Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ашыкмагыз юл йөргәндә...

13 Декабрь 2013 1575
Ашыкмагыз юл йөргәндә,
Нигә шулай чабасыз?
Гаепсезләр үлеп китә,
Гаеплеләр каласыз...
Хатлар укыганда әлеге юлларга тап булдым. Аны Арча районының Мөндеш авылыннан язганнар. Бәеткә охшаш әлеге шигырьләрне уку бик тә авыр. Чөнки аларга югалтуның, кайгының авырлыгы, йөрәк ярасы, күз яшьләре туплана. Димәк, тагын һәлакәт, тагын үлем... Юл читенә күз ташласаң, күңелне хәвеф-хәтәр, курку биләп ала. Чөнки анда үлгәннәргә куелган чәчәкләр, кабер ташлары... Кайчан кырылудан туктарбыз икән без? Без – адәм балалары белән ни булды соң? Кая ашыгабыз, кая чабабыз? Бер-беребезнең өстенә менәбез, нарасыйларыбызны ятим калдырабыз... Ә бит руль артында җинаять кылучыларның күбесе – яшь егетләр. Алар башкаларны да, үзләрен дә бәхетсез итә. Әнә, Мөндеш авылында яшәүче Ильяс Аскаровны да 25 яшьлек егет харап иткән. Ильясның алма кебек хатыны, өч баласы, тормышка ашмаган хыяллары калган...

“Икенче җәйдә килербез”...

Машинабыз яңа йорт янына килеп туктады. Ишегалдында кирпечләр, ихата койма белән тотылмаган, капка да юк бугай... “Димәк, боларны эшләргә өлгерми калган Ильяс” дип уйлап куйдым. Мондый йортның ишеген ачып керү дә авыр хәтта. Кайгыдан күзләре томаланган кешеләр белән сөйләшү тагын да авыррак. Ләкин, гадәттә, андыйларның әйтер сүзе була.

Шуңа да игътибар иттем: йортның тәрәзәләре зиратка карап тора. Чыдап кара инде шушы хәлләргә...

Ильяс белән Гөлсинә – авылдашлар. Бер-берсен кечкенәдән үк белгәннәр. Тора-бара яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. 19 яшьлек Гөлсинә 23 яшьлек Ильяска кияүгә чыга. Моңа Гөлсинәнең әнисе Сания апа куанып туя алмый. “Кызымны сагынып утырырга туры килмәячәк, якын булгач, аралашып, ярдәмләшеп яшәрбез”, – дип фикер йөртә ул. Һәм ялгышмый да. Кияүнең асылы туры килә. Сүзе саен “әби” ди, һәр эштә булыша, теләгән җиренә алып бара, терәк була...

– Мин кечкенәдән әни янында фермада булдым. Шуңа күрә мәктәпне бетергәч туры шунда киттем. Сыер саудым. Ильяс эретеп-ябыштыручы булып эшләде, – ди Гөлсинә.

Бик тә матур, бәхетле яши гаилә. Ипотекага матур, зур йорт та салып куйганнар. Әле тагын бер ел түлиселәре калган. Киләчәккә планнар да корганнар. “Аның миңа исем белән эндәшкәне дә булмады, “бәбкәм”, “бәгърем” дип кенә торды”, – ди ире хакында Гөлсинә.

Тора-бара өч бала дөньяга аваз сала. Аскаровларның олы уллары Илмазга – 15, кече уллары Риназга – 10, кызлары Илсинәгә 1 генә яшь әле. Ләкин бүген алар әтисез калган инде. Малайлар әтиләрен сагынып тилмерсә, Илсинә аны фотосыннан карап кына беләчәк. Әтисе аны беркайчан да кулына алып сөймәячәк, иңенә утыртып йөртмәячәк, “балам” дип битләреннән үпмәячәк...

– Фаҗига булыр алдыннан алма бакчасына бардык. Бөтен җирне җәяү әйләнеп йөрдек. Ильяс: “Киләсе җәйдә кызны алып килеп фотога төшерербез”, – диде. Арчага да гел бергә бара идек. Ул балыкка китсә дә, “кайт, синсез күңелсез”, дип шалтырата идем. Хәзер нишләргә миңа? – дип өзгәләнә Гөлсинә.

Алдан ук әйтеп куйыйм әле: фаҗига буласы көнне дә Гөлсинә ире белән Арчага кадәр барырга тиеш була. Балаларының бәхетеннәндер инде, иптәш кызын көтеп өендә утырып кала ул...

– Улымны, иремне, бер киявемне җирләгән идем. Менә хәзер икенче киявемне дә җир куенына иңдердем, – дип сүзгә кушыла Сания апа. – Иремнең вафатына озакламый биш ел була. Аның белән бик азапландым, башта бер, аннан икенче аягын кистеләр. Ә улым үлгәнгә 16 ел була инде. Анысын бергә утырып эчкән кешеләре кыйнап үтерде. Ул җинаятьчеләр үзләре дә юк инде, үлеп беттеләр. Ул чакта артыннан да йөрмәдек. Мәрхүм ирем: “Аларны утыртып бернинди файда юк, бергә эчкәннәр, бергә сугышканнар”, – диде. Бер киявем авырып үлде, ул кызым да өч баласы белән тол калды. Инде менә Гөлсинә... Ул нишләргә тиеш? Балалар кечкенә бит әле. Минем дә яшем бара, пенсиям дә сигез мең сум гына.

“Нигә үбеп китмәдең?”

2013 елның 18 октябре. Ильяс иртән Казанга җыена. Өстәвенә, хатынын да Арчага кадәр утыртып барырга тели. Алай гына да түгел, Гөлсинә белән иптәш кызы Тәнзилә дә барачак! Тиздән бала белән утырырга Сания апа килеп җитә.

– Ильяс “ярты көнлек кенә эшем бар” диде. Кәефе гадәттәгечә иде. Мин дә юлга җыендым. Ләкин иптәш кызым Тәнзилә фермадан кайткач юынып чыгарга теләвен әйтте. Шуңа күрә, Ильяска “син бара тор, мин Тәнзиләне көтәм, соңрак барырбыз” дидем. Нишләптер, гомергә булмаганны, Ильясның чыгып киткәнен дә күрми калганмын. Аптырап як-ягыма карандым, “башка вакытта үбеп китә иде, кая соң бу?” дип уйладым. Артыннан йөгереп чыкканда машинасына утырган иде инде, миңа “сау бул” дип кулын гына селкеде. Озак та үтми, Тәнзилә: “Арча белән ике арада юл фаҗигасе булган, бүген барып булмас, әзерләнеп торма”, – дип шалтыратты.

Ашыга-ашыга Ильяска шалтыратырга керештем, ләкин ике тапкырында да телефонын алмады. Ул энесе Руслан белән Казанга барырга тиеш иде, шуңа күрә Русланның телефон номерын җыйдым, ләкин ул да абыйсының җавап бирмәвен әйтте, – ди Гөлсинә.

Хатынның күңеле нидер сизенә, күрәсең. Борчылудан аның йөрәге шашып тибә башлый, үзе бер-бер артлы танышларының телефон номерларын җыя. Ләкин төгәл генә җавап бирүче булмый. Бераздан соң кабат Тәнзиләгә шалтыратып: “Әллә юл һәлакәтенә безнең авыллар эләккәнме?” – дип сорый. Һәм “Ильяс дип әйттеләр” дигән җавап ишетә.

– Күршеләр белән һәлакәт урынына килеп җиткәндә полиция машиналары күп җыелган иде. Мин әле машинада килгәндә күршебез Илсөя апага нидер сөйләп бардым, “балаларым хакына исән булса гына ярар иде”, дидем. Машинадан төшүгә, һаләкәт урынына йөгердем, “Ильяс кайда?” дип кычкырырга тотындым. Кемдер “барма анда” дип мине тотты. Тыпырчына торгач, ычкынып киттем. Ильясны каплап куйганнар иде инде. Өстен ачтым, күзләрен ачтырдым, тәннәрен ышкыдым, беләкләре сынган иде. “Тор, тор” дип әйттем, ә ул тормады, – дип үкси Гөлсинә.

– Бәрелү каты булган күрәсең, Ильясның сынмаган бер җире дә калмаган, үзе машина тәрәзәсеннән чыгып очкан. Муены, беләкләре, куллары, аяклары эштән чыккан, – ди Сания апа.

Вакыйга ничек булган соң?

Казан – Малмыж юлының 69нчы километры, ягъни Арча белән Түбән Мәтәскә арасы. Үзенең “Хундай Акцент” машинасында дуслары белән Кукмара ягына баручы 25 яшьлек Балык Бистәсе егете Инсаф Заһидуллин “Узып китү тыела” дигән юл билгесенә игътибар итмичә, алдыннан баручы “КамАЗ” машинасын узарга чыга һәм Арча ягына таба хәрәкәт итүче “ВАЗ–21093” машинасы белән каты бәрелешә. Машина юл кырыена ава һәм әйләнә. Нәтиҗәдә, машинадан тимер өеме генә кала. Нәкъ менә шуны “ВАЗ– 21093” машинасында була инде Ильяс. Ул шундук җан бирә. Ә “Хундай”дагы Инсаф Заһидуллин һәм аның ике дусты төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла.

– Заһидуллиннар ике машинада узыша-узыша туйга барганнар. Аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре бер тапкыр туктаткан булган инде. Ильяс күпер астына төшәм дип рулен борып бетергән, ләкин җитешә алмый калган, – диләр Сания апа белән Гөлсинә.

Кайберәүләр “күрәчәкләре булгандыр инде” дияр. Белмим. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктату да нәтиҗә бирмәгән. Шуннан соң бераз үзлә­рен кулга алып, акылга утырырга, тизлекләрен киметергә тиеш булгандыр алар. Ләкин юк, төкереп тә бирмиләр. Штрафтан да курыкмыйлар. Нигә шунда “1” артыннан әллә ничә ноль өстәмиләр... Кәеф шәп, дөнья киң. Туйга баралар бит! Җырлап бәйрәм итәчәкләр...

Хәзер ул урында ал чәчәкләр, Ильясның машинасының тимер кисәге тора, Гөлсинә кадап куйган. Инсаф үзе иректә йөри. Суд декабрь ахырында булачак.

– Инсаф хастаханәдә бездән куркып яткан, килерләр, кыйнарлар дип уйлаган. Үзебезнең андый кешеләр түгеллегебезне аңлаттык. “Хәзер сине кыйнап файда юк инде, минем ирем кире кайтмый”, – дидем. Күңелдә әшәкелек юк, кайгы гына үтерә. Башта алар Ильясның энесе Русланны эзләп табып, “килергә курыктык” дигәннәр. Шул көнне дә Инсаф үзе килмәде, адвокатын җибәргән. Адвокатка: “Сез минем иремне бәрдереп үтермәдегез бит, миңа сез кирәкми, Инсаф үзе килеп, өч баламның күзенә карап гафу үтенсен”, – дидем. Соңыннан ул адвокаты, әнисе, абыйсы белән килде. Мин аннан: “Нишләп иремне бәрдереп үтердең?” – дип сорадым. “Секунд эчендә булды ул”, – дип җавап бирде, – ди Гөлсинә.

– Бу турыда сөйли башлагач, ярсып китәм, – ди Сания апа. – Инсафның әнисе кызым Гөлсинәгә: “Мин дә өч бала белән тол калдым, ирем авырып үлде”, – дип сөйләп утыра. Кайгыдан аңыбыз томаланган иде, җавап бирә алмадык. Аның ирен без бәрдереп үтермәгән бит, авырып үлгән, нишләп ул безнең фаҗигане иренең үлеме белән чагыштыра? Шушы мәгънәсезлеккә таң калдык. Инсаф исә бер сүз дә әйтмичә башын иеп утырды. Янәсе, дин юлында. Стенага эләргә догалар алып килгән. Дин юлында йөргәннәр Инсаф кебек буламы? Ә абыйсы: “Килеп, хәлегезне белеп торырбыз”, – диде. Һәм юкка чыктылар, шалтыратканнары да юк. Бер пакет әйбер алып килгәннәр иде. Кызга – күлмәк, миңа – шәл. Әйтерсең лә, туган көн. Нишләп ул пакетны алып калдык икән? Андагы әйберләр кайгыны гына яңарта.

Килмәсләр дә инде алар. Гөлсинә: “Мин сине утыртмыйм, чөнки барыбер бәхетле яши алмам. Ильяс өчен сез бәхетле яшәгез инде. Балаларга булыш”, – дигән иде. Шуңа җиңел сулап йөриләр микән? Балаларны онытмасыннар. Аларны аяка бастырырга кирәк. Мин карт инде, ике гаиләне карап та тора алмыйм, алда әйткәнемчә, пенсиям дә аз. Әнә, салынмаган абзарлар, тотылмаган капкалар калды, – ди Сания апа.

Соңгы сүз

Әлегә Гөлсинә болар хакында уйлый алмый. Кайгысы көчле. Булганнарга ышанып та бетми бугай. Ирен сагына.

– Ильясны төштә күрдем. “Мин үләргә теләмәдем, рульне борырга тырыштым” дип әйтте ул, – ди.

Мин бүген юл хәрәкәте кагыйдәләре хакында сөйләргә, тизлекне арттырмагыз, фәлән итмәгез дип акыл өйрәтергә җыенмыйм. Чөнки моны һәркем белә. Үтәми генә.

Минем Инсаф урынында да буласым килми. Дин юлында йөргән егет кылган гамәленең авырлыгын аңлый торгандыр. Саксызлыгы аркасында Гөлсинәне, аның балаларын, Ильясның якыннарын гына түгел, әнисен, үз туганнарын да кайгы утына салган ул. Хәзер шушы авыр йөк белән яшисе бар. Минем аны җинаятьче дип тә атыйсым килми. Ул берәүне дә махсус бәреп үтермәгән. Әлеге бәхетсезлек игътибарсызлыгы, бәлки яшьлек кайнарлыгы белән килеп чыккандыр. Мондый хәлләр һәркайсыбыз белән булырга мөмкин. Алла сакласын!

Инсаф белән сөйләшмичә язмама нокта куя алмаячагымны аңлап, аның телефон номерын җыйдым.

– Мин Аскаровлар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын, аларның хәлен аңлыйм. Без, өч баланы да әниебез ялгызы тәрбияләде. Үзем дин юлында, Казанда мәдрәсә тәмамладым. Хәзер Олы Укмас авылында имам вазыйфасын башкарам. Бу мин теләп алган бәхетсезлек, фаҗига түгел. Бу – минем өчен Аллаһы Тәгаләнең бер сынавыдыр, – диде ул.

Бүген Инсаф үкенә, борчыла... Кеше кайгысына да керә белә. Ләкин, ничек кенә булмасын, аның аркасында кеше харап булган, өч бала атасының гомере өзелгән. Шуңа күрә, зинһар өчен, ашыкмагыз юлларда!

Эльмира ФЛҮН
Казан – Арча – Казан
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ