Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“АЯГЫН КИСӘРГӘ КУШТЫЛАР” яки Нәсыйх абый нигә инвалид түгел?

19 Декабрь 2019 4019
Әлмәт районының Наратлы авылында яшәүче Әлфия Фәйзуллина безнең редакция өчен чит-ят кеше түгел. Аның йортының түбәсен “Акчарлак” белән бергә яптык дисәң дә була. Әле аның як-ягын капларга онытып киттеләр, әле төзелеш материалларын алып килеп җиткермәделәр, шуңа күрә, йә яңгыр, йә су тулып, бу өйдә яшәүчеләрнең тәмам үзәген өзде...

 Беренче ире мәрхүм булгач, язмышын Нәсыйх атлы ир белән бәйли. Нәсыйх абыйның урын өстендә калуына биш еллап вакыт узган. Башы да эшләп бетерми. Муен артында олы шеш. Мөстәкыйль рәвештә урамга да чыга алмый. Баланы караган кебек багарга, юындырырга, киендерергә, ашатырга кирәк аны. Әмма менә шундый авыруның да инвалидлыгы юк.

– Ник? – дип сорыйм Әлфия ападан.

***

Язманы тулысынча газетабызның яңа 50 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2704
15 Июнь 2020 11:42 1636
ӨСКӘ