Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бүген балалар тулы гаиләдә ятим үсә”

22 Январь 2021 663
Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә
– Рамил хәзрәт, балага узган мөселман хатын-кызы ның нинди бурычлары барлыкка килә?

– Ана йөккә узуга карын тәрбиясе башлана, ягъни тугыз ай буе нарасыйга әти-әнисеннән йогынты бара. Әнидән ул ризык, хискичерешләр, укыган намаз, кылган дога, игелекләр аша килә. Моны һәрбер хатын-кыз белергә тиеш. Кайчак гаиләдә ир белән хатын уртак тел таба алмый. Психологлар: “Хатының йөкле чакта баланы төшерүен теләдеңмеюкмы?” – дип сорагач, ир уңай җавап бирә. Аның бу сүзләрен карындагы бала да ишетә һәм әтисенә карата гомерлек нәфрәтле була. Әнисе шундый теләктә торса, аңа да ачулы булып яшәячәк. Карындагы сабый ишетми дип, ялгыш сүзләр әйтергә ярамый. Киресенчә, күбрәк Коръән тыңлау, зикер кылу файдалы. Тәрбия ана сөте белән дә керә. Халыкта да бит: “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми”, – дигән әйтем бар. Коръәни Кәримдә сабыйны ике яшькә кадәр имезергә кушыла. Бу чорда 80 процент тәрбия – сөттән, калган 20се сүз, күнегүләр белән килә.

– Сөт аша тәрбия ничек керә соң?

– Кеше нәрсә ашый, шуңа охшый башлый. Әни сөтен берни алыштыра алмый, анда рухият, мәгънә бар, тәрбия чыганагы. Ул балансланган да, аллергия дә хасил итми, ашказанын да бозмый. Составында сабый сәламәтлеге өчен кирәкле матдәләрнең барысы да бар. Бүген нарасыйларга бирә торган “смесь”не кеше ясаган, ул Аллаһы Тәгалә ризыгы түгел. Аны әле суга салып болгаталар. Ә бүген чиста су табам димә.

– Баланы имезмәү гөнаһмы?

– Ананың имезергә мөмкинлеге булып, баланы күкрәк сөтеннән мәхрүм итсә, бу – зур гөнаһ.

– Бала тугач, күкрәк сөте ашатудан тыш, тагын нинди бурычларны үтәү мөһим?

– Сабыйга хәерле исем кушу – әти-әни өстендәге зур вазыйфа. Исемне яңгырашына гына түгел, мәгънәсенә карап эзләргә кирәк. Хәзер инде Тимерхан, Галиябану кебек борынгы исемнәр куша башладылар. Исем кешенең тормышына, язмышына тәэсир итә. Балага исемне, азан әйтеп, әтисе яки дәү әтисе кушса хәерле. Алар моны эшли алмаса, дин әһелен чакыралар. Чираттагы бурыч – туган нарасыйга гакыйка корбаны чалу. Мөмкинлеккә карап, ир балага – ике, кызларга бер сарык чалына. Расүлебез: “Баланың исән-сау булуы гакыйка белән бәйле. Гакыйка корбаны чалынган сабый Аллаһы Тәгалә саклавы астында булыр”, – ди. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә әйтелгәнчә, сабый дөньяга килеп, җиденче көндә балага гакыйка чалыныр һәм исем кушылыр. Чәче дә җиденче көнне алыныр. Аны бераз үскәч тә алырга мөмкин. Чәч авырлыгына карап, көмеш бәясеннән сәдака бирелә. Бу гамәлләрнең һәммәсен дә үтәү тиешле, моңа вактөяк дип карарга ярамый, Аллаһы Тәгалә каршында кечкенә әйбер юк. Әлеге кануннарны үтәмәгәнгә күрә балаларыбыз диннән ерагая, шуны онытмасак иде.

– Кайбер бала тугач, шактый вакыт хастаханәдә ята. Бу очракта нишләргә?

– Исемне хастаханәдә кушкан очраклар да бар. Әгәр җиденче көнгә әти-әнисе әзерләнеп өлгермәсә, бераз көтәргә мөмкин, моның бернинди зыяны юк. Тик артык озакка сузарга ярамый. Исемне җиденче көнгә кушып, гакыйканы соңрак чалырга мөмкин.

– Хастаханәдә исем кушылгач, соңрак өйдә зурлабрак мәҗлес уздырырга теләгәндә, тагын мулла чакырып, баланың колагына азан әйтергә буламы?

– Юк. Өйдә мәҗлес кенә уздырыла. – Кайбер балага ике исем кушалар, ягъни җеннәрне адаштыру өчен, диләр. – Бу – элеккедән килгән хорафат, андый гамәлне үтәргә ярамый. Балага бер генә исем кушыла. Кешеләр аңа ничек эндәшә, Аллаһы Тәгалә каршында да шул исем була.

– Гакыйка корбаны чалынганда итне балта белән чабарга ярамый, буыннан гына аерырга кирәк, дигән фикер ишетәбез. Итне чапмый булмый бит инде?

– Пәйгамбәребез бу хакта хәдисендә: “Фатыйманың уллары Хәсән белән Хөсәеннең гакыйкасын чалыгыз, кешеләрне чакырып ризыкландырыгыз, әмма сөякләрен чапмагыз”, – ди. Урта Азия якларында ашны зур казанда пешереп, хөрмәтле кунакларга чабылмаган бөтен сөяк белән ит бирү гадәте бар. Ваклау хөрмәт саналмый. Мондый йола Расүлебез заманында да булган. Икенчедән, галимнәр әйтүенчә, баланың сәламәтлеге нык булсын өчен дә итне чапмау хәерле. Чөнки гакыйка нарасый исеменнән чалына. Ләкин фикерләр төрле. Корбан сөяге чалынып, шулпа урынына пылау пешерелсә дә, зарар юк. Чираттагы бурыч – ир баланы сөннәткә утырту. Имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә бу – сөннәт гамәл. Хәзер инде балаларны сөннәткә ДРКБ табиб лары да утырта. Моның файдасы күп. Америка галимнәре исбатлавынча, ирләре сөннәткә утыртылган хатыннарда яман шеш авыруы сирәк очрый хәтта.

– Ислам динендәге шушы күркәм гадәтләрне үтәсәк тә, бала үсә-үсә бозыла башлый. Ни өчен?

– Галимнәр моның берничә сәбәбен күрсәтә. Беренчесе – гаиләдәге фәкыйрьлек. Андый вәзгыятьтә әтиәни гел акча табу белән мәшгуль, аның тәрбия мәсьәләсенә вакыты аз кала. Шуңа да илдәге икътисадый хәл авырлашкан саен гаиләдә балаларның әхлагы түбән тәгәри, чөнки алар белән шөгыльләнүче юк, ул үзенчә йөри. Аны СТС, ТНТ каналлары тәрбияли. Динебез фәкыйрьлеккә каршы.

– Элек тә халык авыр яшәгән, ләкин балалар әхлаксыз булмаган бит?

– Элек социаль тигезлек бар, социаль челтәрләр юк, вәзгыять башка иде. Хәзер боларга фәкыйрьлек өстәлде.
Баланың холкы бозылуның икенче сәбәбе – гаиләдәге низаг, сугыш, бүлеш, талаш һәм ахыр чиктә аерылышу. Бу очракта бала онытыла, аның турында уйлаучы юк, әти-әни нәфесенә буйсынган, үз җаен гына карый, “мин үз сүземне әйтергә тиеш, мин хаклы, миңа ирек кирәк”, ди. Аерылышкач, сабыйның бөтенләй канаты каерыла. Бүген күп ялгыз әниләрнең балалары авыр хәлдә, чөнки бәяләр арта, хезмәт хакы түбән. Бичара ана фатир мәсьәләсен хәл итәргә дип ипотека ала, кредитка керә. Шуңа да гаиләне талакка илтеп җиткермәү хәерле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Аллаһының иң яратмаган гамәле ул – талак”, – ди. Дүртенче сәбәп – баланың мәшгульлеге, буш вакытын дөрес итеп уздыруы. Европада яшьләр арасында җинаятьчелек үскәнен күреп, бервакыт Төркиядә тәҗрибә уздыру максатыннан балалар өчен махсус үзәкләр ачылды. Әлеге эшкә алынган галимнәр бала өч урында – өйдә, мәктәптә һәм аны барлык яклап үстерә торган үзәктә булырга тиеш дип фикерли һәм рухи, гыйльми, физик үсеш мәркәзләре төзиләр. Мәктәптән соң бала шунда керә, ашый, эчә, йоклап ял итә, намаз уку бүлмәсе дә бар. Төрле фәннәр буенча шөгыльләнергә һәркемгә аерым кеше билгелиләр. Түбәдә футбол кыры ясалган, рәхәтләнеп туп тибәргә мөмкин. Бала йоклап калса, әти-әнисе борчылмасын өчен, өенә шалтыраталар, икенче көнне мәктәпкә дә илтәләр. Кирәкмәгән эш белән шөгыльләнергә буш урын калдырмыйлар. Расүлебез дә хәдисендә: “Кеше ике нигъмәтнең кадерен белми: буш вакыт һәм сәламәтлек”, – ди. Ягъни буш вакыт буш икән, аны нәфес белән шайтан биләп алачак.

– Кайбер әти-әниләр балаларын кая гына йөртми. Мондый шөгыльләр артып китсә зыянлымы?
– Баласы белән шулай шөгыльләнгән андый әти-әниләргә медаль бирер идем. Иртәнге алтыда торып, улын хоккей секциясенә яки бассейнга алып баралар. Аннары – мәктәп, укудан соң – инглиз теле, кич тагын берәр түгәрәк көтә. Бала барысын да үзләштереп бара, теләп йөри икән, нур өстенә нур инде. Пәйгамбәребез дә бит балаларны йөзәргә, уктан атарга, атта йөрергә өйрәтергә, спорт белән шөгыльләндерергә кушкан. Бишенче сәбәп – сабый янындагы бозык иптәшләре. Ул кем белән дуслаша, аралаша, бу да мөһим. Шулай эшләргә киңәш итәм: баланың үз ишләрен өйгә чәй эчәргә чакыру файдалы. Шунда читтән кем ничек сөйләшә, фикерләве, үзен тотышы нинди – барысын да күзәтеп, нәтиҗә ясыйсың.

– Арадан берәрсе күңелгә хуш килмә сә, “аның белән уйнама, ул юньле түгел, әти-әнисе дә әллә нинди” дип кеше турында начар әйтү дин ягыннан дөресме?

– Бу очракта да матур итеп аңлатып бирү – әти-әнинең бурычы. Тормыш тәҗрибәңә таянасың инде. Алтынчы сәбәп – әти-әнинең балага карашы. Бүген 70-80 процент хатыннар – тиешенчә әни, ирләр лаеклы әти була белми. Балалар тулы гаиләдә ятим үсә. Өйдә вакытта да ул-кызына аналык җылысын жәллиләр, игътибар бирмиләр. Чөнки үзе дә аны күреп үсми. Әтиләр юк дәрәҗәсендә. Андый очракта бала назны читтән эзли башлый һәм бозык юлга кереп китүе дә ихтимал. Җиденче сәбәп – интернет, “Инстаграм” ише социаль челтәрләргә киртә булмау.


***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 январь 2019 №2

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ