Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айдар Юнысов: "Алмазга тиешле уколны үземә алырга туры килде"

6 Июнь 2017 1376
Айдар һәм Алмаз Юнысовлар – Башкорстанның иң сәләтле игезәк җырчылары, композиторлары, баянчылары, тальянчылары... Алар һәрвакыт эзләнүдә, бер дә тик тормыйлар. Студент вакытларында ук берсеннән-берсе популяр җырлар иҗат итеп, зур киләчәкләренә нигез салалар.
– Сәхнәдә киемнәрегез бертөсле, көнкүрештә ничек?

– Унсигез яшькә кадәр бертөрле киенеп йөрдек. Ә соңыннан инде, иреккә чыгып, һәрберебез үз зәвыгына таяна башлады. Зәвыкларыбыз туры килми, шуңа да кибеттә аерым-аерым  йөрибез.

 – Игезәкләр булгач, кызыклы хәлләргә еш очрыйсыздыр?

– Бервакыт Алмаз авырып, хастаханәгә ятты. Шул вакытка ул катнашырга тиеш җитди музыкаль чара билгеләнгән. Тик аны чыгармыйлар. Ә чара бик мөһим, катнашмый булмый. Нәтиҗәдә, Алмаз белән алыштык һәм чирле кыяфәт ясап, аның урынына палатага кереп яттым. Биш минут та үтмәде, палатага шәфкать туташы кереп, процедурныйга чакырды. Укол кадатмас өчен нинди генә хәйлә уйларга маташмасам да, Алмазга тиешле антибиотикны үземә алып чыгарга туры килде...

Язманы тулысы белән 8 июньдә чыгачак, "Акчарлак"ның 22нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1949
28 Сентябрь 2020 13:16 1498
12 Октябрь 2020 09:36 1347
5 Октябрь 2020 10:16 1303
ӨСКӘ