Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айгөл ХӘЙРУЛЛИНА: “Ты меня бесишь” диючеләр дә бар...”

5 Ноябрь 2020 817
“Болгар радиосы” алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән әңгәмә алдыннан ук шәхси темаларга сөйләшмәскә килештек. “Әйтеп куям, шәхси сорау­ларга җавап бирмим”, – диде. Дөресен әйткәндә, үземнең дә максатым гаилә тормышында, үткәнендә казыну түгел иде. Бүген аны көчле алып баручы буларак күзәтәм, сокланам, кайбер сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам.
– Айгөл, соңгы елларда бөре­сен­нән ачылган чәчәк кебек син. “Чәк­чәк шоу” тапшыруыннан соң булды кебек ул. Янып, ут чәчеп торасың. Әллә элек тә шундый идеңме, мин генә игътибар итмәгәнменме?..

– Бәлки. Яшәгән саен багаж ту­ла, эчтәлек арта, кеше үзгәрә. Күп­медер дәрәҗәдә килешәм дә синең белән. Мине “Чәкчәк шоу” проекты тулаем ачты. Әмма мин элек тә чая идем. Кечкенәдән актив идем, авыл, район күләмендәге чараларда гел катнаштым. Институтта укыганда да кечкенә генә булса да роль бирделәр. Икенче курс студенты өчен Камал театры сәхнәсендә уйнау күрсәткечтер дип уйлыйм. Миндә мөмкинлекләр барлыгын күрмәсәләр, роль бирмәсләр иде. Радиода да проектларым күп булды. Телевидениеда да иртәнге тапшыруда алып баручы идем. Ул вакытларда социаль челтәрләр актив эшләмәгәндер бәлки.

– “Сәхнәдәш” тапшыруында күзләрең белән нинди генә рәвешләр ясап бетермисең. Үзеннән-үзе шулай килеп чыгамы ул? Әллә камера каршында бераз артистлану да бармы?

– Камера өчен эшләү дигән әйбер бар ул. Ләкин кылану түгел. Артистлану – уйнау дигәнне күз уңында тотсаң, артистлану да түгел. Бу бары эмоцияне генә күрсәтү, сүз белән әйтмәгәнне күз карашы белән җиткерү.

– Тапшыруга кунак чакыру синең ихтыярдамы?

– Тапшыруга һәр теләгән артист килә алмый, анысы хак. Иҗат төркеме белән берлектә төзелгән исемлек бар.

– Озак әзерләнәсеңме?

– Бер тапшыру тәмамлану белән икенчесен уйлый башлыйм. Атна буе сораулар туплыйм, кунакка киләсе җырчы белән кызыксынам, аны өйрәнәм. Симпатия буенча гына чакырмыйм мин аларны. Профессионал буларак, шәхси мөнәсәбәтемне күрсәтергә хакым юк. Ә менә эфир вакытында сорауларымнан шома балык кебек кенә качарга маташучыларны өнәмим. Андый очракта кызып китәм. Икейөзлелекне яратмыйм. Камера эшли башлаганчы – бер, аннан соң икенче фикер әйтеп, тәти булып күренергә теләүчеләр дә бар.

– Күңелеңне кайтарган кеше белән нишлисең? Ишекләр мәңгегә ябыламы?

– Мин конфликтлар яратмыйм. Ләкин хаксыз сүз әйтсәләр, җавапсыз да калдырмыйм. Беләм, мин туры сүзле, тик талашып йөрү килешми. Кеше ошамаса, мин бары аралашмыйм. Араны өзәм һәм шунда нокта куям. Күрешергә туры килсә, елмаям, хәл сораша алам, шуннан гайре тәмам.

– Еларга яратасыңмы?

– Елар өчен сәбәп булса, елыйм. Тик кеше янында түгел. Шатлык күз яшьләрен генә күрергә ярый.

– Инстаграм битеңдә тәнкыйть белдерүчеләр күпме?

– “Инстаграм – зло”, дим еш кына. Әйе, кемдер акча эшли, кемдер популярлыгын арттыра. Миңа да фикерләрен язалар, төрлесе бар. Блокка да җибәрәм. “Ты меня бесишь”, – дигәннәре дә шактый. “Мин менә үземә ошамаганнарны карамыйм, сез дә шулай итегез”, – дим. Инде булдыра алмасалар, “ярдәм итәм”.

– Интернетта бәйләнеп язучы ирләр күпме?

– Булгалый. Статистикага карасаң, минем инстааудитория 61% хатын-кызлар, 39%ы ирләр.

– Холкың авырмы? Нинди кеше син?

– Бик үк гади түгел инде. Әмма борын чөеп йөрүчеләрдән дә түгелмен. Беркөнне метродан чыкканда телефоным шалтырый. Бер танышым. “Син кайда?” – ди. “Метродан чыгам”, – дим. “Син метро белән йөрисеңме?” “Әлбәттә, әле самолетта да очам, машинада, автобуста, трамвайда да йөрим.” “Как так?!” – ди бу. “Как?” – мин әйтәм. Нәрсә әйтергә теләвен аңладым инде, әлбәттә. Берничә көн уйланып йөрдем. “Медийный” кешеләр халык арасында йөрсәләр, гаҗәпләнеп карыйлар. Без дә гади кешеләр инде. Бәлки бөтенесе дә андый түгелдер. Әмма мин гади яшим. Супер-пупер киенмим, гадәти кибетләргә йөрим, машинам да миллионлык түгел, җәмәгать транспортында да йөрим. Кешеләрне биләгән статусларына карап та аермыйм.

– Әниең сердәшчеңме?

– Әнием минем өчен бик кадерле. Сердәшче үк димәс идем, әмма киңәшчем. Минем тәнкыйтьчем.

Үзең нинди әни? Улың Булатны ничек тәрбиялисең?

– Мин кырыс, таләпчән. Үзе дә шулай ди. Шуңа да карамастан, безнең арада дустанә мөнәсәбәт. Укумы, эшме, мәхәббәт темасымы – ул миңа, мин аңа ачык. Һәр мәсьәләне уртага салып сөйләшәбез. Мин улымнан күп әйбергә өйрәнәм дә әле. Замана яшьләре, гомумән, башка, кызыклы алар. Улым тырыш, мобиль, максатчан. Холыкка килгәндә, безнең гаиләдә холык турында “Хәйруллин” диләр. Шуның белән барысы да әйтелә. Ә нинди ул? Төрле...

– Бизнес алып бара алыр идеңме?

– Юк, дип тәгаен әйтә алам. Мин математикадан көчле түгел.

– Син гел формада. Диетада утыра­сыңмы?

– Конституциям шундый. Билгеле, үз өстемдә эшлим, спорт белән дусмын. Махсус диеталарга утырган юк. Камыр ризыгы да ашыйм, әмма чама белән. Баллыга исем китми.

Хатын-кыз үзен, күңелен гел тулыландырып, энергия белән баетылып торырга тиеш, диләр. Айгөл Хәйруллинаның энергия чыганагы кайда?

– Мин – табигать баласы. Кояш энергиясеннән тулыланам. Табигать күренешләреннән. Яңгыр, салават күпере, кар яуганын күзәтсәм, “батарейкам” тула. Мөмкинлек булса, сәяхәт итәргә яратам.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 ноябрь 2019 № 45
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ