Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авылга, авылга, бәрәңге алырга!

10 Сентябрь 2015 1838
Әнә шул исемдәге бәйгебезне игълан иткәннән соң редакциябезнең телефоны тынмады. “Акчарлак” газетасының “Вконтакте”дагы битенә язудан тыш, журналистларга шәхсән чыгучыларның да исәбе-хисабы булмады. Питрәч, Саба, Кукмара, Буа, Балык Бистәсе, Чистай, хәтта Әгерҗе, Актаныш кебек ерак районнардан кадәр чакырулар алдык.
Иң актив укучыларыбызның берсе Мәрьям Миңнегулова (Азнакай, Мәндәй) яңа алынган бәрәңгеләрне тезеп, “Акчарлак” дип язып җибәргән иде хәтта. “Кәҗәсе түгел, мәзәге” дигәндәй, эшкә дә дәшми алар, безне күрәселәре килә. “Әйдә, кайтыгыз әле, бер кызык булсын. Бәйрәм ясарбыз, учак ягып бәрәңге пешерербез, самавыр куеп, җимешле, мәтрүшкәле чәйләр белән сыйларбыз, мунча ягарбыз”, – дип язган иде Питрәч районы Күн авылыннан Гүзәл Галимуллина. Ишетми-белми калучыларга кабатлап үтәм: бакчадагы иң зур бәрәңгене табып, безгә җибәргән укучыбыз янына кайтып, икенче икмәкне алу өмәсендә катнашырга тиеш идек. Вәгъдәбездә тордык! 3 сентябрь көнне редакциябезнең иң яшь, иң “энергичный” хезмәткәрләре, “Бәрәңге” акциясе әгъзалары: Нәзилә Хуҗина, Эльза Дәүләтшина, Эльза Газизова, Зөлфәт Сафин һәм мин – Чулпан Шакирова Арча районы Якты Көн авылына киттек. Нигә бу авыл дисезме? Венера Шакирова исемле укучыбыз уч төбе зурлыгындагы бәрәңгеләр төшереп җибәргән иде безгә. Алай гына да түгел, “Әти белән әни ялгыз яши, үзләре белми, әмма сюрприз ясыйсым килә, кайтыгыз инде”, – дип әллә ничә тапкыр шалтыратып чакырды.

Ярый, хуш. Җыендык, Арчага кайтабыз дип планлаштырдык. Әмма табигать законнары бездән көчлерәк булып чыкты: төне буе яңгыр койды. Венера апа белән дә, хезмәттәшләребез белән дә сәгать саен элемтәдә торабыз, яңгыр туктармы, кояш чыгармы, иртәгә кадәр җилләп өлгерерме? Үзебезнең кайтасы килү теләге көчле бит, малай!

Шулай итеп, алдан планлаштырган вакытка (сәгать иртәнге 7дә) бәрәңге өмәсенә кайта алмадык. Әмма беребез дә бирешергә теләми: резин итек, чиләкләрен күтәреп, дәррәү редакциябезгә килеп кердек. Телефоныбыз да тынмый: Венера апа чакырыпмы-чакыра. “Бәрәңге алмасагыз, кунак булып китәрсез, бик күрәсебез килә”, – дип тә юмалап карый. Ә безнең акциянең төп максаты кунак булу түгел, чын-чынлап зур эштә катнашу бит! Тагын бер утырып уйлаштык та: “Кояшлы көндә бәрәңгене кем дә ала, әйдә, пычракта алып карыйк”, – дип тәвәккәлләп юлга кузгалдык.

Әллә ниятебезнең изге булуы, әллә авылның исеме тәэсир итте: без кайтып төшүгә көн ачылып, яктырып китте, ялтырап кояш чыкты.

Якты Көн – Кәче авыл җирлегенә керүче, 35 хуҗалыклы кечкенә генә авыл. Әмма төзеклеген күрсәгез сез аның! Барысы да бер төрле, бертөсле булып утыручы “курчак өй”ләрен күреп тел шартлаттык. Авылның буеннан-буена асфальт түшәлгән. Ауган рәшәткә, төсе уңган койма, буялмаган йорт-ихата бөтенләй юк монда.

Төгәл адресны белмәсәк тә, бер төркем кеше җыелган капка төбенә барып туктадык. Ялгышмаганбыз! Күршеләр, туган-тумача, авылдашлар – барысы да монда. Безне күреп, якын туганнарын күргәндәй шатланыша үзләре. Венера апа бертуган апасы Рәсимәне дә Казаннан эштән чакырып кайтарган (Сүз уңаеннан, Венера апа белән Рәсимә апа абыйлы-энеле бертуганнарга кияүгә чыккан, алар турында тулырак газетабызның алдагы саннарының берсендә язарбыз). Әле алай гына да түгел, аның Рәисә исемле дус кызы үз бәрәңгесен алмыйча, махсус без­не күрергә дип бирегә кайткан. Әй, әзерләнеп тә күрсәткәннәр соң! Йорт хуҗалары Әнвәр абый белән Фәридә апа һәм безне чакырган кызлары Венера “Акчарлак” бездә кунакта” дип язылган пирогларга кадәр пешергән. Кунак сые белән табын сыгылап тора.

– Мин сезнең нәкъ безгә кайтачагыгызга чын күңелдән ышандым, өметләндем, көттем, – ди Венера апа. – Төш күрдем. Имеш, мин бик биектә очып йөрим, ә аста кешеләр. Үзем уйлыйм: болар миңа күтәрелеп караса, вәт сенсация булачак! – дим. Уянуга төшемне сез кайтачакка юрадым. Менә сез каршымда! Чеметегез әле, ышанмыйм!

Өстәл артында танышып, сөйләшеп, чәй­ләп алгач, бакчага юл тоттык. Көзге кояшның җы­лы нурлары кичтән яуган яңгырны куып, җир өстен җилләтергә өлгергән иде инде.

Барыбыз да авыл балалары бит, җиң сызганып эшкә керештек. Кем казый, кем чыккан бәрәңгене күчкә өя бара, аның артыннан ук җыючы төркем килә. Карап торсаң, кечкенә генә бер завод, кыскасы. Ә бәрәңгене күрсәге-е-з! Орлыкка ниндиен кертергә белмичә дә озак җәфаландык. Бик эре чөнки.

Бәрәңгене җир астыннан алып бетергәч, бакчада самавырда кайнаган чәй эчтек, шул арада тиз генә шашлык пешереп, көлдә бәрәңге дә тәгәрәтеп алдылар. Шашлык, бәрәңге, самавырда кайнаган чәй – арыган җанга моннан да яхшырак сихәт бармы соң инде ул?

Алдан әзерләнмәсә дә, безнең өчен концерт программасы да күрсәтеп алды авыл активы. Әнвәр абый Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” исемле поэмасын сөйләде. Гел көлеп торучы, ачык йөзле әлеге бабайдан башка мәдәният йортында бер генә чара да узмый икән. Аннан соң “сәхнә”гә Суфия апа Сабирҗанова чыкты. Анысы исә тагын да остарак булып чыкты: күзгә карап шигырь юллары чыгара. Үзе язган шигырьләрне укып, шуңа җыр кушып әзерләнгән номерын да күрсәтте ул. 

Баксаң, Венера апа без кайтачагын хәбәр иткәч, Фәридә апа куркып калган, шок кичергән икән. Китәргә җыенганда исә:


– Аллага шөкер, бик куркып торган идем, сез бик гади, бик рәхәт кешеләр икән. – Эшкә түгел, ял итәргә кайтыгыз, хәзер юлны беләсез, – дип кулъяулыклар болгап озаттылар безне.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Арча – Якты Көн – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1571
ӨСКӘ