Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ат спорты ул – зиннәт

29 Январь 2019 448
Әлки районы Түбән Әлки авылы фермеры Марат Гобәйдуллин биш елга якын бытбылдыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Нәзберек йорт кошын үстерү өстенә, бу гаилә чабыш атлары да асрый.
Марат Гобәйдуллинга 46 яшь. Башта совхозда мал табибы, аннан “Красный Восток”та алты елга якын җитәкче булып эшли. Шулай ук урман биләмәсен арендага алып, шунда пилорама төзеп, такта ярдыру, агач материаллары әзерләү белән шөгыльләнә алар. Ә инде 2014 елда бытбылдык фермасы салалар.

“Бытбылдык йомыркасы күп чирдән дәва”

– Без эшне башлаганда Россия базарының 20 %ын гына бытбылдык бизнесы томалаган иде, – дип башлады сүзен Марат әфәнде. – Товарны реализацияләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек булды. Ферманы үзебездән 15 чакрым ераклыктагы Сушка авылына салдык.

– Нишләп шулай еракка? – дип сорыйм.

– Урман эчендәге авыл ул, кырлар-ниләр юк анда. Экологик яктан чиста продукт килеп чыга. Бытбылдыклар хатыным Наилә өстендә. Мин күбрәк урманда, бер еллап Чуваш-Кичүе урман кишәрлеге җитәкчесе булып эшлим.

Наилә ханым белеме буенча юрист. Гобәйдуллиннарның уллары Булат та урманчы, өйләнгән. Ә кызлары Казан медицина университетында укый. Ял көннәрендә бытбылдыкларны гаилә бергәләп карый.

– Барлыгы ничә кошыгыз бар?

– Алты мең.

– Көнгә ничә йомырка салалар? Нишләтәсез аларны?

– 1500ләп була. Җыябыз да атнага бер мәртәбә “Казан май комбинаты”на алып барып тапшырабыз. Шул оешма белән килешү төзелгән. Анда майонез ясыйлар.

– Ә бәяләре ничек?

– Берсе 2 сум 50 тиен, күпләп сатканда 2 сум.

– Өегездән килеп алучылар бармы?

– Бар. Яман чирдән, ашказаны авыруларыннан, гастриттан, сару кайнау, кан басымыннан һ.б. интегүчеләр фермадан килеп ала. Тикмәгә генә японнар баш мие үсеш алсын өчен 4 яшьтән балаларга чи килеш бытбылдык йомыркасы эчерми инде. Үзебезнең авылда ике кыз сөйләшми иде. Әтиләре бездән алып китеп йомырка эчерде дә, өч айдан кызларның сүзләре чыга башлады. Яман чир белән авыручыларга да табиблар чи килеш бытбылдык йомыркасы эчәргә куша. Шулай ук олы яшьтәге ирләргә импотенциядән булыша, диләр.

– Бытбылдык үстерү җиңел хезмәт түгелдер...

– Нечкәлекләре күп инде аның. Бытбылдыкны дөрес тәрбияләсәң, 27 сәгатькә 1 йомырка салырга тиеш ул. Аларның йомырка салуына да күп факторлар тәэсир итә. Бинада даими температура 18-20 градус булырга тиеш. Әгәр төшеп яки артып китсә, чуар кошлар йомырка салмый. Безнең фермада утын мичләре тора, шуңа ягып җылытабыз. Аларга тәүлегенә 18-20 сәгать яктылык кирәк. Бытбылдыклар асрауның отышлы ягы шунда – алар тиз өлгерә. Мәсәлән, тавык чебеше чыкканнан соң 150 көннән йомырка сала башлый, ә бытбылдык – 45 көннән үк. Тавык чебеше үсеп өлгергәндә, өч айга бытбылдык 80 йомырка салган була. Аны акчага әйләндерсәң, 160 сум дигән сүз. Бер бытбылдыкка көненә уртача 30 грамм азык кирәк. Боларны санап торган юк инде, ләкин бу чагыштыру өчен, анализ.

– Нәрсәләр ашатасыз? Сатып аласызмы?

– Махсус катнаш азык белән тукландырабыз. Ул 14 төрле компоненттан тора. Катнаш азыкны Казаннан, Чаллыдан алып кайтабыз, ә менә “Лизин” дигәнен Һиндстаннан кайтартабыз.

– Бытбылдыклар озак яшиме?

– Сигез ай йомырка салалар да, аннан иткә суябыз.

– Итләтә дә сатасызмы?

– Әйе. Аны гади кеше ала алмый инде, кесәсе калын булганнар гына ала. Мәҗлесләргә, туйларга. Үзе бәләкәй, бәясе кыйммәт. Шуңа бу төр итне кеше көндәлеккә табынга куя алмый. Тавык итенең килосы 90 сум булса, боларның килосы 400-700 сум.

– Ите нәрсәсе белән аерылып тора?

– Диетик азык. Саруны кайнатмый, мае юк.

– Бытбылдыкның авырлыгы күпме?

– Әтәчләрнеке – 110, тавыклары 130 грамм була.

– Әлеге хезмәт табыш китерәме?

– Быел юк. Узган ел ярый иде әле. Чиста керем 17% кала. Бу бик аз.

– Нишләп алай?

– Электр, азык бәяләре артты. Тәүлек дәвамында ут кирәк. Витамин, катнаш азыкның бәяләре 20-30 %ка артты. Ә йомырка бәясе шул ук. Элек бытбылдыклар күбрәк иде, хәзер киметү ягына барабыз.

– Бетерергә дә уйлыйсызмы әллә?

– Бетерүен бетермибез әле, берәр ел тотып карыйбыз. Башлаган эшне бетерүе тиз, ләкин тергезү авыр. Бу – аз өйрәнелгән бизнес төре, шуңа грантлар, субсидияләр алып булмый. Фермада автомат линия урнаштыру өчен 2,5 млн сум кирәк иде. Грантка документ тапшырып карадык, ләкин 32 мең баш бытбылдыкка биш эшче алырга кушалар. Ә анда ике эшче дә җитә. Аннан инкубатор төзергә җыенган идек, анысына да дәүләттән ярдәм булмады.

“Ат спорты ул – зиннәт”

Гобәйдуллиннарның шәхси хуҗа­­лы­гында бытбылдыклар гына түгел, 12 баш ат, 70ләп сарык, 12 үгез дә бар.

– Атларны нигә тотасыз? Иткәме? – дип кызыксынам.

– Ат спорты белән шөгыль­ләнәбез. Чабыш атлары да, ит өчен үстерә торган тайлар да бар.

– Сабантуйларда катнашасызмы?

– Бөтен җирдә чабабыз без. Быел гел призлы урыннар алдык. Самара өлкәсендә, Әлмәттә, Казанда, Кырлайда чаптык.

– Ул атларда кемнәр чаба?

– Юртакларның берсендә – үзем, икенчесендә улым чаба, ә “верхо­вой”да бер яшь егет. Ел әйләнәсендә атларны күнектерәбез.

– Исемнәре дә бардыр әле?

– Бар. Берсе – Талисман, берсе – Кавалер. Исемнәре атны сатып алганда ук документларында язылган иде.

– Күпмегә сатып алдыгыз?

– 100 меңнән 280 меңгә хатле. Ат спорты ул – зиннәт. Әле тагын мавыктыргыч ял итү чарасы да оештырдым. Нарат урманы буйлап атта йөрү мөмкинлеге бар. Җәй көне 1 атта 1 сәгать йөрү 1 мең булса, кышын берничә кеше җигелгән атта 3 меңгә йөри ала. Шунда ук ял итү өчен мунчалар, ял итү бүлмәләре дә салынган.

– Әле сез урманчы да бит. Урманны бу чорда аеруча саклыйсыздыр. Чыршы урлаучылар булгалыймы?

– Кул астымда 13 мең гектар урман. Әле бүгенгә берәү дә тотылмады. Халык хәзер акыллылана бара. Урлап эләгеп 5 мең түләгәнче, бер метрлы наратны 200 сумга сатып ала кеше. Бу кыйммәт түгел. Конторага киләләр дә квитанция белән биреп җибәрәбез. Ике метрлы нарат – 300 сум, дүрт метрлысы – 600. Бездә чыршылар әз, яңа утыртканнары әле кечкенә. Тәүлек буе урман саклыйбыз.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ