Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Авылда эш юк диючеләрне аңламыйм”

24 Октябрь 2019 726
Элек авылларда зур эшләрне күмәкләп эшләү бар иде. Өйне дә өмә ясап күтәрде халык, бәрәңгене дә шулай алды, үзе­некен җыеп бетерүгә, көрәген күтәреп күршесенә йөгерде. Болыннан кайткан печәнне дә абзар түбәсенә бергәлеп өйделәр, зур малны да бергәләп суйдылар. Бүген исә авыл халкы барлык уңай­лыклары булган йортларына бикләнеп кенә калмады, аралашу, ярдәмләшү бетте дисәң дә була.
Әмма бернигә дә карамый татар халкы эшле, ашлы, һөнәрле булып кала. Бигрәк тә Арча якларында. Моны күптән күзәтеп йөрим инде. Мөрәле авылында гына да әллә ничәү алар. Шулар белән әкренләп таныштырып барырмын. Бүген исә сүзем 63 яшьлек Габделнур Газизов турында. Бу буын бигрәк тә үзенчәлекле. Аларның күбесе туган нигезендә төпләнеп калган. Казан терәлеп торса да, бәхет эзләп чыгып китмәгәннәр. Гаилә корган, балалар үстергән, бүген дә бер дигән итеп яшиләр...

***
Язманы “Акчарлак” газетасының яңа 42 нче саныннан укый аласыз
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ