Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айдар Галимов: "Бөтенләй бушка эшлим"

16 Февраль 2016 1459
Җәмәгать, 2011 елда  Айдар Галимов депутат булды бит. Череп баеп беткәндер инде. Айга ничә миллион ала икән? Тукта, шалтыратып депутатыбызның хәлен белим әле.
– Айдар, кайсы комитетта эшлисең?

– Сәламәтлек саклау, социаль мәсьәләләр, ветераннар эшләре буенча комитетта.

– Акчаңны сорамыйча түзә алмыйм, күпме аласың?

– Бөтенләй бушка эшлим. Даими депутат булып эшләүчеләр генә хезмәт хакы ала. Депутат эшен җәмәгать эше дип кабул итәм, хезмәт хакы алу – максатым түгел. Канцтоварлар алу өчен генә акча бирелә. Үз кесәмнән дә акча чыгарам әле кайчагында. Чыгымнар була.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Айдар Галимов халыкның проблемаларын ничек хәл итә? Җырчы Айдар белән депутат Айдар икесе ике кешеме? Халык алдында доклад укыганы бармы? Халык үзенең зарлары белән студиясенә киләме? Җыелышларга барганда ничек киенә? Болар турында тулырак "Акчарлак" газетасының 18 февраль көнне чыгачак 7нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ