Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авылларны су басу куркынычы яный

12 Март 2019 511
Ниһаять, сузылып ятып җиргә кар ашый башлады. Март аеның нечкә билле җилен әйтәм. Быел кар дигән нигъмәт мулдан яуды, Аллага шөкер. Бөтен ишегалларын өйде, тутырды, ватып интегегез әле дигәндәй, бозга катырды. Әле дә көрәп, чукып бетерә алмыйлар. Ярый әле ул кар-бозның эри торган әйбәт сәләте бар. Бигрәк тә шәһәрдә юлларның чисталыгы өчен җавап бирүчеләр өчен файдалы сәләте. Чистартып җитешмәгән очракта. Бәхет бит – эри дә бетә.
Тик язның бер зур кимчелеге дә бар: су басулар. Быел аерата куркыта. Узган елга караганда да ныграк су басулар яный, ди бит, әнә. Барысы да март белән апрельнең холык-килбәтенә бәйле булачак. Ә алар, мин сиңа әйтим, холыксызлана белә! Быел кар тиешле нормадан өчтән бер тапкырга артыграк яуган. Февральдә икеләтә күбрәк ишкән. Шуңа күрә сак булырга һәм алдан ук саклану чарасын күреп куярга киңәш итәләр (алдан ук көймә ише нәрсә әзерлиседерме...). Март ахырына да карлар, бураннар көтелә, ди белгечләр. Ышанычсыз ай инде, сүз дә юк. Кояшын күрсәтеп, котыртып, дус булып кыланган була да, икенче көнгә үк шапылдатып кара болыт артына кертеп бикли, нәтиҗәдә – юлларда шугалак һәм күзачкысыз буран. Эретә дә катыра, җебетә дә катыра. Узган бәйрәм яллары моңа мисал. Татарстандагы тип-тигез М7 юлында да машиналар тәгәрәшеп-егылышып яталар иде. Күрдем: Мамадыш районы Омар авылы тирәсендәгесе бигрәк куркыныч. Йөк машинасының кабиналарына хәтле чыгып очкан. Бер җиңел машина карны эттереп йөргән тракторның көрәгенә хәтәр генә килеп бәрелгән. Дүрт машина таралып-таралып ята. Болар барысы да бер урында. Бәхеткә, үлем-китемнәр булмаган ди үзе. Менә шундый ул март. Ә болай, гомумән алганда, эретеп-катырып торуның файдалы ягы да бар икән....  * * * Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1013
28 Август 2019 15:23 723
ӨСКӘ