Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айдар ХӘЛИМ: “Мондый бүләкне талашып-сугышып алмыйлар!”

31 Март 2016 1946
Шагыйрь, язучы, публицист, җәмәгать эшлек­лесе Айдар Хәлимнең иң танылган әсәрлә­ре – ­“Өч аяклы ат”, “Кыйбла”, “Кылганнар чәчкә ат­­кан­да” повестьлары, “Татар вакыты” романы һәм соңгы елларда иҗат иткән хикәя-новелла­лары быел Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Шул уңайдан язучы белән очрашып сөйләшергә булдым. “Миңа иң көтелмәгән сорауларны бирергә тырышсагыз иде”, – диде ул.
– Айдар абый, сезгә үз гомерегездә иң зур зыян салган өч кешенең исемен атап китегез әле?

– Алар миңа дигән юлны бикләп, миннән күбрәк милләткә зыян салды. Аларның милләт өчен тырышкан булып, милләткә китергән зыяны әйтеп бетергесез! Исемнәрен әйтеп торуның мәгънәсе юк. Алар – дүртәү. Икесе Казаннан, берсе – Уфа, берсе – Түбән Камадан. Кайберләре исән дә түгел инде. Гөнаһларын Аллаһы ярлыкасын...

– Иҗат юлыгыз башында сезгә ярдәм күрсәткән әдипләрдән өч кеше?..

– Мостай Кәрим, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Мостай Кәрим шигырьләремне “Казан утлары”на тәкъдим иткән сүз башында аларны “ләззәт китерәчәк минутлар” дип атаган иде. “Тукайларны эзлим” дигән мәкаләсендә Сибгат Хәким мине “вулкан” белән чагыштырып, яшь авторның поэтик чагыштырулар арасында югалып калу куркынычы янавын кисәтте. Әмма, Аллага шөкер, югалмадым кебек.

Мине СССР Язучылар Союзына тәкъдим иткән Хәсән Туфан, берничә ел үткәч, шигырь язуымнан туктарга һәм прозага күчәргә тәкъдим итте. Әмма туктамадым. Чөнки шагыйрь идем. Татар әдәбиятында прозаик буларак чагыштырмача ачылган исәпләнсәм дә, шагыйрь буларак әлегә ка­дәр ачылмаганмын. Киләчәкнең тәнкыйтьчеләре бер килеп, минем шигърияттә “шартлаячаклар” әле.

– Тукай исемендәге дәүләт премиясе дигәндә нәрсәне күздә тотасыз?

– Иҗади Тукайлык дәрәҗәсен. Мондый бүләкне үз тырышлыгың белән генә ашыктырып, тамак ертып, бугазга-бугаз килеп, талашып-сугышып алмыйлар. Мондый бүләк иясен үзе килеп таба.

Нобель премиясен һәм башка халыкара премияләрне сугышып-талашып, чиратка салып ала башлауны күз алдына китерәсезме? Ул, тәүбә-тәүбә, бөтендөнья сугышы китереп чыгарыр иде!

Беренче тапкыр Тукай премиясенә 1992 елда Вильнюста чыккан “Книга печали” исемле китабым өчен тәкъдим ителдем, икенче тапкыр 1993 елда тагын куелдым. Әлеге чорлардан соң чирек гасыр вакыт үтсә дә, беркайчан да аның артыннан дәгъват бураны куптармадым. Камиллекнең чиге юк!.. Кирәк санаса, бүләк мине үзе килеп табар дип көттем. Кемгә генә бирсәләр дә, куаначакмын, миңа булмаса, дөньям чите кителмәс.

– Тукай премиясенең күләме Татарстан дигән шәрәфле республика дәрәҗәсен күтәрә ала дип уйлыйсызмы?

– Әлеге мәсьәлә белән кызыксынганым юк. Аның күпме икәнен дә белмим хәтта. Әмма фикерем бар. Моннан ун еллар элек “Татарстан яшьләре” газетасында чыккан бер мәкаләмдә аны миллион доллар булмый торып алмам, мөгаен, дип язган идем. Мондый милли масш­табка кизәнгән премия күләмле булырга тиеш.

Әлбәттә, чорына карап, бер кыерчык икмәкнең дә премиягә әверелүе мөмкин. Әмма мин, 15 яшемнән 75 яшемә кадәр әдәбиятның кара шахтасында ак нурлар чыгарган шахтер, язучыга бирелгән премиянең бер кыерчык икмәк күләменнән – “хәерчелек статусы”нан чыгып кына бәяләнүен теләмәс идем. Мондый премиягә ия булган кеше гомере буе мохтаҗлык кичермичә яшәргә, мохтаҗларга үзе ярдәм күрсәтеп яшәргә бурычлы...

– Сезнең фикерегегезчә, Тукай бүлә­генә нинди әсәрләр тәкъдим ителергә тиеш?

– Һәрхәлдә, “китап” түгел! Әсәр һәм чын ачыш алып килгән әсәрләр! Югыйсә, бездә Тукай бүләге өчен ярышка еш кына өлгер, “блаттан бырратлык” көткән егетләребез-кызларыбызның бер ачышсыз китап­лары чыга...

– Үзегезнең быелгы Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән әсәрләрегезне шундыйлар рәтеннән дип уйлыйсызмы?

– Уйламыйм, бу хакта иҗатыма багышланган дистәләгән мәкаләләр сөйли...

– Берәр җөмлә белән генә үз әсәр­ләре­гездәге ачышларны ничегрәк тасвирлар идегез?

– “Өч аяклы ат” – колхозлашу чорында кешене генә түгел, аның малын да (бу очракта биясен), сыйнфый дошман итеп, тумаган колыны-ние белән бергә, күмәк казанга салу. Куелганы бар идеме бу проблеманың дөнья әдәбиятында болай итеп? Юк иде!

“Кыйбла”. Сугыш вакытында үзен, баласын эзәрлекләүләрдән качып туган ягына кайтып килгән Өммегөлсем поездда үлгән сабыен җирләр өчен станцада төшә һәм йорттан йортка кереп, милләттәшләреннән ярдәм эзли. Әмма теләгенә ирешә алмыйча, бу ярдәмне милләте белән рус һәм христиан булган Никодим карт белән Марфа түткидән таба. Кешелеклелек бу очракта милли һәм дини тойгылардан өстенрәк булып чыга.

“Татар вакыты”. Сугыш ветераны, тома сукыр Мотаһар абзыйның Казанда Мәскәү вакыты белән яшәгән тугыз яшьлек оныгы Вадим стенадагы нәсел сәгатенең чаң суккан тавышы телевизор карарга комачаулый дип, сәгатьне көн саен чалшайтып туктата. Тома сукыр Мотаһар абзый исә, оныгы укырга киткәч, шулай ук көн саен Казан радиосыннан чын вакытны белешеп, капшанып килеп, капшанып урындыкка басып, туктаган сәгатьнең укларын дөресләп, балаларына үз вакытларын табарга ярдәм итә һәм шул юлда һәлак була...

– Сез бүгенге татар әдәбиятыннан канәгатьме?

– Гомумән алганда, канәгать тү­гелмен.

– Нишләргә соң?

– Эшләргә дә эшләргә! Хөкүмәт акча бирмәсә, гаилә, мәхәллә мәктәпләрен, мәдрәсәләрен ачып, балаларыбызны көне-төне укытырга! Татарча укыган, хәреф-язу таныган балада өмет бар. Җәмгыять артыннан әдәбиятыбыз да әдәпсезгә әйләнеп килә. Берничә яшь шагыйрьләребезнең иҗаты куандыргандай итә үзе. Әмма алар калебләре белән горур түгел, гасабалар.

Гасабилык әдипне корыта. Аларда безнең буындагы шикелле интеллект җитешми. Әдәбиятны коткару өчен әдәпне коткарырга кирәк. Әдәпне коткару өчен юкка чыгарылган татар мәгариф системасын кайтарырга, яңадан аякка бастырырга кирәк. Сез “әдәбият” сүзенең “әдәп” дигән тамырын алыгыз. Балаларыбызга әдәбиятны укытмагач, алар әдәпне каян алсын? Әдәп булмагач, әдәбият каян килсен?

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ