Язмалар исемлегенә күчү
– Ничек ипи пешерә башладың соң син?
– Кооперативлар ачып карадым... Шәхси эшмәкәр булып теркәлдем. Үзгәртеп корулар чорына туры килгән кеше бит мин. Ипи пешерүгә килгәндә, үземне әтинең эшен дәвам итүче дип әйтә алам. Ул 35 ел Райпо системасында Икшермә пекарнясы, ипи пешерү комбинаты җитәкчесе булып эшләгән кеше. Балачагым да шушы тирәдә, әти янында үтте. Райпо пекарняны япкач, мин аны үземә сатып алдым.
– Син алдагы көнгә төгәл планнар корасыңмы?
– Минутына кадәр планлаштырмыйм, ул кадәр вакчыл түгел мин. Ләкин барыбер плансыз да булмый. Пекарняны кабат яңартырга җыенам. Аннан соң 10-14 гектар үземнең җирем бар, шунда 365 метр озынлыкта күл ясарга җыенабыз быел, Алла боерса. Чишмә елгасыннан туенып Мишәгә агып төшеп китә торган була. Иң киң җире 85 метр. Күл тирәсенә виктория утыртып, үзенә балык җибәрергә ният бар...
***
Әңгәмәне тулысынча “Акчарлак” газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа санынан укый алачаксыз.
Айдар ТИМЕРБАЕВ: “Вакчыл түгел мин...”
7 Июль 2020 765

Композитор, җырчы, эшмәкәр Айдар Тимербаев белән күрешергә, әңгәмә эшләргә күптән ниятләп йөри идем. Ләкин үч иткәндәй төрле киртәләр туып, сөйләшенгән көннәр кичектерелә торды. Инде менә күрештек, хәзер тәмле ипи пешерү серләренә төшенәм, газета укучыларыбыз белән уртаклашам дип диктофонымны кушып җибәрүем булды: “Секрет фирмы, анысын сөйләмим”, – димәсенме...
– Кооперативлар ачып карадым... Шәхси эшмәкәр булып теркәлдем. Үзгәртеп корулар чорына туры килгән кеше бит мин. Ипи пешерүгә килгәндә, үземне әтинең эшен дәвам итүче дип әйтә алам. Ул 35 ел Райпо системасында Икшермә пекарнясы, ипи пешерү комбинаты җитәкчесе булып эшләгән кеше. Балачагым да шушы тирәдә, әти янында үтте. Райпо пекарняны япкач, мин аны үземә сатып алдым.
– Син алдагы көнгә төгәл планнар корасыңмы?
– Минутына кадәр планлаштырмыйм, ул кадәр вакчыл түгел мин. Ләкин барыбер плансыз да булмый. Пекарняны кабат яңартырга җыенам. Аннан соң 10-14 гектар үземнең җирем бар, шунда 365 метр озынлыкта күл ясарга җыенабыз быел, Алла боерса. Чишмә елгасыннан туенып Мишәгә агып төшеп китә торган була. Иң киң җире 85 метр. Күл тирәсенә виктория утыртып, үзенә балык җибәрергә ният бар...
***
Әңгәмәне тулысынча “Акчарлак” газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа санынан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Альбина Гайнуллина