Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айваз Садыйров: "Мин бунтарь кеше, өйрәткәнне авыр кичерәм"

10 Август 2020 693
Айваз Садыйров белән теләсә нинди темага, рәхәтләнеп сөйләшеп була. Һәр сорауга акыллы җавабын таба ул. Андый кешеләр – журналист өчен зур табыш. Соңгы елларда “Татар радиосы”ның баш мөхәррире булып эшләгән, ел башында бу хезмәте белән саубуллашкан егет бүген ниләр белән шөгыльләнә? Нинди уйлар белән яши? Чынлыкта әңгәмәбез бу хакта гына түгел. Укыгач, үзегез белерсез.
...– Җәй башында фестивальнең режиссеры Илдар абый Хәйруллин белән сөйләшкән идек, синең хакта да сүз кузгатты. “Айваз әйбәт алып бара, төс-кыяфәте дә килгән. Әмма сәхнә артына чыккач, алып баручы роленнән чыгып, җырчылар белән шаяртып сөйләшә башлый. Аннан  кабат сәхнәгә чыкканда, образга кереп өлгерә алмый. Үзенә бу турыда әйттем, “мин ничек бар – шундый” дип әйтте, тыңламады, ди. Бу очракта Илдар әфәнде белән килешмәвеңне ничек аңлатырсың?

  – Илдар абый беренче чиратта – актер, остаз, укытучы. Минем өчен алып баручы һәм актер – бер-берсеннән аермалы һөнәрләр. Актер алып баручы була ала. Алып баручы актер була алмый. Мин актер түгел. Сәхнә артында сөйләшеп торуымны да образдан чыгу дип тапмыйм, киресенчә, алып баручы эшендә булыша дип саныйм. Сәхнәдә дә, сәхнә артында да бертөрле халәттә булам. Артист белән пәрдә артында ничек сөйләшсәм, сәхнәдә дә шулай ук аралашам, шаяртам. Илдар абый алып баручы образына керергә, аны актерларча уйнарга кирәк дип уйлый. Халәтем буенча актер булмагач, ул минем табигый чыкмый, эшемдә комачаулый. Миңа хәтта алдан язылган сценарий белән дә эшләгәндә җайсыз. Текстны үземә җайлаштырып үзгәртәм. Импровизациягә таянам. Һәм бу миңа күбрәк туры килә дип саныйм. Аннан, мин бунтарь кеше. Өйрәткәнне авыр кичерәм. Бигрәк тә боерып өйрәтсәләр, гомумән, кабул итмим. Соңыннан гына әйткән сүзләрне анализлап, аларның хаклыгына инанам. Ә болай остазлар методы, өйрәтү булырга тиеш ул.

– Өйләнү темасына да кагылып узыйк әле. Шактый яшь җиткереп өйләнгән кеше бит син. Буйдак булып йөрү рәхәт идеме әллә? Өйләнгәч, тормышың ничек үзгәрде?
...

Әңгәмәне тулысынча пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2152
16 Ноябрь 2020 09:59 1550
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1364
ӨСКӘ