Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Азат ЗАРИПОВ: “Миңа акыл җитми”

30 Июль 2015 1364
Азат Зариповны яхшы белмәсәм дә, акыллы кешегә саныйм үзен. Никтер тере энциклопедияне хәтерләтә ул миңа. Йөзе, күзләре шул турыда сөйли. Әмма юмор сөйләүче буларак, аның чыгышларын кабул итеп бетерә алмаучылар күп. Тормышта ниндиерәк кеше икән ул? Моны белүнең бер генә юлы бар: очрашып сөйләшү.

– Азат абый, сезнең белән күп тапкырлар күрешкәнебез бар. Тик сөйләшеп утырырга насыйп булмады. Бер елны сезнең белән бер автобуста Буага кайткан идек. Машинада йөрмисез мәллә?

– Хәзерге вакытта әтиемнең “ВАЗ-2107” машинасында чабам. Яңаны аласы килми, монысы да иске түгел әле.

– “Балаларым татарча сөйләшә белми” дип сөйләп барганыгызны хәтерлим. Татар сәнгатендә кайнаучы кешенең балалары ничек инде үз телен белми?

– Кызганыч, әмма бу шулай. Улым белән кызым барлык сүзләрне дә аңлый, тик сөйләшмиләр. Кызым гына сөйләшкәләп ала. Улым балалар бакчасында татар төркемендә йөрсә дә, туган телендә аралашмый.

– Ник? Бу очракта гаепне кемнән эзлибез инде?

– Теләмиләр. Орышып та карадым, аңлатып та. Әниләре рус телендә сөйләшкәнгә күрәдер инде. Мин татарча әйтәм, русча җавап кайтаралар. Кызым татар китаплары да укый, ләкин сөйләм теле начар.

– Сезгә карап кына нинди кеше икәнегезне әйтү кыен. Усаллык та бар кебек, гадигә дә охшагансыз.

– Сәнгать теле белән әйтсәк, без көнгә әллә ничә битлек киябез. Өйдә бер төрле, эштә икенче, җитәкчелек янында өченче, балалар белән дүртенче... Үзем турында “аек исерек” дип әйтер идем. Нигә? Белмим... Исерек тә бит тимәсәң, сүз катмасаң узып китә. Әйтсәң, бәйләнә башлый. Мин дә шундый ахры. Аннан минем укытучы профессиясендә кырыслык та бик кирәк. Студент билгене укып алырга тиеш. Кем булып чыгачагын да белмәгән укучыга ничек уңай билге куясың?
Мәдәният һәм сәнгать университетында 1999 елдан бирле эшлим. Актерлык осталыгы, режиссура һәм башка шуңа кагылышлы фәннәрне укытам. Көн саен иртәдән кичкә кадәр университетта. Эшемне бик яратам. Кешеләр гомер буе үзләре теләгән эшне эзләп чаба. Ә мин эшкә теләп барам. Төрле студентлар бар, ләкин син өйрәткән, укыткан студент үз һөнәрен белсә, шуннан да рәхәт әйбер юк.

– Гаиләгез белән якыннанрак таныша алабызмы?

– Гафу, гаиләм турында сөй­ләмим. Кызым Азалинага – 11, улым Аязга 5 яшь икәнен генә әйтәм.

– Күп кенә фильмнарда озын чәч белән катнашасыз. Монысы нәрсә галәмәте?

– Озын чәч белән берничә фильм­да уйнадым: “Ялгыз тәкәрлек”, “Зөләйха”, “Фарида”, “Тегеннән кунак”, “Ключ”, “Яланаяклы кыз”... Чәч үстерүгә килгәндә, сәбәбе бик гади: 1999 елда Мәскәүдәге Щукин исемендәге театр училищесына укырга керергә уйладым. Шунда укырга керсәм, тәмәке тартуымны ташлыйм, чәчемне укып бетергәнче алдырмыйм дип үземә сүз бирдем. Нигәме? Чөнки 1994-95 елларда кино режиссеры бүлегенә укырга кереп карадым. Алмадылар. 1995 елда керү баллы – 26 иде, мин 28не җыйдым. Тагын алмадылар. Анда бер кызык хәл дә булды әле. Кергән вакытта анкета-характеристика язарга кирәк. 1995 ел. Абитуриентлар белән аудиториядә утырабыз. Укытучы: “Мин сезгә бер студентның характеристикасын укыйм”, – дип йөздән артык кешегә минем 1994 елда язылган анкетамны укый. Укып бетергәч, “Гафу итегез, бу минем характеристика иде, ләкин мине укырга алмадылар” дигәч, укытучы кызарып ук чыкты.

Ул вакытта чәч белән бәйле нәзер әйтмәгән идем. 1999 елда укырга кердем һәм бер тапкыр да тәмәке тартканым булмады. 2003 елда гына чәчне пеләшкә кырдым. Диплом алырга чыкканда, чәчсез идем. Ректор: “Кая куйдың чәчеңне?” – дигәч: “Диплом спектак­ле куярга кирәк булгач, саттым”, – дип җавап кайтардым. Кулымны кысып диплом бирде, аркамнан сөеп куйды. Шунысын да әйтергә кирәк, Щукинда укыган чакта яһүд һәм руслар арасында мин бердәнбер татар идем. Бер укытучым: “Учитесь по мастерству у татарина, как надо проживать, а не играть”, – дип әйтә иде.

Рамил Төхвәтуллин: “Зөләйха” фильмында поп ролен бирәм, чәчеңне үстер”, – дигәч, тагын үстерә башладым. Чәчне кабат 2010 елның 30 декабрендә алдым. Шул көнне хәзер яшәгән фатирга ордер бирделәр.

– Мәскәүләрдә белем алып кайтырлык булгач, мәктәптә яхшы укыгансыз инде...

– Барлык фәннәрне дә түгел. Яхшы укыдым, дип тә мактана алмыйм. Акыл миңа елдан-ел кереп бара, ахрысы. Һәрвакыт: “Миңа акыл җитми”, – дип әйтәм. Акыл җитсә, 20 елымны укуга сарыф итмәс идем.

– Эшләп тапкан акчагыздан канәгатьме сез?

– Беркайчан да хезмәт хакымнан зарланганым булмады. Эш булса, акча керә ул. Төрле мәҗлесләр алып барам. Мин канәгать!

– Депутат булсагыз, нинди яңа закон уйлап табар идегез?

– Татар китапларын дәүләт хисабына салымсыз чыгарыр идем. Чөнки алар бик аз чыга. Кемнең акчасы бар, шуның гына кулыннан килә.

– Россиядә яшәү ошыймы? Сүгүчеләр бар, мактаучылар. Сез кайсы төркемгә карыйсыз?

– Мин үзем яшәгән җирне сүгәргә өйрәнмәгән. Кемгә рәхәт түгел, китсен. Минем бер укучым Һиндстанда яши. Монда кунакка гына кайтып йөри. “Россиядә ошамагач, 100 доллар тотып чыгып киттем”, – ди. Хәзер менә хәерчеләргә мини-спектакльләр күрсәтеп йөри. Һәм бик бәхетле.

– Бүгенге тормышыгызга нәрсә җитми?

– Әтием белән әнием... Әни 1989 елда яшьли вафат булды, ә әти 2013 елда. Әнием оста тегүче иде, әтием соңгы елларда Яңа Кенәр (Арча) авылы советы рәисе булып хезмәт куйды. Әнием вафат булгач, әти өйләнгән иде. Төп йортта хәзер Сания апа яши. Ярый әле ул бар. Авылга кайтканда, каршы алыр кеше булгач рәхәт. Аннан, мин һөнәрем буенча эшләмим (драма театры режиссеры). Профессиональ театрда спектакль куясы килә. Шул адреналин җитми торгандыр.

– Бик үзгәртергә теләп тә, үзгәртә алмаган нәрсә бармы?

– Әйе, мин кешегә ялына, баш ия белмим. Бәлки шуны үзгәртер идем. Горурлык белән яшәү авыррак.

Әңгәмәдәш – Нәзилә ХУҖИНА

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1571
ӨСКӘ