Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Азат Фазлыев: “Ярага тоз салмагыз, зинһар”

4 Апрель 2019 3282
Кеше шатлыгына караганда кайгысын уртаклашуы җиңелрәк ахры. Инстаграмны гына ачып карыйк та, мисал өчен Фазлыевлар аккаунтына күз салыйк.
“Кадерле дуслар! Табибларның әниегезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөрмәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен ӘНИ иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өчебезне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без Әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авыртмасын, сызланмасын гына! Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә донор буларак туры килмәдек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллионнарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якыннарыгыз, балаларыгызга авырырга язмасын! Барыгыз алдында башыбызны иябез”, – дип 13 февральдә язган иде Азат Фазлыев.

Кызганыч, 15 мартта әнисе үлде. “Яшәтәсе килде сине – Әни!!! Тик, булмады... Син дөньяда иң сабыр, ин көчле, мәрхәмәтле әни!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык.... ләкин киттең... Тыныч йокла әнием", – дигән постны да күрдек. Азатның әнисе авырганда тамашачылар, “подписчиклар” бер фикердә булдылар, теләктәшлек белдереп, көчләреннән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыштылар. Дуслары да, күз тимәсен, сынатмады. Бердәмлекләре сокланырлык иде. Соңгы юлга озаткан көннәрдә дә юатучылар, ныклык, сабырлык теләүчеләр саны кимемәде.

Күп тә үтмәде, Фазлыевларның инстаграмында кыйбатлы “Мерседес” машинасы пәйда булды. Һәм яшьләр үзләренең уңышлары, нәтиҗәләре белән уртаклаша башлагач, тамашачылар кинәт кенә ике лагерьга бүленде. Ни өчен? Халык көнчеме, әллә Фазлыевлар нинди дә булса хата җибәрдеме?

Азатның менә мондый посты кайберәүләрнең ачуын китергән ахры: “Күпләрегез белгәндер, кичә безнең гаилә “Мерседес”лы булды. Ә кайчандыр... бу хәтта хыялга да кермәгән машина маркасы. Бу – бары тик тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе.
Башта бу бизнес белән Алсу шөгыльләнә башлады. Автобонус турында ишеткәнем бар иде, әмма ышанмадым. Алсу өйгә NI әйберләрен ала иде, алар миңа да ошый башлады. Аннары, мин дә бизнеска кереп китәргә булдым. Уңышка ирешкән коллегаларыбызны күреп, без дә тырышып эшли башладык. “Бушка кем машина бирә инде?” – диярсез. Юк, бушка бирмиләр, ә менә эшләгәнгә бирәләр икән.
Гаиләдә булган күңелсез хәлләрне берникадәр җиңәр өчен элекке машинабызны саттык. Ярты ел автомобилебез булмады. Әни моның хакта белде. “Мерседес” бирәчәкләрен дә белде. “Молодцы! Үзегез ничек телисез, шулай эшләгез, беркемне дә тыңламагыз. Бу – сезнең тормыш, үзегезчә яшәгез”, – диде.
Нәкъ шул авырлыклар бездән эзләнүне, тырышуны таләп итте. Үзебезне башка өлкәдә сынап караган өчен гаепләмәссез дип уйлыйбыз. Сезгә дә эшегездә зур уңышлар теләп, Фазлыевлар гаиләсе”.

Нәтиҗәдә: “Шулай ук бу компаниядә эшли торган күпме танышлар бар, берсендә дә “мерс” юк, гаепләмәгез, чыннан да әкият бу”, – дип язган берсе. Хәтта: “Әнигә дип акча җыеп, машина алдыгызмыни?” – диюче дә булган.

“Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мохтаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар.

Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөри диләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә – бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: “Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез”, – диде. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты.
Ярага тоз салмагыз, зинһар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим...
Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин!” – дип җавап посты элгән Азат. Язган сүзләрендә хаклык бар. Ләкин үпкәләр урын бармы соң?! Инстаграм да, башка социаль челтәрләр дә иркен, тартынмый аралашуга, күңелдәгесен ничек бар шулай ярып салуга корылган дөнья бит инде ул. Һәм мондагы ихласлык гел мактау, “уңайга сыпыру” гына түгел. Бер сәбәпсезгә чын күңелдән “яңаклап”, “йөзеңә дә төкереп” китәргә мөмкиннәр. Өстәвенә күбесе аноним... 

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ