Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айдар Гыймадиев: "Айфара"дан бер тиен акча ала алмадым"

11 Ноябрь 2015 1727
“Сабантуй” журналының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев заманында “Айфара” төркемендә җырлап йөргән. Ләкин ул берәр елдан әлеге төркемнән китеп бара. Сәбәбе нидә булган дисезме?
– Айдар абый, "Айфара" төркеменең беренче составында солист булуыгызны белгәч, аптырап калдым...

– Журналистика бүлегендә укып йөргән чак. Айдар Минһаҗев Биектауда үз студиясен булдырып, төркем оештырып җибәргән. Төркемне оештыру – акча эшләү максаты түгел, татар мәдәниятен күтәрү иде. Чөнки дискотекаларда рус һәм чит ил музыкасы гына яңгырый. Бер ел оешып бетә алмыйча, аңгыраеп йөргәннән соң, Мүлмә авылында беренче концертыбызны куйдык. Алып баручы Илдар Кыямов иде. Мин гитарада уйныйм, аннары чыгып һинд җыры җырлыйм. Минһаҗев шигырь яза. 

– Төркем белән Татарстан авыллары буйлап йөреп, баеп беткәнсездер?

– "Айфара"дан бер тиен акча ала алмадым. Бөтен акча яңа аппаратура, инструментларга китеп барды. Төркемнән китүгә дә шул сәбәп булгандыр. Яшь вакытта кызык дип йөрисең. Ләкин кулга акча кермәгәч, күңел үсмәде.

Нәзилә ХУҖИНА

P.S. Интервьюның тулы вариантын "Акчарлак" газетасының  12 ноябрь көнне чыгачак 46 нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ