Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авырткан җир: сөт бәяләре

17 Февраль 2016 1315
Укучыларыбыз еш кына сөт бәяләреннән канәгатьсезлек белдереп шалтырата. "Нишләп бездән сөтне көннән-көн арзанрак бәягә сатып алалар? Кыш көне артырга тиеш, тик быелгы кышта тагын киметтеләр. Ник аны дәүләт контрольдә тотмый? Бу өлкәдә кайчан тәртип урнашыр? Безнең сөт бәяләрен кем билгели?" – дип җан авазы белән өзгәләнә авыл кешеләре.
Инде сөт бәяләренең һаман түбәнгә тәгәрәве сезнең генә түгел, безнең дә баш авыртуына әйләнде. Безгә яудырган сорауларыгызны язып барып, барысын да Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юлладык. Матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнирә Габдрахманова әзерләгән җаваплар халыкны борчыган кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертер дип ышанам.

– Гөлнирә ханым, бүгенге көндә халыктан җыелган сөтнең бәясен кем билгели?

– Татарстанда халыктан сөт сатып алу бәясен дәүләт билгеләми, әлеге хакларны базар мөнәсәбәтләре хәл итә. Хәзерге вакытта республика буенча уртача бәя – сөтнең бер литры өчен 22,03 сум (НДСтан башка).


Лилия ЗАҺИДУЛЛИН

P.S. Төрле районнарда бәяләрнең төрлечә булуы нинди күрсәткечләргә бәйле? Аның майлылыгы һәр очракта да тикшереләме? Халыктан җыелган сөт нинди структуралар аша үтә һәм кибет киштәләренә барып җиткәнче аның хакы үзгәрүгә ниләр йогынты ясый? Менә шушы сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 18 февраль көнне чыгачак 7нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1024
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ