Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авыл укытучысына нинди җәза да ярый...

26 Декабрь 2013 1284
Узган атнаның чәршәмбесендә Тверь өлкәсе суды авыл укытучысы Илья Фарберның апелляция шикаятен карады. Мошенка авылында мәдәният йорты директоры һәм укытучы булып эшләүче бу ирне 300 мең сум ришвәт алуда гаепләп, июль аенда 7 ел да 1 айга катгый режимлы төрмәгә утыртырга һәм 3,1 млн сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарылды.
Авыл укытучысына прокуратура катгый җәза бирергә дисә дә, сентябрьдә Владимир Путин җәзаны артык катгый дип бәяләде һәм срокны 5 елга гына калдырдылар. Апелляция шикаятен караганда суд җәзаны болайрак үзгәртте: Фарбер 3 ел катгый режимлы төрмәдә утырачак һәм 3 млн сум штраф түләячәк.

Гади авыл укытучысына җәзаны рәхәтләнеп бирәләр инде. 300 мең сум ришвәт алган авыл кешесе 3 ел төрмәдә утырып чыкканнан соң 3 млн сум штрафны ничек түләр икән соң? Илья Фарберның язмышын белгәч, миллионлаган сумлык ришвәт алып та, аның кадәр җәза алмаган түрәләр искә төшә. Әйтик, Татарстанның Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Александр Тимофеевны 5 млн сум ришвәт алуда гаепләделәр. Моның өчен Татарстанның Югары суды Тимофеевка 300 млн сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды. Әмма Тимофеев әфәнде әлеге сумманы түләргә ашыкмады, дәүләткә нибары 610 мең сум акча кертте. Шуннан соң зур суммадагы штрафны реаль төрмә срогына алыштырырга уйладылар. Элеккеге район башлыгын 4 елга катгый режимлы колониягә җибәрделәр. Штраф төрмә срогына алыштырылгач, Тимофеев әфәнде дәүләткә бөтенләй штраф түләми булып чыга инде.

Инде чагыштырып карасак, суд карарларының гаделсезлегенә төшенербез: 300 мең сум ришвәт алган мескен авыл укытучысы 3 ел төрмәдә утырачак (әле беренче карар буенча 7 ел утырырга тиеш иде!) һәм 3 млн сум штраф түләячәк, ә элеккеге район башлыгы 5 млн сум ришвәт алып, нибары 4 ел төрмә боткасы ашаячак. Элеккеге район башлыгының штраф түләргә акчасы юктыр инде. Суд штраф түләргә дип карар чыгаргач та, ул бит аны түләргә ашыкмаган, ә менә шәһәр үзәгендәге кыйммәтле фатиры һәм “Мерседес” машинасы өчен кредит түләргә акча тапкан. Аннары, Тимофеев тиз арада милкеннән “котылган”: Лаеш районындагы йортын хатынының әти-әнисе исеменә күчергән (имеш, аларга 10 млн сум әҗәте булган), хатыны белән аерылышкан һәм кредитлы милектән кала башкасы хатыныныкына әйләнгән...
Череп баеганнар ничек кирәк алай штраф түләүдән качканда, авыл укытучыларының төшенә дә кермәгән суммада штраф салу җайлы инде ул. Ә бит аның кырыкмаса-кырык фатиры да, бизнес-класслы машинасы да юк. Фарберга гомер буе башын иеп штраф түләргә генә кала...

Рәзилә РӘСИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ