Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айгөл ХӘЙРУЛЛИНА: “Ты меня бесишь” диючеләр дә бар...”

13 Ноябрь 2019 893
“Болгар радиосы” алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән әңгәмә алдыннан ук шәхси темаларга сөйләшмәскә килештек. “Әйтеп куям, шәхси сорау­ларга җавап бирмим”, – диде. Дөресен әйткәндә, үземнең дә максатым гаилә тормышында, үткәнендә казыну түгел иде. Бүген аны көчле алып баручы буларак күзәтәм, сокланам, кайбер сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам.
– Айгөл, соңгы елларда бөре­сен­нән ачылган чәчәк кебек син. “Чәк­чәк шоу” тапшыруыннан соң булды кебек ул. Янып, ут чәчеп торасың. Әллә элек тә шундый идеңме, мин генә игътибар итмәгәнменме?..

– Бәлки. Яшәгән саен багаж ту­ла, эчтәлек арта, кеше үзгәрә. Күп­медер дәрәҗәдә килешәм дә синең белән. Мине “Чәкчәк шоу” проекты тулаем ачты. Әмма мин элек тә чая идем. Кечкенәдән актив идем, авыл, район күләмендәге чараларда гел катнаштым. Институтта укыганда да кечкенә генә булса да роль бирделәр. Икенче курс студенты өчен Камал театры сәхнәсендә уйнау күрсәткечтер дип уйлыйм....

– Инстаграм битеңдә тәнкыйть белдерүчеләр күпме?

– “Инстаграм – зло”, дим еш кына. Әйе, кемдер акча эшли, кемдер популярлыгын арттыра. Миңа да фикерләрен язалар, төрлесе бар. Блокка да җибәрәм.  “Ты меня бесишь”, – дигәннәре дә шактый.


– Интернетта бәйләнеп язучы ирләр күпме?

***

Әңгәмәне “Акчарлак” газетасының яңа 45 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ