Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айгөл РӘХИМОВА: “АЧЫК КҮЛМӘКЛӘР КИЕП КАЛЫРГА КИРӘК”

22 Декабрь 2020 633
Айгөл Рәхимова – татар эстрадасында чибәр җыр­чыларның берсе. Сәхнә киемнәре, үз-үзен тотышы һәм тембры белән башкалардан аерылып торган Айгөл белән шәхси тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләштек.
– Син Салават Фәтхетдиновта укы­дың бит? Укытучыңа киңәш сорап барганың бармы?

– Салават абыйдан беркайчан да киңәш сораганым булмады.

– Казанда үз фатирың белән яши­сеңме?

– Әйе. Бертуган сеңлем дә минем белән тора.

– Руль артында йөрисеңме?

– Әлегә йөрмим, тиздән утырырга уйлыйм.

– Кияүгә чыкмыйсыңмы әле?

– Әлегә юк. Егетем бармы, юкмы – анысын әйтмим. Шәхси тормышымны беркайчан да халыкка чыгармыйм. Кешедә сер булырга тиеш. Бөтен нәрсә турында да сөйләсәң, кызыгы бетә.

– Концертлардан соң егетләр килеп, сүз катадыр әле үзеңә? Аларга ни дип җавап кайтарасың?

– Юк. Фотога төшәргә сорый­лар икән, төшәм. “Инста­грам”, “Вконтак­те”­да язсалар, җа­вап би­­рер­гә тырышмыйм.

– Көзне яратасыңмы? Көзен битем бозыла дип язган идең бер...

– Көзне бик яратам. Әйе, бозыла. Җәйдән көзгә күчкәндә бит бозылу бер минем генә проблема түгелдер инде ул.

– Ничә җырың бар?

– Белмим, санаганым юк, 50гә якындыр, шушы арада икенче альбомым чыкты.

– Сәхнәгә күтәрелү катлаулы хәзер. Клиплар, җырлар яздыру, сәхнә киемнәре күп чыгым сорый. Сиңа кем булыша?

– Мин 7 ел буе “Барс-Медиа” ком­паниясе белән эшлим һәм продюсерым булыша. Алар белән әлегә араны өзәргә җыенмыйм.

– Үзеңне популяр дип саный­сың­мы? Син горурмы?

– Популяр дип санамыйм. Горур да түгел, бик гади кеше мин. Нәрсәдер ошамый икән – әйтәм, нидер ошый икән – мактыйм. Беркайчан да “Мин йолдыз!” дип йөргәнем булмады.

– Фигураңны саклау өчен ниләр эшлисең?

– Спорт белән шөгыльләнәм. Кайчакта диетада да утырып алам. Ләкин утырмаска тырышам, спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес тук­лану кирәк.

– Картлыктан куркасыңмы?

– Юк, бөтен кеше картая.
  
– Үзеңнең өч кимчелегеңне ата әле?

– Кимчелегем күп, өч кенә түгел. Алар турында чит кешегә сөйләмим. Якыннарым белә.

– Әти-әниең кайда яши, эшли?

– Әни – табиб, әтине әйтмим. Түбән Камада яшиләр.

Айгөл Рәхимова ашарга пешерер­гә яратамы?

– Кулинар тапшырулардан башым чыкмый. Гел нидер әзерлим. Бигрәк тә татар халык ашлары.

– Сез гаиләдә ничәү?

– Без – ике бала. Сеңлем Элина КАИда укый.

– Җырчы булу – һөнәрме ул? Әллә хоббимы?

– Ул – минем тормыш.

– “Инстаграм”да әллә ниләр язалар, дидең. Аларга ничек җавап кайтарасың?

– Мин алар өчен кайгырам. Үз тормышлары ничек икән? Аларга ярдәм итәсем килә.
  
– Син ачык күлмәк кигәч язалардыр алар...

– Шулай киенгәнмен икән, димәк, шулай кирәк булган. Продюсер белән киңәшләшеп, җырга туры китереп сайлана киемнәрем. Мин яшь әле. Ачык күлмәкләр кияргә мөмкинлегем бар икән, киеп калырга кирәк. Ул минем шәхси эшем.

Син нечкә күңеллеме?

– Элек нечкә күңелле дип саный идем, хәзер юк. Чөнки эстрадада башкача исән калу мөмкин түгел. Кешеләрне, гомумән, тыңларга кирәкми, йөрәгең ничек куша, шулай эшләргә кирәк. Әнине тыңлый алам. Әни беркайчан да миңа ялганламас, ачу белән карамас. Әнидән ишеткән тәнкыйть кенә урынлы минем өчен.

– Гаилә, эшмәкәрлек, эстрада... Кайсы синең өчен беренче урында?

– Гаилә. Һәрвакыт ул минем өчен беренче урында һәм шулай булачак та.
  
– Ә ирең сәхнәдән китәргә кушса?

– Беренчедән, андыйга кияүгә чыкмыйм. Мине һәм минем кызыксынуларымны чикләүчегә ни өчен кияүгә чыгарга соң? Өйдә интегеп утырып, борщ пешерү, носки юу өченме? Минем өчен кыргыйлык бу. Ирем андый булмас дип ышанам.

– Киемнәреңне кайдан аласыз?

– Көндәлек киемнәрне кыйбатлы бутиклардан. Базардан киенмим.

– Тамада булып эшләр идеңме?

– Юк. Әгәр кеше җырлый икән, җырласын гына. Сөйли икән, сөйләсен.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 4 октябрь 2018 № 39
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2897
ӨСКӘ