Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айдар РӘКЫЙПОВ: “Каймакка, иткә дә җырлап йөргән бар”

13 Октябрь 2020 415
“Йөрәгемнең янулары – син, син, син...”, – дип җырлап йөрсә дә, шулай төбәп әйтер кешесе юк икән әле Айдар Рәкыйповның. Ә әти-әниләре көтә, аларның бердәнбер улларын өйлән дерәсе, онык сөясе килә, әлбәттә. Нинди кыз эзләве белән кызыксынгач: “Кыз машина да, фатир да түгел, ничек аны эзләп, сайлап булсын? Йөрәк “чык” итәргә тиеш”, – диде Айдар.
– Айдар, бер дә “чык” иткәне булмадымы?

– Булды. Әмма юллар аерылды.

– Кем иде ул, башкага кияүгә чыктымы?

– Әйе, Гөлназ Шакирова. Аерылды инде.

– Бәлки хисләр яңарыр әле?

– Кискән икмәк кире ялганмый. Аны хөрмәт итәм, бәхет телим. Без аралашып торабыз, күрешеп, чәйләп утырган чаклар була. Ләкин икебезгә дә насыйп ярлар табылыр дип ышанам.

– Ә нинди кызлар сокландыра?

– Минем өчен әни эталон. Аңа охшаган, сабыр, тырыш, гади кызларны хөрмәт итәм. Менә, мисал өчен, әтием авырып китсә, әни уколын тотып килеп җитә. Алар бер-берсен сулышларыннан тоеп яши. Мин дә шундый гаилә булдырырга телим. Хәзерге заманда андый ихласлык бар микән, белмим, әмма өмет бар. Әти-әнинең онык сөясе, минем гаилә корасым, балалар үстерәсем килә. Үзем гаиләдә бер генә бала булгач, ишле гаилә күңелледер кебек тоела.

– Җыр сәнгатенә тартылуыңа нәрсә сәбәпче, Айдар?

– Әтиемнәр сигез бала булган, алтысы ир туганнар һәм барысы да баянчылар. Әниләр гаиләдә ике туган, алар биюгә оста. Мин – шулар арасында үскән бала. Сөйләшә башлаганчы ук җыр көйләп йөргәнмен.

– Баянда да уйныйсыңмы?

– Музыка мәктәбенә баянга бир гәннәр иде, ләкин кызыксындырмады ул мине. Бераз саксофонда уйнарга өйрәндем, хорга йөрдем. Тавышым нечкә булгач, гел кызлар янына бас тыралар иде. Искә тө ше рергә кызык, ә кечкенә чакта бик гарь лән дерде. Уен кораллары – мавыгу гына, төп һөнәрем – җырлау.

– Сәхнәгә беренче тапкыр чыгуыңны хәтерлисеңме?

– “Илүш сандугачы” бәйге сендә катнаштым. Елын хәтер ләмим, кечкенә идем. “Җырлый белмисең”, – дип, беренче турдан төшереп калдырдылар. Авыр кичердем шуны. Икенче елны тагын катнашып, җиңү яуладым. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына ничек укырга кер гәнемне үзем дә аңламый калдым. Аннан Казан сәнгать университетына килдем инде. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.

– Фотоларыңда бераз иркә балага охшагансың...

– Әтием бик каты, таләпчән кеше, артык иркәләнергә җай булмады. Бөтен нәрсә синең кулда дип үстерделәр, ләкин алдыма әзерне китереп куймадылар. Эшләп табарга өйрәттеләр. Машина, фатир кирәк булса, эшлә дә ал, диләр. Ә менә төпле киңәш, терәк кирәк булса, шөкер, таяныр кешеләрем бар.

– Бүген нәрсә хисабына яшисең, ничек акча эшлисең?

– Төрле җирдә чыгышлар ясыйм. Шулай ук бизнесым бар, аннан да бераз керә. Акчаны эшли генә түгел, тота белергә дә кирәк бит.

– Машина алдыңмы соң әле?

– Әйе, икенчесен алып саттым инде. Һаман заманчаракны, яхшыракны булдырасы килә, менә яңаны эзлим хәзер.

– Ә фатир?

– “Снимать итеп” яшим әлегә. Кайда төпләнергә белмичә, Уфа белән Казан арасында икеләнеп йөрдем башта. Хәзер бу сорау хәл ителде инде. Аллага тапшырып, Казанда калдым, фатир турында да уйларга була.

– Эстрадада нәрсә белән алдырырга уйлыйсың?

– Ике дипломым бар, димәк, мин җырчы. Танылу мәсьәләсе икенче...

– Дипломсыз танылганнар җырчы түгелме?

– Алай аерасым килми. Габделфәт абыйның да әйткәне бар: “Талантлар халыктан чыга, талантка диплом кирәкми”, – дип. Сәхнәдә һәркем үз урынында, һәркемгә урын җитә. Кемгәдер, чыннан да, күтәрелер өчен белем кирәкми, ә мин профессионал булырга телим.

– Репертуарыңда нинди җырларга өстенлек бирәсең?

– Мин кечкенәдән озын, халык җыр лары җырлап өйрәнгән. Шуңа күрә алардан баш тартырга теләмим, ләкин заманча, яшьләргә кызыклы җырлар да иҗат итәбез, яздырабыз. Киң катлам тамашачыны яулар өчен төрлелек кирәк.

– Ничә клип төшердең әле?

– Биш клибым бар, алар теле ви де ниедә әйләнә. “Бәхетемне килә табасым” дигән яңа клибымны төшердем. Анда катнашкан унбиш кызның сигезенең бөтенләй авыл күргәне юк иде. Минем өчен гадәти әйбергә аларның исләре китте. Тирес исенә дә түзә алмыйлар, каз-үрдәк бәб кәсенә шаккатып сокланалар.

– Хәйрия концертларында катнашасың икән...

– Әйе, бик теләп. Шушы һөнәрем белән кемгәдер ярдәм итә алам икән, бу – зур әйбер. “Апаем, җырлавың ошый, килеп китә алмассыңмы? Түләргә генә мөмкинлегебез юк шул”, – дип шалтырата берәү. Соңгы тиеннәрен җыеп, балаларына туй ясаган инде үзе. Менә шул ананың үтенечен ничек аяк астына саласың? Гадилекне яратам, чакырган җиргә йөрим. Кемдер каймагын, кемдер итен бирә.

– Каймакка җырлап йөрүче артист булып калудан курыкмыйсыңмы?

– Юк, курыкмыйм. Үз дәрәҗәмне беләм.

– Бер көндә сине түләүле концертка һәм әлеге апаең кебек үтенеп чакырсалар. Кайсына барасың?

– Кем белән алдан сөйләшеп килешү төзеп куелган, шунда барам. Әйткән сүземдә торам.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 октябрь 2019 № 41

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1333
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ