Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айдар һәм Алмаз Юнысовлар: “Эшләп алган акчабызны төгәл икегә бүләбез”

29 Июнь 2017 1376
Айдар һәм Алмаз Юнысовлар – Башкортстанның иң сәләтле игезәк җырчылары, композиторлары, баянчылары, тальянчылары... Алар һәрвакыт эзләнүдә, бер дә тик тормыйлар. Студент вакытларында ук берсеннән-берсе популяр җырлар иҗат итеп, зур киләчәкләренә нигез салалар.
– Егетләр, сезне ничек аерырга соң, кайсыгызга кем дип эндәшергә?

Айдар:
– Безне беренче караштан ук аера алучылар юк диярлек. Ә инде аралаша торгач, бер-беребезгә ике тамчы су кебек үк охшамавыбызны аңлыйлар. Иң беренче аерма – Алмаз буйга озынрак, ә мин – киңрәк. Алмазга караганда 3 килога авырракмын. Кечкенә чакта бик охшаш идек, үсә-үсә аермалар күбәя башлады.

– Ә холыкларыгыз?

– Икебез дә тыныч. Мин усалрак.

Алмаз:
– Мин – әтигә, Айдар әнигә охшаган. Әни әзрәк усалрак, җитдирәк, ә әти йомшаграк. Гомумән, музыкантлар усал була алмый.

– Сәхнәдә киемнәрегез бертөсле, көнкүрештә ничек?

Алмаз:
– Унсигез яшькә кадәр бертөрле киенеп йөрдек. Ә соңыннан инде, иреккә чыгып, һәрберебез үз зәвыгына таяна башлады. Зәвыкларыбыз туры килми. Шуңа да кибеттә аерым-аерым йөрибез. Концерт костюмнарын эзләгәндә, әлбәттә, бергәләп чыгабыз.

Айдар:
– Бер вакыйга хәтердә калган. Алмазны көтеп тормыйча, мәктәпкә алданрак киттем, ә ул күпмедер вакыт үткәч килде. Карасам, киеме минкеннән аерыла. Шуннан өйгә кайтып, яңадан киенеп килергә туры килде.

– Сәхнәдә сезне баянсыз күз алдына китерү мөмкин түгел...

Алмаз:
– Балачактан җыр-моңга гашыйк идек. Гаиләдә барысы да җырлый, әти ягыннан да, әни ягыннан да бөтен туганнарыбыз – гармунчылар.

Айдар:
– Бүген сәхнә безнең өчен – тормыш мәгънәсе. Мәчеткә кергәндә аяк киемен салып керәләр, сәхнә дә шундый ук изге урын.
– Җырлар иҗат итү сәләте кайчан ачылды?

Алмаз:
– 15-16 яшьләрдә. Уйламаган җирдән, күңелдә бер матур көй туды, аннары сүзләре язылды. “Кадерлик дуслыкны” дип аталган беренче җырыбыз иде ул.

Айдар:
– Миндә бу сәләт соңрак ачыды. Училищеда укыганда, баянда уйнап утырганда, үзеннән-үзе бер көй туды. Авылда бәрәңге алганда кушымтасы барлыкка килде. Бакчадан кергәч, шуны Алмазга күрсәттем дә, ул шундук сүзләрен язды. Шулай “Яшик бу дөньяны яратып” җыры язылды. Салават Фәтхетдинов аны озак еллар башкарып йөрде.

– Игезәкләр булгач, кызыклы хәлләргә еш очрыйсыздыр?

Айдар:
– Бервакыт Алмаз авырып, хастаханәгә ятты. Шул вакытка ул катнашырга тиеш җитди музыкаль чара билгеләнгән. Тик аны чыгармыйлар. Ә чара бик мөһим, катнашмый булмый. Нәтиҗәдә, Алмаз белән алыштык һәм чирле кыяфәт ясап, аның урынына палатага кереп яттым. Биш минут та үтмәде, палатага шәфкать туташы кереп, процедурныйга чакырды. Укол кадатмас өчен нинди генә хәйлә уйларга маташсам да, Алмазга тиешле антибиотикны үземә алып чыгарга туры килде.

– Бүген икегезнең дә үз гаиләсе. Өйләнгәч, сезнең белән кызыксынган кызлар кимедеме?

Алмаз:
– Хатынымның исеме – Айгөл, Яр Чаллы кызы. Айвазыбызга сентябрьдә ике яшь тула.

Айдар:
– Минеке – Азалия. Быел Әмирхан улыбыз туды. Хатыннардан уңдык, Аллага шөкер. Хатын буларак кына түгел, эштә, сәнгатьтә дә безгә ярдәмнәре зур. Үзләре дә иҗат кешеләре булгач, идея-киңәшләре белән ярдәм итәләр.

Алмаз:
– Кызларның дигәндә... безне бит 35-50 яшьлек апалар тыңлый. Алар өйләнүебезгә сөенеп, изге теләкләрен генә юллый.

Бергә эшләп алган акчаны ничек бүлешәсез?

Айдар:
– Төп-төгәл икегә бүләбез.

– Интернетка һәр җомга саен мәчеткә йөргән фотогызны куясыз...

Алмаз:
– Ислам диненә зур ихтирам белән карыйбыз. Шәригать буенча кушылган йолаларны үтибез.

Айдар:
– Икебез дә намазны калдырмаска тырышабыз. Калдырсак та, көн ахырында булса да җыеп укыйбыз.

– Йортыгыз бар, улларыгыз үсеп килә, сез утырткан агачлар җимеш бирәдер инде... Киләчәккә планнарыгыз?

Айдар:
– Чын ир-атлар булып калырга! Гаиләбезне матди яктан тәэмин итеп, рухи һәм физик сәламәтлеген, гармонияне сакларга.

Алмаз:
– Башкортстанда иҗат итүебезгә 5 ел була, инде Татарстан тамашачысы белән якыннанрак танышасыбыз килә.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1481
ӨСКӘ