Язмалар исемлегенә күчү
Эшне 3 тонна маймычтан башласалар, хәзер монда 30 тонна балык бар. Күл яшелләнмәсен өчен амур балыгын да җибәргәннәр. Моннан тыш толстолобик та бар. Анысы – су фильтры. Бу ике балыксыз күл яши алмый икән.
- Иң зур теләгебез – халыкның өстәлендә һәрвакыт яңа тотылган, сыйфатлы балык булсын иде. Аннан, теләсә кайсы ир-ат күңеле белән балыкчы бит. Бирегә килеп күзгә дә, күңелгә дә рәхәтлек алабыз.– ди алар…
***
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Бөгелмәдә балык фермасы ачкан Әхмәтсафиннар: “Кибетләрдә экологик яктан чиста балык табып булмый”
9 Сентябрь 2020 407

Хәзер Бөгелмә халкының үз карп балыгы бар. Әтиле-уллы Рәфис һәм Эдуард Әхмәтсафиннар берничә ел элек Иске Исак авылы янындагы 37 гектарлы ташландык күлдә балык фермасы төзи. Татарстанда мондый эре хуҗалык бүтән юк. Тәҗрибәле балыкчылар кызыгырлык эре карплары бар аларның. Балыкчы булмасам да, авылны, бу фермерларны күрергә дип Бөгелмәгә юл алдым.
- Иң зур теләгебез – халыкның өстәлендә һәрвакыт яңа тотылган, сыйфатлы балык булсын иде. Аннан, теләсә кайсы ир-ат күңеле белән балыкчы бит. Бирегә килеп күзгә дә, күңелгә дә рәхәтлек алабыз.– ди алар…
***
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Филүзә Хәмидуллина