Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Азгын, бозык муллалар бездә дә бар...”

12 Февраль 2021 577
Ислам дине адəм баласы бу дөньяда да, ахирəттə дə бəхеткə ирешсен өчен иңдерелгəн. “Зарият” (“Таратучы”) сүрəсендə Аллаһы Тəгалə: “Мин кешелəрне һəм җеннəрне бары тик Миңа гыйбадəт кылсыннар өчен яралттым”, – ди. Димəк, безнең фани дөньяга барлыкка килүебезнең мəгънəсе Аллаһы Тəгалəнең барлыгына һəм берлегенə ышануда, Аңа гыйбадəт кылуда. Шушы бурычларны үтəмəгəннəр төп кыйммəтне югалта һəм бəхеттəн мəхрүм ителə. Бу хакта сəхифəбезнең даими кунагы, “Туган авылым” мəчете имам-хатыйбы Нурулла хəзрəт Зиннəтуллин белəн сөйлəштек.
– Нурулла хəзрəт, кайберəүлəр, дин тотып яшəмəсə дə, үзлəрен бик рəхəт, бəхетле хис итə. Динсез чын бəхеткə ирешеп, тормыш алып барып буламы?

– Монда бəхет һəм лəззəт-рəхəтлек төшенчəлəрен аера белергə кирəк. Хəзер рəхəтлек кичерү син бəхетле дигəн сүз түгел əле, ул – мизгел генə. Бəхетнең мəгънəсе башкада һəм аны һəркем үзенчə аңлый. Авыру яки ялгыз кеше дə, тоткын да бəхетле була ала һəм бу канəгатьлектəн килə. Мəсəлəн, берəү “бөке”гə элəкте, ди. Ул нервлана башлый, нишлəргə белми, чөнки кирəк җиренə барырга соңга кала, машинада утырасы килми, тик берни эшли алмый. Канəгатьсез булганга күрə күңел халəте дə тотрыклы түгел. Əгəр кеше шунда тынычланып, “бөке”дə утыру вəзгыяте белəн килешсə, əйтик, радио тыңлап, интернеттан файдалы видеоролик карап үзенə шөгыль тапса, канəгатьлек хисе килер иде. Ягъни бəхет тирəякка бəйле түгел, ул – күңел халəте. Лəззəт-рəхəтлек исə, киресенчə, мохитдаирəдəге шартлардан тора. Каты урыннан йомшакка күчеп ятып кара əле, ничек рəхəтлəнеп китəсең! Диннəн башка канəгатьлекне аңлау мөмкин түгел, ə рəхəтлекне тоярга була. Бүген күп кеше бəхеткə тиенəм дип, рəхəтлек артыннан чаба, лəкин ниятенə ирешми. Кемдер хəтта бозыклыкка кереп чума, чөнки гөнаһ – хəмер, зина һ.б. вакытлы лəззəт бирə. Ул тормышның һəр мизгеле рəхəтлектəн тормаганын аңламый. Хəер, андый яшəеш тə адəм баласына бəхет китермəс иде. Үсеш алга киткəн иллəрдə үзенə кул салучылар саны бермə-бер күбрəк, аларда хəтта суицидны туктату өчен махсус полиция бүлеклəре эшли, кешелəр үзлəрен бəхетсез тоя, чөнки эчке дөньялары буш.

– Бездə дə рəхəтлектəн депрессиягə бирелүчелəр бар...

– Монда сəбəп лəззəт-рəхəтлектə түгел, бу – бəхет тапмаудан килеп чыга, аны юк дип уйлыйлар. Андый кешенең психикасы таушалган, күңелен канəгатьсезлек билəгəн була. Үзе исə бөтен рəхəтлекне татып карагач, дөньяның ямен дə күрми башлый. Бигрəк тə байлар шундыйга əйлəнə. Фəкыйрьрəк кеше əле күп лəззəтне белми, шуңа эшлəвен, акча җыюын дəвам итə, кемдер хəтта гөнаһка керергə, əйтик, урларга мөмкин. Кəттə машинада йөрмим, затлы йортта яшəмим, шуңа күрə бəхетсезмен дип уйлый үзен. Ул яхшы өйдə яшəп, чит иллəрдə ял иткəн кешелəрнең дə рухи кризис кичергəнен күз алдына китерми. Бəхеткə дин аркылы гына ирешергə мөмкин һəм адəм баласы фани дөньяның нəрсəдəн торганын аңларга тиеш. Коръəни Кəримдə Аллаһы Тəгалə: “Бу дөнья – уен һəм рəхəтлек”, – ди. Без рəхəтлек өчен яшибез. Бөтен яклап канəгатьлек бирə торган урын исə – ахирəт. Фани дөньяга артык өмет багламау, аның нидəн торганын аңлау да канəгатьлеккə ирешергə ярдəм итə. Əйе, динсез дə рəхəт көн итəргə мөмкин. Лəкин андый тормышның ахыры, гадəттə, аяныч тəмамлана.

– Күплəр авыр чакта Аллаһны искə төшерə, намазга баса. Ə менə нинди тирəн фикерле Владимир Познер үзенең атеист булуын, хəтта яман шеш белəн авырганда, үлем белəн көрəшкəндə Раббыбызны танымавын яшерми. Андый кеше нинди көч белəн яши?

– Мондый затларның күбесе – ялганчы, чөнки Аллага ышанмаучылар юк. Берəүлəр моны таный, икенчелəр – юк. Һəркем иман белəн туа. Хəтта кяфернең дə иманы бар. “Кяфер” сүзе үк “иманын яшергəн бəндə” дип тəрҗемə ителə. Үлгəндə кеше иман кəлимəсен əйтмəсə дə, җаны тəненнəн аерылып, үз гəүдəсен күргəннəн соң барыбер иман китерə, лəкин ул вакытта соң була инде. Аллаһы Тəгалə: “Җан бугазга килеп җиткəч, иман китерүнең файдасы юк”, – ди. Авыр хəлдə калгач, адəм баласы Раббыбызга ялварырга да, дога кылырга да мөмкин, үлем турында да уйлый ул. Əмма савыккач, бу халəтен оныта, “гомер буе Аллага ышанмадым”, дип ялганлый. Аллаһны таныйсылары килми, бик кыюлар гына “элек дөрес яшəмəгəнмен”, дип тормышын үзгəртə. Бүген татарлар арасында урта буын вəкиллəренең күбесе шушы адымга бара алмый, чөнки совет чорында Аллаһ юк дип йөргəннəрен сызып ташларга җөрьəт итмилəр. Əмма бу Аллаһы Тəгалə булышмый дигəн сүз түгел, алар да Раббыбызның ярдəме белəн гомер итə, авырганда Аның шифасы аша дəвалана. Аерма шунда гына: Аллага ышанганнар Аңа рəхмəт укый, инанмаганнар дару, табиб, медицина, ди. Əгəр хакыйкатьтə шулай икəн, бөтен сырхаулы бəндəлəр дə савыгыр иде. Чир дə, дару да бер үк, тик берəүлəр сəламəтлəнə, икенчелəр юк. Чөнки Аллаһ шифа бирми. Владимир Познер да əлеге сүзлəре белəн Аллаһы Тəгалə каршында үзен тагын да рəхимсезрəк итеп күрсəтə. Гомумəн, авырлык аша дин юлына басучыларны күп димəс идем. Авырлыкка юлыгып, мəчеткə килгəн, хəллəре җиңелəйгəч, югалган затлар күбрəк.

– Аллаһ юк дип яшəү нəрсəгə китерə?

– Фани дөнья өчен хафалансаң, бернигə дə китерми. Дөнья лəззəтен Раббыбыз монда ук биреп бетерə. Ниндидер вак кына игелек өчен дə савап алачаксың. Ə ахирəттə исə бернинди рəхəт калмаячак, мəңгелек тəмуг көтə. Аллаһ юк дип башкаларга золым кылсаң, əлбəттə, фани дөньяда ук җəза килə. Фиргавен үзен Алла дисə дə, Раббыбыз аны бернишлəтмəде, түзде. Яһүд халкын кысрыклый, хатыннарын мəсхəрəли, ирлəрен үтерə башлагач кына Ул аны су астында калдырып батырды. Шуны онытмыйк: яшəгəндə адəм баласының сайлау мөмкинчелеге бар. Кыямəт көнендə андый шартлар юк. Шуңа да сират күпере, фəрештəлəр, хисап мəйданы һ.б. күргəч, күплəр Аллаһы Тəгалəгə: “Мине кире кайтар”, – дип ялварыр, əмма юл ябык булыр. Раббыбыз: “Кире кайтарсам да, сез үзгəрмəячəксез”, – ди. Кире кеше кире инде ул.

– Аллаһ бар һəм бер. Шулай булгач, нинди дин тотсак та догаларыбыз Аңа барып ирешмиме?

– Догалар ирешсен өчен дин кирəкми. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Аллаһы Тəгалə бөтен кешенең догасын кабул кыла, хəтта кяфернекен дə”, – ди. “Кяфер ничек дога кылсын? Ул бит Аллага ышанмый”, – дияр кайберəүлəр. Аның да əйткəн сүзлəре кабул була икəн. Бервакыт интернетта бəхет табарга өйрəткəн ролик популярлашып китте. Анда телəгəн əйбер турында бертуктамый уйларга, шуның сурəтен күз каршына элеп куярга киңəш иткəннəр иде. Əлеге роликның максаты – Аллаһны сызып ташлау. Ягъни монда Аннан сорарга кирəкми, галəмгə уй-фикерлəреңне җибəрү дə җитə дигəн мəгънə салынган. Лəкин уйлау, телəү – Аллаһтан сорау инде ул. Юкса, сектага йөрүченең дə, шайтанга табынучының да телəге кабул булмас иде. Диннəр дə төрле, күплəре Раббыбызны дөрес сыйфатламый, əйтик, Аның улы, кызы бар, дилəр, килеш-килбəтен сурəтлилəр. Коръəндə ничек язылган, без Раббыбызны шулай сыйфатларга бурычлы.

– Хакыйкый юлда дин əһеллəре кемнəр? Алар гади кешегə өлге була аламы? Аларга 100 процент ышаныргамы?

– Татарда: “Мулла кылганны кылма, ул сөйлəгəнне тыңла”, – дилəр. Мулла – адəм баласы, ул да хата кыла. Хаталанмаган – пəйгамбəрлəр генə. Дин əһелен шайтан ныграк та котырта əле: кемдер эшли-эшли ихласлыгын югалтырга, төрле сəбəплəр белəн бозылып китəргə мөмкин. Шөкер, азгын, бозык дигəн муллалар бездə күп түгел, əмма бар, аларны халык белə. Моннан тыш, əйтик, авыл җирендə мулла эчеп тə йөрергə мөмкин. Шəһəрдə моны күз алдына китерүе авыр, əмма шəһəрдə мал белəн бозылу, тəкəбберлəнү күзəтелə. Хəзрəт бит ул мəчеткə түгел, Аллаһка эшли. Эш урынын да, хезмəт хакын да Ул бирə. Əгəр аңа зыян килсə – эшеннəн алалар, дəрəҗəсен төшерəлəр һ.б. Димəк, Аллаһы Тəгалə шулай тели, ниндидер хаталары өчен аны тəрбияли. Киресенчə, хак юлдан барганы өчен зурларга да мөмкин. Шунысы сөенечле: бездəге дин əһеллəренең күбесе зур гөнаһларга керми, гыйлемлелəре кирəк ле сүзлəр сөйли. Хəер, наданнары да җитəрлек. Ни кызганыч, андыйлар зыянны күбрəк сала.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 февраль 2020 № 6

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 660
ӨСКӘ