Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Авыл хуҗалыгында 30 ел эшләдем, ник пенсиям артмады?”

19 Февраль 2019 882
Нинди генә яңа закон кабул ителсә дә, халык арасында шау-шу башлана. Чөнки һәр законның нечкәлекләре бар, әмма халык моны белеп тә, аңлап та бетерә алмый. Әйткәннәр икән, 30 ел колхозда эшләүчеләрнең пенсиясе арта дип, димәк, артырга тиеш! Пенсия фондында да аңлату эшләре алып бармыйлар, олы яшьтәгеләрне “сезнеке артмый” дип кире борып чыгаралар. Шушы җәһәттән редакциябезгә хатлар, “Зарлы телефон”га шалтыратулар килә. Тәмам аптырашта халык. Чөнки берсе туган колхозында 38 ел эшләсә, икенчесе 42 ел хезмәт куйган, ә пенсияләре артмаган.
Балтач районының Субаш авылыннан да менә мондый эчтәлектәге хат килде:

“30 ел колхозда эшләп пенсиягә чыкканнарның пенсиясе 25 процентка арта дигәннәр иде. Менә минем 45 елга якын стажым бар. Авылдан беркая китмичә шул колхозда хезмәт куйдым, әле дә шунда яшим. Хезмәт юлым 1967 елда башланды. 1994 елга кадәр тракторда эшләдем. Аннан соң 2005 елга кадәр фермада кочегар булдым, аннан киткәч, 2011 елга кадәр балта остасы булып эшләп, пенсиягә чыктым. Кочегар да, балта остасы да авыл хуҗалыгы эшчесе булып саналмый микән? Без бит терлекчеләрдән алда килеп, терлекләргә су җылытып, солы пешереп, бозауларга аш әзерли идек. Балта остасы булганда да шул терлекчелектә ремонт эшләре алып бардык. Чын-чынлап авыл кешесен мыскыл итү бит бу! Җиңел эштә селкенеп йөргән булсам, хәтер калмас иде. 45 елга якын бер көн калмый эштә булдым. Кая кушалар, шунда йөрдек, сайланып тормадык. Отпускаларга чыгу да юк иде безнең заманда. Безнең районда гына шулаймы ул, бүтән җирдә дә микән?..”

Чыннан да, гаделсезлек килеп чыга.

Шуңа күрә, хат авторын аңларга була.

Ләкин монда районның катнашы юк, законны алар чыгармаган.

Шулай итеп, әйдәгез бергәләп, законга тагын бер тапкыр күз салыйк.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 7 нче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ