Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җавапсыз мәхәббәт

18 Май 2020 2926
Балалар бакчасына йөргән чактан ук яратты Талип Эльмираны. Тик торганда да килеп кочаклар, битеннән үбеп алыр иде. Башка малайлар бәйләнә башласа, яшь әтәчтәй купырынып, Эльмирасын якларга һәрвакыт әзер торды. Мәктәптә укый башлагач, аның сумкасын күтәреп йөрде, Эльмира кая барса, нишләсә дә, күләгәдәй гел аның артыннан тагылган булыр иде. Кыз, кечкенәдән мо­ңа ияләнеп, шулай тиеш итеп кабул итте. Югары сый­ныфларда укыганда, Талип эченнән генә аны көнләшә башлады. Эльмира башка малайлар белән дә дусларча сөйләшә һәм аларны Талипка караганда өстенрәк күрә иде шикелле.

Чыгарылыш кичәсе көн­не Эльмира күз алгысыз чибәр булып күренде: алсу йөзләре кызарып беткәнче вальста бөтерелде. Сыйныфташ егетләр дә, параллель сыйныфтагылар да, һәрберсе аның белән биеп чыгарга теләде бугай. Талипның күңелен сөйгәне өчен горурлык хисләре тутырды: менә, күрегез, нинди аның Эльмирасы! Бакчада йөргән вакыттагы гөнаһсыз үбү­ләрне санамаганда, ко­чаклашкан-үбешкәннәре булмаса да, ул үзен Эльмираның егете дип саный иде. Әйе, бүген ул аңа үзенең йөрәген ачачак, гомер буе бары тик аның белән генә янәшә булырга теләвен әйтәчәк. Кыз, хәтта аны артык яратмаса да, бик бәхетле булачак! Чөнки Талипның мәхәббәте, ярату хисләре икесенә дә җитәрлек, ул аны кулларында гына күтәреп йөртер.

Эльмира, бәйрәм шау­лаган залга тү­земсезләнеп карый-карый, аны би­тараф кына тың­лады. “Гафу ит, Талип, – диде ул бераздан, үзен кочарга үрелгән егетнең күкрәгенә кулларын терәп. – Син минем иң якын дустым. Шулай дустым булып кал, араларны бозмыйк. Ә мәхәббәт... мәхәббәт ул бөтенләй икенче нәрсә!” Һәм ул залда биегән парлар арасына кереп китте. Шунда ук үзенә дә пар табылды.
Талип бу сүзләрне авыр кичерде. Бар да бетте микәнни, аларның юллары шулай аерылырмы? Юк-юк, ул Эльмирадан башка яши алмаячак: үзен белгәннән бирле һәр сулышын ул дип кенә алды бит! Алар болай гына аерылырга тиеш түгел! Әлегә Эльмира аңламый гына, белми генә... Берзаман үзе дә Талипны яратуын аңлар. Аларның бәхетле буласы көннәре алда әле!

Эльмираның университетка укырга керәсен белеп, Талип та документларын шунда илтеп тапшырды. Аңа кайда укыса да барыбер, бары тик сөйгәне генә янында булсын! Икесе бергә, тагын мәктәптәгедәй янәшә утырып укый башладылар. Талип үзен бик бәхетле тоеп, кабат аның сумкаларын күтәреп йөрде, имтиханнарга әзерләнергә булышты. Эльмира исә боларны шулай тиеш дип кабул итте. Чыгарылыш кичәсе көнне булган сөйләшүне искә төшермәделәр.

Өченче курста укыганда, Яңа ел алдыннан, Эльмира аудиториягә балкып килеп керде дә, үзе­нең кияүгә чыгуын, яңа ел бәйрәмендә туй итәчәк­ләрен әй­теп, ба­рысын да туй­га чакырды. Ирек­сездән барысы да Талип утырган якка борылып карадылар. Әмма кияү егете ул түгел иде...

Дәресләрдән соң Талип, гадәт буенча, кызның сумкасын күтәреп, аны озата китте. Эльмира юл буе куанып сөйләп кайтты: булачак кияве авиация институтында укый икән, бик әйбәт егет имеш, җәй көне үк танышканнар, бер-берсенә бер караудан гашыйк булганнар. Ә Талип аның иң якын дусты һәм шулай булып калачак та. Ул аңа да бәхетле мәхәббәт тели: әнә кара, күпме кыз кызыгып йөри үзеңә!
Талип аның бәхетле тәтелдәвен тыңлады да, тыңламады да. Кая бас­канын, нигә барганын да аңламыйча, үзалдына карап, атлады да атлады. Башында гел бер уй әйләнде: бетте, менә хәзер бар да бетте...

Ул туйга килмәде. Кышкы сессияне дә биреп тормады, университеттан китте. Читтән торып укуга да күчмәде, бөтенләйгә китте. Аның тормышында яңа этап – Эльмирасыз этап башланды. Эшкә урнашты. Алтын куллы, башлы егет буларак, тиз арада булдыклылыгы белән танылды. Талипның йөрәгендә нинди утлар януын гына беркем дә сизмәде, аның бар вакытын эшкә генә багышлавының сәбәпләрен берәү дә белмәде. Ә ул үзенең шәхси тормышына нокта куйган, аны беткәнгә санаган иде. Уйлана торгач, ул бу халәте өчен үзен гаепли, сөйгәне үз бәхетен тапканга сөенергә тиеш дип саный башлады. Әмма сөенә алмады. “Ичмасам, бер тапкыр суырып үпмәдем дә бит, искә алырдай татлы мизгелем булыр иде”, – дип үкенде.

Эштән кайткач, үз бүл­мәсендә ялгызы гына кулына китап яисә газета-журнал тотып, күз­ләрен ярым йомган килеш озаклап утырырга гадәтләнеп китте ул. Төрле авыр уйларга батып, хәтта кайвакыт, авырып китсәң иде дә, үлсәң иде кебек фантазияләргә дә бирелде. Менә аны күмәргә алып баралар, авырган икән дип сөйләшәләр. Эльмираны сагынуына түзә алмыйча үлгәнен беркем дә белми. Менә Эльмира үзе дә күренә, елый-елый шешенеп беткән, кулларында аның каберенә куярга дип алган чәчәкләр... Бераздан башын селкеп, бу уйларын куып җибәрә дә, кулындагы матбугат әйберләренә битараф кына бер кат күз йөртеп чыга. Укыйсы да, беркем белән аралашасы да, сөйләшәсе дә килми аның.

Шундый кичләрнең бер­сендә, газетадагы белдерүгә игътибар итте Талип. Чөнки исеме җәлеп итте: Эльмира исем­ле берәү тәртипле, эч­ми торган егет белән танышырга теләвен язган иде. Корылыктан саргаеп беткән иген кырына яуган шифалы яңгыр шикелле, бу белдерү Талипның төшенкелеккә бирелеп, үлеп барган аңына җан өрде. Эшкә җигелгән фантазиясенең тәэсирендә, күз алдыннан бер-бер артлы яңа төр кадрлар үтә башлады. Менә ул хәзер шушы белдерүдәге Эльмирага шалтыратыр, очрашу көнен, сәгатен билгеләрләр. Талип алданрак килеп көтеп утырыр. Бераздан ишектә таныш, кадерле йөз күренер. Алар сөенешеп, кочышып күрешерләр. Эльмира елый-елый иреннән аерылуы, аның юньсез кеше булып чыгуы турында сөйләр. Чын мәхәббәте Талип булган икәнен әйтер. Элегрәк шуны аңламавы өчен гафу да үтенер әле, мөгаен. Талип исә аны һаман да яратуын сөйләр, кулын һәм йөрәген тәкъдим итәр.

Шушы хыялларының чынга ашасына өметләнеп барды Талип очрашуга. Уйланганча, алданрак килеп көтеп утырды. Үз Эльмирасы киләсенә шулхәтле ышанган иде, өстәл янына килеп баскан сөйкемле генә бер кыз: “Сез Талип түгелме?” – дип сорагач, аптырап китте. Бетте, бар да бетте... Бәлки хәзер торырга да: “Юк!” – дип чыгып китәргә кирәктер?! Әмма ягымлы елмаеп торган кызга тагын бер карагач, булдыра алмады. “Әйе, сез Эльмира буласызмы? Рәхим итегез”, – дип, кызга урын тәкъдим итте.

...Алар өч айдан өй­лә­нештеләр. Бер-бер артлы ике балалары туды, йөрәк яралары да җөйләнеп килә. Элеккеге Эльмирасы исенә төшкәндә үзәкләре өзелми инде хәзер. Аны күрүдән куркып, ничә ел авылына да кайтканы юк иде. Парлап кайтып төштеләр. Кибет янында ике хатын ямьсез сүзләр әйтешеп, талашып торалар иде. Исәнләшкән тавышка борылып карадылар. Йә Хода, чәчләре тузгыган, эчкәнлеге йөзенә чыккан бу хатын – аның элеккеге Эльмирасы тү­гелме соң? Нишләткән аны дөнья? “Абау, Талип, син түгелме бу?!” – дип, муенына килеп сарылган хатыннан аңкыган сасы исне тоеп, күңелләре болганып китте ирнең. Аңа карата йөрәгендә тамчы да хис калмавын сизде ул бу минутларда. Күрәсең, теге вакытларда янасы янып беткәндер. Хәзерге Эльмирасы белән кавыштырган өчен язмышына мең рәхмәтле иде Талип. 
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 2023
12 Октябрь 2020 09:36 1373
5 Октябрь 2020 10:16 1342
ӨСКӘ