Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Асрамага әби бирәм, кем ала?

30 Апрель 2013 1121
Кирәк бит, ә! Ул тормышын сукбай булып башлаган да, инде картлык көнендә дә урамда йөри. Ярый әле күршеләре әйбәт. Ашаталар, эчертәләр, киендерәләр, әбинең мәнфә­гатен яклап хатлар язалар, юристларга йөриләр, аны шушы көнгә калдырган җансыз бәндәләрнең йөрәгенә ачкыч табарга тырышалар.
Ләкин ул йөрәк дигәннәре һәркемдә дә бертөрле түгел шул. Ни кызганыч, Ходайның кайбер бәндәләренеке мүкләнеп, тутыгып беткән. Хәтта кайчак “йөрәкләре юктыр боларның” дип тә уйлап куясың...

“Синең өчен йорт салмадым”

Бүгенге көндә Чистай шәһәренең Лобачевский урамындагы күршеләрендә җан асраучы 83 яшьлек Сания әби Шаһиева үзенең кем кызы икәнен дә белми. “Әти сугышта үлгәндер инде”, – ди. Ләкин аның исемен әйтә алмады. “Әни” дигән кеше дә юк аның өчен. Шулай да, үги әнисенең куып чыгаруын, аннан, хәер сорашып, урамда кунып йөрүен бераз хәтерли. Кыскасы, кызчыкны бала чагында ук урамга куып чыгаралар. Ничек кешеләргә ышанычын югалтмагандыр да, ничек исән калгандыр? Ни генә дисәң дә, балачак хатирәләре, яралары онытылмый бит ул.

Бәхет 1943 елда елмая аңа. Чистай районы Талкыш авылында яшәүче бер баласыз гаилә – әби белән бабай кызны үзенә ала. Ала гына да түгел, бабай аңа фамилиясен бирә, яңа документлар булдыра. Кызлыкка алган була инде, кыскасы.

– Кешенең үз әти-әнисе дә шулкадәр әйбәт булмас! Аларның кызлары булдым да куйдым. Әбинең күзләре начар күрә иде. Шуңа күрә, ни кушсалар, шуны эшләдем, үгезгә кадәр җиктем. Мин, гомумән, Талкыш авылы халкына рәхмәтле, – ди Сания әби.

Аннан, әби белән бабай бакыйлыкка күчә. Кыз аларның иске генә йортында торып кала. 40 елга якын сарык фермасында эшли. “Тыл ветераны”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек була, өч медаль ала. Аны хәтта Мәскәү кадәр Мәскәүгә күргәзмәгә җибәрәләр. Барысын да үзе эшли: абзар тутырып мал асрый, утын әзерли. Кияүгә чыкмый кала. Ул вакытларда ирләре дә булмагандыр инде аның...

“Бәлки сезнең туганнарыгыз бардыр? Эзләп карамадыгызмы?” – дип сорадым аннан. Юк, ул да эзләмәгән, аны эзләүче дә булмаган.

Бәлки шул әби белән бабайдан калган йортта тыныч кына картлыгын каршылар, өе җимерелә башлагач, ныгытыр, һич югында ныгытышырлар иде. Юк шул! 54 яшькә җиткәч, Чистай шәһәрендә яшәүче Минабетдин Сабировка димлиләр аны. Сания апа каршы килми.

– Кияүгә чыгарга җыенмаган идем. Кышка утыным да ярылып өелгән иде. Минабетдин 57 яшьлек ир-ат булып чыкты, хатыны үлеп 40 көн генә узган иде әле, – ди ул.

Кыскасы, тиз тоткан Минабетдин. Үзем генә хуҗалыкны алып бара алмам дип уйлады микән? Алай дисәң, ике кызы бар! Берсе гаиләсе белән Зәйдә яшәсә, икенчесе Чистайда гомер кичерә.

– Мин бу гаиләгә буш кул белән килмәдем. 25 тавык, 12 сарык кына алып килдем, – дип елый-елый тезә Сания әби.

Ярар, тавыгы белән сарыгы мөһим түгел. Минабетдин белән 28 ел яши ул. Шушы 28 ел гомер эчендә бабайга хатын була! Юа, пешерә...

– Бабай мәчеткә йөрде, бар җире чиста иде, Сания апа аны гөлләр караган кебек карады. Үзе монда килүгә йөзе белән җир себерде, җенләнә-җенләнә эшләде, батрак булды. Бакчасы да ялт итеп торды, әби үзе Талкышта калган бакчасында 15 ел бәрәңге утыртты, – ди безне юлга дәшүче Сания әбинең күршесе Дания апа Сөләйманова.

Ышанам, эшләгәндер. Миңа калса, күбрәк ирләр хезмәтен үз иткәндер. Холкы шундыйрак булып тоелды Сания әбинең. Әле дә тавышы калын, картаеп кына харап булган.

– Минабетдин белән начар яшәмәдек. Ел саен сыер суйдык, үрдәкләр үстердек, утынны да икәү кистек. Минабетдинның Зәйдә яшәүче кызы Рәшидә сирәк кайтты, ә Чистайда көн күрүче Әлфия гаиләсе белән атна саен мунча керергә килде. Булдыра алганча күчтәнәчен җибәрдек. Үрдәк, йомыркадан авыз иттерергә тырыштык, – ди Сания әби.

Шушы 28 ел эчендә төрле хәлләр булгандыр. Мин Рәшидә апа белән Әлфия апаны да аңлыйм. Әниләренең тәне суынырга да өлгерми, өйгә чит-ят хатын килеп керә. Алай гына да түгел, ул әниләренең урынын ала, әтиләренә, йортка хуҗа була! Бар, шулар каршында мәхәббәт яулап кара! Төкерә алар синең җибәргән йомыркаң белән тавыгыңа! Ләкин Сания апа 28 ел гомерен Минабетдинга, аның гаиләсенә багышлый! Гаиләсенә димен, чөнки бер тамакка күп кирәкми бит ул. Аның күчтәнәч җибәрергә туганнары да булмаган...

Өстәвенә, шушы дәвер эчендә йортның түбәсен, тәрә­зәләрен алыштыралар, су, телефон кертәләр. Акчаларын гына бергә тотмый алар. Сугыш ветераны булган бабай Сания әбигә караганда күпкә артык ала, әлбәттә. Әмма Сания апа да тиеннәр санап утырмый, ай саен 15 меңне кесәсенә сала. “Минем акчага ашарга-эчәргә алдык, бабай аерым җыйды”, – ди ул.

Ләкин әбинең бабай белән язылышырга акылы да, көче дә җитми. Берәр хәйләкәррәк хатын булса, әллә кайчан Минабетдинны җитәкләп, ЗАГСка барыр иде. Шулай да, бабайдан: “Өеңне нигә минем исемгә язмыйсың?” – дип сорый ул. Тегесе исә: “Мин арт ягымны тирләтеп синең өчен йорт салмадым”, – ди . “Сания апа батрак булды” диюләре хактыр инде...

“Нинди күз белән карар?”

Инде Сания апаның ничек, ни рәвешле урамда калуы хакында сөйләр вакыт җиткәндер.

– Минабетдин үләр алдыннан тилереп авырды. Мине пычаклар белән куып йөрде. “Син урладың!” дип, акча таптырды. Кая куйганын оныткандыр инде. Барлык пычак, таякларны җыеп куйдым. Кызлары килмәде. Ә мин куркуымнан Талкышка китеп бардым, – ди Сания әби.

Шушы хәлләрдән соң озак та үтми, бабай мәңгелеккә күзләрен йома.

– Сания апа торган йортка кереп-чыгып йөрмәдем, – ди Дания апа. – Әбинең дөнья көткәнен койма аша гына карап китә идем. Ә Минабетдин вафат булган көнне никтер ачык капкадан кердем. Рәшидәдән: “Сания апа кайда?” – дип сорадым. Ул: “Ташлап китте, без аны кертмибез”, – диде.

– Минабетдин минем исемне кычкырып үлгән, – дип елый-елый сүзгә кушыла Сания әби.

Ә Рәшидә: “Әти Сания апаны өйгә кертмәскә кушып үлде”, – ди.

Дөрес, Минабетдин бабайның җи­десенә кайта Сания әби. Кертәләр. Шуннан соң бер ел ялгызы шушы йортта гомер кичерә ул. Аннан Минабетдин бабайның Зәйдә яшәүче кызы Рәшидә коттеджын, өч бүлмәле фатирын сатып Чистайга кайтып төшә. Алга китеп булса да, әйтеп куйыйм әле: “Нигә монда кайттыгыз?” – дигән соравыма 61 яшьлек Рәшидә апа: “Балалар яшәргә Казанга күчте. Зәйдә бер туганыбыз да юк. Аннан, балаларга Чистайга кайтып йөрү уңайлырак”, – диде.

Кыскасы, Рәшидә һәм аның ире белән берничә ай яши әле Сания әби. Ә аннан...
Мин ике як белән дә бик озак сөйләштем. Рәшидә апаны да аңларга тырыштым. Шулай итеп, нәрсә булган соң? Бер караганда, бер нәрсә дә булмаган. Берсе кычкырган, икенчесе үпкәләгән, берсе пешергән, икенчесе пешермәгән. Берсе йомырка ашаган, икенчесе тавыкларны суеп бетергән. Саный китсәң, аптырарсың, билләһи! Рәшидә апа Сания әбине пычрак­лыкта гаепләде. Әле ипи белән май чәйнәп идәнгә мәчегә ыргыткан, әле шырпысын сүндермичә ташлаган, әле газ чыгып торган, әле акча югалткан... Хәер, соңыннан ул акчаның да очына чыктык без.

– Сания апа кырык китеп кырык кайтты. Әти дә барып алды. Үпкәли. Шунда бүлмәңә кер дә биклән бит инде, узып китәр иде әле. Без дә булышмадык түгел, ел саен өй юарга кайттык, хәтта керләрне Зәйгә алып китеп юа идем. Мин аңа: “Эшләргә яратмыйсың, сиңа картлар йортына барырга кирәк, анда ашаталар, эчертәләр”, – дидем. Әти безгә акча бирмәде. Бензинлык кына бирә иде, – ди Рәшидә апа.

Кыскасы, менә шундый хәлләр. Ләкин болар гауганың төп сәбәбе түгел, минемчә. Төп сәбәп: Сания әби аларның үги әнисе. Кызлар шуның белән гомерләре буе килешә алмаган, күрәсең. Кызганыч. Бер сәгатькә якын сөйләштек, Рәшидә апа Сания әби хакында ник бер җылы сүз әйтсен! Киресенчә, кайберләрен язарга кул ояла. Шундый начар булган икән, аннан нигә элегрәк баш тартмаганнар соң? Чөнки Минабетдин бабайга кирәк булган ул! Ә хәзер эшләр җайлы: бабай юк, әби кирәкми, иң мөһиме: 83 яшьлек әбине урамга куып чыгару акыл сорамый. Хәтта көч тә таләп итми! Әнә, бер кат киеме белән февраль аенда урамга чыгып чапкан бит ул.
Әйтергә онытып торам, әбине Рәшидә апа белән бергә ире Рафаэль да сүкте. “Сания әби кайтса кертәсезме соң?” – дигән соравыма беренчеләрдән булып ул “юк” дип җавап бирде.

– Шушы хәлләрдән соң оялмыйча кайтып керер микән, нинди күзләр белән карар ул безгә? – диделәр соңыннан бер авыздан.

Ләкин мин суд, хокук дигән сүзләрне куллана башлагач, бераз йомшардылар. Аннан келәшчә белән авызларыннан “кайтсын” дигән сүзне тартып алдым. Тик берничә шартлары бар: беренчедән, әбигә залга керергә ярамаячак, икенчедән, ул аларның бар мал-мөлкәтен иминиятләштерергә тиеш!

Соңгы сүз

Картлык болай да ямьсез, коточкыч бит. Ул адәм баласының тормышының соңгы этабы. Шагыйрьләр аны “гомернең көзе” диләр. Ләкин көз дә төрле була. Алтыны, яңгырлысы, аязы вә җылысы. Ә Сания әбинеке гел болыттан гына тора. Нишләп шундый көзгә лаек булган соң ул? Нинди гөнаһ кылган?

Яклаучысы, саклаучысы булмаганга шул көнгә калганмы? Гомумән, аның 28 еллык тормышының нәтиҗәсе кая соң? Нишләп аның бер тиен акчасы, казыгы, хәтта ярык тагарагы да юк. Шушы дәвер эчендә бер почмаклык та эшли алмады микән? Юк, мин кешенең холык-фигыле, чисталыгы, пычраклыгы турында сүз алып бармыйм. 83 яшькә җитеп карыйк әле. Безнең белән ни булыр икән? Аннан, “үпкәли икән” дигәч, Дания апа миңа: “Ул бит гомере буе кеше күзенә карап, куркып яшәгән. Андыйларның хәтере дә тиз калучан була”, – дип бик тә акыллы сүз әйтте.

Ә Рәшидә белән Әлфия апалар бүген берни булмагандай яши бирә. Алай гына да түгел, әбине пропискадан төшереп, йортны сатып җибәрергә җыеналар. Бары Рәшидә апаларның йорт салып бетергәнен генә көтәләр. Димәк, акчага тилмереп яши торган кешеләр түгел. Гомумән, соңгы елларда аларның нинди өлеше кергән соң ул йортка?

– Әлфия үз итә иде мине, ул да йөз чөерде. Хәзер Ходайдан үлем генә сорыйм инде, – дип күз яшьләрен сөртә мескен әби.

Аннан туктаусыз “Таһир” дигән исемне телгә алды ул. “Таһирым” ди. Ул – Әлфия апаның улы булып чыкты. Ләкин Таһирга да кирәкми бүген әби.

Менә шундый хәлләр. Хәзер Сания апа үзе дә анда кайтырга теләми инде. Кайтса да, яшәтмәячәкләр. Яши алмаслык шартлар тудырачаклар. Шуңа күрә, Сания әбинең күршеләре:

– Сания апа картлар йортына барырга тиеш түгел. Йорт саткан акчаның бер өлешен аңа бирергә тиешләр! Һич югында, кечкенә генә бүлмә алып тынычлап яшәр иде, – диләр.

Авырлык белән генә булса да, мин дә Рәшидә апа белән Әлфия апаның күңелендә миһербанлылык хисләре уяныр дип ышанып калам. Күпме гомере калгандыр инде Сания әбинең? Кеше көлдереп, янәшәдәгеләрнең каргышын алып яшәмәсәгез иде. Балаларыгыз да горурланыр иде үзегез белән!

Эльмира ФЛҮН

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2593
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ