Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бүген дөресен сөйләгән кеше – җинаятьче”

13 Декабрь 2013 1436
Моннан берничә ел элек, гөрләп эшләп торган җирдән, “Казан егетләре”нең ике солисты – Азат Адиев белән Вәли Фазлиәхмәтовның төркемнән аерылып чыгуы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.
Алар ун елдан артык бергә иңне-иңгә куеп эшләгән иҗатташ дусларыннан китеп, “Райян” дуэты оештырды. Хәзер матур гына иҗат итәләр, республикада узган бәйрәмнәрдә дини рухтагы җырлар башкаралар, чыгыш ясарга Россиянең төрле төбәкләренә йөриләр. Тик менә илебездә мөселман өммәтенә каршы алып барылган сәясәт аларны да читләтеп узмый. Әйтик, узган ел республика мөфтиен шартлаткач, шикләнүчеләр исемлегенә эләгеп, Вәли өч тәүлек тикшерү изоляторында утырып чыккан. Азатның өендә дә тентүләр булгалап тора икән. Шундый тентү вакытында төшергән видеоязманы җырчы интернетка да элгән иде. Әлеге язманы шактый кеше карарга өлгерде шикелле. Әлеге хәл Азат белән күрешеп сөйләшергә этәрде. Аның белән Казанның 10нчы микрорайонында урнашкан мәчеттә, икенде намазыннан соң очраштык.

– Азат, дин юлына ничек басасы иттең?

– Ислам диненә 2002 елда килдем. Аңа кадәр дә үзем­не мөселман дип саный, тик шәригать таләп иткән гамәл­ләрне генә башкармый идем. Мәктәптә укыганда ураза тотуым истә. Аны инде аңлы рәвештә түгел, өлкәннәрдән күреп эшли идек. Үзем дин юлына басканчы мөселманнар бик зәгыйфь, гади сорауларга да җавап бирә алмыйлар кебек тоела иде. Ни дисәң тә, Советлар заманында динне тулы бер система инкарь итте бит. Бервакыт бик гыйлемле мөселман белән очрашырга тулы килде. Ул мине кызыксындырган сорауларга гади итеп җавап бирде. Шулай аңлы рәвештә, кыямәт көнендә җавап бирәчәкбез дип ышанган хәлдә, намазга бастым. 2009 елда “Казан егетләре”ннән киттем.

– Синең белән Вәли дә китте бит әле?

– Гастрольдә йөргәндә, әйтик, поездда барганда, мин егетләргә Ислам турында үзем белгәннәрне сөйли, аңлата идем. Шулай әкренләп Вәли дә дингә килде. Калган егетләр дә Исламга битараф түгел иде, ләкин хак юлдан китәргә чиләкләренә бер тамчы җитмәде. Без кешенең йөрәген ачмыйбыз, вазыйфабыз – аңлату гына. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында. 2009 елда Вәли белән “Райян” төркемен оештырдык, гамәлләребез фикер­ләребезгә туры килә торган итеп яшәргә теләдек.

– Диндә җыр, музыка мәсьә­ләсенә карата төрле фикерләр бар. Иҗатны бөтенләй ташлыйсыгыз килмәдеме?

– Төрле фикерләр ишеткәч, Ислам диненең музыкага карашын өйрәндем, галимнәрнең дәлилләрен эзләп таптым. Музыка хәрәм түгел. Иң мөһиме – чикне узмау. Аллаһы Тәгалә чиклисен чикләгән, безнең эш шуларны өйрәнеп, алардан чыкмыйча яшәү. Музыка төшенчәсе җырлау белән генә төгәлләнми. Шәригать буенча халык каршына чыгуның, залда тамашачыны утыртуның үз кагыйдәләре, таләпләре бар. Мәсәлән, Казандагы “сольный” концерт вакытында хатын-кызларны залның бер, ир-атларны икенче ягына утырттык. “Мөселман концертларына хәләл итеп тә йөрергә була икән” диючеләр дә, “бу тагын нинди мөгез чыгару инде”, дип өнәмәүчеләр дә булды. Башка шәһәрләргә концерт белән барганда да шул шартны куябыз. Безне күбрәк никахка чакыралар. Мәҗлесләрне үзебез алып та барабыз.

– “Казан егетләре” белән аралашасызмы?

– Кирәк булса, шалтыратышабыз. Концертларда очрашкан чаклар бар.

– Репертуарыгыз ничек тупланды?

– Репертуарда тәрҗемә ителгән, заказ буенча яздырган җырлар да бар. Дөнья йөзендә танылган җырларны татарчалаштырдык. Җырларга кытлык юк, чөнки Исламда гыйлем күп. Ә менә концерт оештыру авыррак. Дингә килүчеләр аудиториясе артса да, проблема хәл ителми, төрле шәһәрдә музыкага мөнәсәбәт төрле.

– Күптән түгел интернетка фати­рыңда узган тентүнең видеоязмасын куйган идең. Бу хәл кайчан булды?

– Беренче мәртәбә генә тентеми­л­әр. Күптән түгел Россиядә Кулиев тәрҗемәсендәге Коръәнне тыйдылар, аны экстремистик характердагы басмалар исемлегенә кертте­ләр. Ул китап һәр мөселманда диярлек бар. Тентү белән килгәч, миннән дә шул басманы, компьютерны алып чыгып киттеләр. Без халык ал­дында еш чыгыш ясыйбыз, халык белән эшлибез, шул ягыбыз белән башкалардан бераз аерылабыз. Былтыр җәй мөфтине шартлаткач та тентү белән килделәр. Хәер, мөселманнар өчен бу – гадәти күренеш. Моңа алдан ук әзер идем. Ислам динен кабул иткәндә үк үземне нәрсә көтәчәген яхшы белдем. Башка мөселман илләре белән чагыштырсак, бездәге тормыш – бал. Ләкин монда да хәлләр куера. Чөнки җир шары масштабында Ислам дине күтәрелә, әмма аны ябып куеп булмый. Хәзер хакыйкать тыелган заман, бүген дөресен сөйләгән кеше – җинаятьче.

– Туганнарың әлеге хәлләргә ничек карый?

– Араларында төрлесе бардыр инде. Хатыным диндә, балаларымны Ислам буенча тәрбиялибез. Өч кызыбыз һәм бер улыбыз үсеп килә. Алар өчен тентү куркыныч нәрсә түгел, әтиләренең кем икәнен беләләр. Хатынымның бабасы да үз заманында бала тапкан хатын-кызларга ял бирергә кирәк дигән өчен 10 ел төрмәдә утырып чыккан. Ислам юлыннан тайпылмыйча яшәргә язсын. Минем нинди фикердә булуым бер хәл, “Райян” төркеме – башка. Аның иҗатында бернинди тыелган әйбер юк, юнәлеше – Аллаһы Тәгаләне, Пәйгамбәребезне мактау. Тик илдәге хәлләр безнең иҗатка да йогынты ясый. Әйтик, хәзер мөфтият безнең белән эшләргә курка. Аларга “бу егетләр шундыйрак юнәлештә”, дигән күрсәтмә бирелгән. Мөфтият белән Вәлиулла хәзрәт заманында гына эшләп калдык.

– Сезгә “экстремистлар” дигән ярлык тагылганмы әллә?

– Мәчетне яптылар, хиҗапны тыйдылар һ.б. Мөселманнар бу турыда сөйләргә курка. Мөфти дә, имамнар дә дәшми. Ә мин бу проблемаларны күтәреп чыккан кешеләрне хуплыйм. Мөселман ул кешедән түгел, Аллаһтан куркырга һәм хакыйкатьне әйтергә тиеш.

– Киләчәк куркытмыймы? Дүрт балаң, гаилә бар бит...

– Киләчәк өметле. Күпләр “кая барасың, балалар бар бит”, ди. Ә менә миңа Аллаһның ризалыгы кирәк. Без нәрсәнедер корбан итеп булса да Исламны сакларга тиеш. Чөнки кыямәт көнендә җавап бирәсе бар.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1734
ӨСКӘ