре Вольф­ганг Гете Ислам юлыннан китә. Аның күкрәгендә “W” хәрефе төшерелгән була. Башта моны шагыйрьнең исеменең беренче хәрефен аңлата дип уйлаганнар. Үзе үлгәч, җентекләп караганда, аның күкрәгендә “Аллаһ” дип язылган булуын күргәннәр.

–Шагыйрьләр белән сөйләш­кән­дә, шигырь иҗат итү–Ходай Тәгаләдән бирелгән, күктән иң­гән сәләт ул ди­гән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Фикер, күңел­дәге сүзнең рифмалашып чыгуы нәрсә ул?

–Коръәни Кәримдә “Ша­гыйрь­ләр” дигән сүрә бар. Тик аның берничә аяте генә шагыйрьләр турында. Аллаһы Тәгалә әлеге сүрәдә шагыйрьләргә карата бер тәнкыйть әйтә. Ул: “Алар, гадәттә, кешеләрне гаҗәпләндерү белән шөгыльләнә. Күбесе үзләре язган шигырьне үтәмиләр”,–ди. Моны, иманга килеп, Аллаһы Тәгаләгә инанган, изге гамәлләр кылган шагыйрьләрнең Аллаһ юлында халык мәнфәгатен үстерү, хакыйкатькә ярдәм итү йөзеннән язылган шигырьләре генә хәерле дип аңларга кирәк.

–Күп иҗат кешеләре, шул исәп­тән шагыйрьләр, ихтыяр көчләре зә­гыйфь булу сәбәплеме, эчүгә сабышып юкка чыга. Бу нидән шулай? Алар Аллаһы Тәгалә биргән талантларын дөрес файдаланмыймы әллә?

–Шагыйрьләрнең тормыш юлында күңелсезлекләргә очравы турында ишетеп торабыз. Әмма бу хәл башка өлкәдә эшләүчеләр арасында да күзәтелә. Эчүгә сабышкан инженер, табиб, сәүдәгәр, җитәкчеләр азмы? Шагыйрь–сирәк һөнәр. Алар мәшһүр, шуңа без алар белән кызыксынабыз. Шигырь язуны Аллаһы Тәгаләнең бүләге дияргә мөм­кин. Аллаһы Тәгалә тормышта бик күп кешегә бүләк ясый. Тик, шуңа шөкер итеп, дөрес яшәгән кешеләр аз. Ә инде Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер итмәсәң, күп нигъмәтеңне югалтырга мөмкинсең. Эшкуар­лар да баегач теләсә нәрсә кылана башлый, гөнаһка баталар. Аннары мөлкәтләрен югалталар, судлашырга тотыналар, бурычка чумалар. Безнең шагыйрьләр халык алдына чыгып баш ия, аңа рәхмәт укый, Аллаһ турында оныта. Халыкка табынганга күрә Аллаһы Тәгалә аларның дәрәҗәсен төшерә дә инде.

–Язучылар иҗат кичәләре уздыра, интервьюлар бирә. Мөселман шагыйре үзен шулай пропагандаларга тиешме?

–Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманында да шагыйрь­ләр булган, алар дин турындагы шигырьләрен сөйләгәннәр. Бу шагыйрьләрнең кайберләре Рәсү­лебезне дә мактап язган. Пәйгам­бәребезнең аларның ши­гырь­лә­рен төзәтүен дә беләбез. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, алар иманлы, изгелек кылучы, тәүбә итүче шагыйрьләрдән саналган.
Бу урында Коръәни Кәримдә бәян ителгән Карун дигән кеше турында кыйсса сөйләп китәсем килә. Ул Муса пәйгамбәр вакытында яши. Карун Бәни Исраил кавемендә икътисадны, сәүдәне иң яхшы белүчедән саналган һәм бик бай булган. Аның сандыкларының ачкычын гына ун кеше күтәреп йөргән. Берсендә кешеләр Карун янына килеп: “Карун, масаеп йөрмә инде. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәткә риза булып, тәүбә итеп яшә”,–диләр. Карун: “Бу байлыкка мин гыйлемем ярдәмендә үзем ирештем”,–ди. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аны тар-мар итә. Кеше: “Үзем булдырдым. Бу–минем сәләтем, гыйлемем, тырышлыгым нәтиҗәсе”,–дип шапырынырга тиеш түгел. Мөселман кешесе бөтен сәләтен: “Аллаһы Тәгаләдән”,–дип әйткәндә генә күтәрелә.

–Шул ук мөселман шагыйрь­ләренә, язучыларга һәйкәл куябыз, аларның бюстларын ясыйбыз. Бу аларның рухын рәнҗетмиме?

–Моннан 15 ел элек мәрхүм Бакый ага Урманченың хатыны Флүрә ханым белән зур бәхәскә кердек. Бакый ага Шиһабетдин Мәрҗанинең бюстын ясаган бул­ган. Казанда Мәрҗани ура­мы ачылгач, ул сынны шунда куярга дигән сүз чыкты. Бу юнәлештә Флүрә апа бик актив эш алып барды. Мин бюстны куюга каршы идем. Флүрә апа миңа: “Бакый абыең теге заманнарда ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган, динле кеше. Ул сынның нәрсә икәнен дә, шәригать кануннарын да белә. Шуңа күрә дә аның хезмәтендә Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ юктыр дип уйлыйм”,–диде. Мин: “Шиһабетдин Мәрҗани уянып, шушы гамәлне күрсә: “Әй, халкым, мин сиңа шуның кадәр күп гыйлем калдырдым, дистәләгән китапларым басылды, вәгазьләр сөйләнелде. Ә ул китаплар­ның күбесе тәрҗемә ителми, мәк­тәптә балалар алар буенча тәрбияләнми, мәдрәсәләрдә укытылмый”,–дияр иде. Без аның сынын куярга җыенабыз. Шуның белән без үзебезне Мәрҗани оныклары дип әйтә алачакбызмы? Ул теләгән гыйль­ми дәрәҗәгә татар халкы җитмәде. Халык намаз укымый, эчә, тәүбә итми, хаҗга бармый, зина кыла”,–дидем. Әлеге сөйләшүдән соң озак та үтмәде, Флүрә апа Бакый абый ясаган шәмаилне тотып минем янга килде. Анда рәхмәт сүзләре язылган иде. Шулай итеп, Шиһабетдин Мәрҗани­нең бюстын куймадылар. Ә теге шәмаил хәзер Кол Шәриф мәчетендә эленеп, нур биреп тора.

Архивтан /  2 февраль 2012 /   5 нче сан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ