Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авылларда бәрәңге уңышы ник түбән?

13 Октябрь 2014 1210
Бәрәңгенең чыгышы быел республика буенча алганда төрлечә. Алабуга, Тукай һәм Арча районнарында гектарыннан 300 центнердан артып китсә, Саба, Балтач, Мамадышта бәрәңге быел начар.

Сабада – юк, Арчада – бар

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының үсемлек­ләрне саклау үзәге җитәкчесе Фәния Җамалиева әйтүенчә, төньяк районнарда – Кукмара, Саба, Балтачта бәрәңге быел соң тишелгән. Төннәрен бу якларда бик салкын була. Көньяк районнарда салкыннар юк, шуңа да бәрәңге иртә тишелә.

Арча районының “Кырлай” агрофирмасында бәрәңгенең уңышы исә рекордлы – 400 центнердан артык. Быел бу хуҗалыкта бәрәңгене Германиядән сатып алынган яңа комбайн казый. “Россиядә мондый техника дүртәү генә, шуларның берсе бездә, – ди “Кырлай” агрофирмасы агрономы Алмаз Сабиров. – Комбайн 40 кешене алыштыра”.

Арча районында бәрәңге 1200 гектар мәйданда игелсә, шуның яртысыннан артыгы сугарулы җирләргә туры килә. Гомумән, су сипмәгән җирдә бәрәңге уңышы 100-150 центнер булса, сугарылган мәйданнарда 300, 400, хәтта 500 центнерга кадәр җитә.

“Күп кенә хуҗалыкларда бәрәңге уңышын быел фузариоз киметте, – ди Фәния Җамалиева. – Бу авыруның та­ралуына соңгы елларда җәйнең коры килүе сәбәпче. Фузариозның төп билгеләре сабактан күренә. Бәрәңгенең өске яфраклары көймә кебек бөтерелә, саргая, кызара башлый. Авыру тамырдан башлана, ул чери һәм яшь бәрәңге ясалырга ирек бирми. Фузариоз гөмбәләре коры елда, туфрактагы температура 30 градустан артканда үрчи башлый. Шуңа да авыруны бәрәңгегә су сиптереп кенә җиңәргә мөмкин.

Фитофтора быел сирәк. Ә менә нематода белән зарарланган мәйданнар соңгы елларда арткан. Нематода шулай ук уңышны киметә”.

Капчыклап бәрәңге алучылар бетте

Кибетләрдә бүген бәрәңгенең килосын 20 сумнан саталар. Базар һәм ярминкәләрдә арзанрак. Хуҗалыклар аны 10-12 сумнан да сатып җибәрә. Бер-ике атнадан бәрәңгенең бәясе тагын да арзанаячак.

Санкцияләр аркасында Татарстан бәрәңгесе супермаркетлардан Мисыр бәрәңгесен кысрыклап чыгара алырмы? Шунысы сөенечле: Казандагы агропромпаркта яшелчәләрне юуу, сортларга аеру, төргәкләү, вакуумлы төргәкләү линиясе эшли башлады. Безнең бәрәңге хәзер сатуга юылып, кечкенә капчыкларда чыгачак.

Замана тенденциясеме, әллә инде туйдырдымы, халык бәрәңгене елдан-ел азрак куллана. Аны хәзер икенче икмәк дип атарга тел дә әйләнми. Базар, ярминкәләрдә дә көзен капчыклап бәрәңге алучылар бик сирәк.

Орлыкны даими яңартырга кирәк

Бәрәңгенең түбән уңышында корылыкны гына гаепләргә кирәкми, ди белгечләр. Агрофирмалар һәм фермерлар хәзер елдан-ел яңа сортлар белән эшли. Ә менә авыл халкы орлык бәрәңгесен бик сирәк яңарта.

Авыл хуҗалыгы институты бүген хуҗалыкларга югары уңыш бирә торган бәрәңге орлыгы материалын сата. Болар: Жуковский, Ранний, Невский, Радонежский, Ароза, Удача, Роко, Ладожский сортлары.

Жуковский, мәсәлән, иртә өлгерә торган, көндәлек туклану өчен яхшы сорт. 60 көн эчендә өлгерә.

Радонежский – уртача иртә өлге­решле, 350 центнер уңыш бирергә сәләтле. Эче сары. Фитофторозга бирешми.

Розара – иртә өлгерә торган, эче сары, 415 центнер уңыш бирүче сорт.
Удача – иртә өлгерә, кабыгы һәм эче ак бәрәңге. Уңдырышлылыгы 450 центнердан артып китә.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ