Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Асаф ВӘЛИЕВ: “Миңа көчсез хатын-кыз ошый”

4 Июнь 2020 1316
“Аерылмагыз”, “Их, сез, матур кызлар”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек хитлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар эстрадасының иң серле җырчыларыннан берсе, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев соңгы елларда сирәк күренә, ә журналистлар белән бөтенләй аралашмый диярлек. Берничә ел элек “Трамвайчы кыз” җыры белән шау-шу кубарды да тагын югалды. Заманында Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Хисамиева, соңрак Лилия Муллагалиевага иҗат канатлары куеп, күп кызларның йокысын качырган егет күптән түгел яшь башкаручы Эльвира Хамматова белән дә дуэт яздырган. Шулай итеп, ул иҗатына гашыйк тамашачыны тагын җанландырып җибәрде. Шул нисбәттән, бәлки интервьюга ризалашыр дигән өмет белән, Асаф әфәндегә шалтыратып карыйсы иттек. Ниятебез фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килде ахрысы, бу юлы җырчы әңгәмәдән баш тартмады.
–Асаф абый, радио-телевидениеда чыгышларыгыз сирәгәйде, концертларыгыз күренми. Моның сәбәбе нидә?

–Соңгы берничә ел минем өчен бик борчулы булды. Башта авылда әти-әнинең йорты янды. Аннары бертуган абыем Азат йөрәк белән үлеп китте. Абыйны озатып, озак та узмады, әтине җирләдек. Якыннарымны югалтуны авыр кичердем, концерт кайгысы булмады, иҗат тукталыбрак торды. Аннан соң хәзер бит җырчылар да, радио-телевидениеда әйләндерергә материал да күп, яшьләр килеп тора, шуңа күрә сирәгрәк күренәбездер. Шулай да тик ятмыйм, 1994 елда оешкан җыр театрым белән әкренләп концертлар белән йөреп торабыз, чит төбәкләргә дә чыгабыз. Сәхнәгә аяк басканыма быел 25 ел тулды. Шул уңайдан, Алла боерса, көзгә иҗат кичәсен уздырырга ниятлим. Әлегә әзерлек эшләре белән мәшгульмен.

–Бүгенге эстраданы күзәтәсезме?

–Чоры нинди, җыры шундый инде. Хәзер ритм заманасы, дөньяда бөтен нәрсә тиз үзгәрә, бутала. Сәнгатьтә дә шул ук хәл. Яшьләр килә, китә, эстрада дөньясы конвейер кебек эшли. Араларында талантлылары да очрый, билгеле. Һәрнәрсәгә ирек бирел­гәч, кайчак тузга язмаган шигырьләр дә, тәрбияви булмаган җырлар да халыкка чыгып китә. Хәзер “үзешчәннәр” дигән сүз юк дәрәҗәсендә. Бер үк концертта Татарстанның халык артисты да, урамнан кергән җырчы да катнаша. Сәхнә артында русча сөйләшүче, сәхнәгә чыгып татар телен бозып җырлаучылар да җитәрлек. Әлбәттә, конкуренция дә бар.

–Заманында гөрләп эш­лә­гән Филар­мо­ниянең та­тар эстрадасы бүлеген та­раткач, эшләп китәргә авыр булдымы? Сән­гать юлын сайлаганга үкенергә туры килмәдеме?

–Юк, үкенмим. Ләкин җырлар, концертлар мәсьәләсендә авыр вакытлар була. Андый чакта: “Иртән сигездә китеп, кичке биштә кайта торган җирдә эшләсәм иде. Бу сәнгать нәрсәгә хаҗәт?”–дип уйлап куясың. Аннан соң: “Халык таный, җырларны ярата. Димәк, юкка гына җырчы булмаганмын”,–дисең. Күңел дә гел җыр-моңга тартыла.

–Фонограммага, халыкча итеп әйтсәк, авыз селкетеп торуга ничек карыйсыз?

–Без эшли башлаган елларда ул нәрсә бөтенләй юк иде. Гитара, синтезатор, баян, барабан–һәммәсе дә җанлы, без хәтта микрофонсыз җырлый идек. Мәдәният йортларында ут сүнеп, караңгыда баянга яки аннан башка гына җырлаган чаклар да булды. Ә хәзер боларның барысын да компьютер эшли. Аны алып ташласак, җырчыларның күбесе кимер иде. Кеше дөрес җырламаса, тавышын махсус программа ярдәмендә кирәкле нотага куялар, тигезлиләр. Җырчыга әзер материал бирәләр. Чын җырчы үзе җырласа гына тавышын камилләштерә. Тамашачы да “тере” тавышка җырлауга, җанлы чыгышларга сусаган.

–Яшьлек елларын искә төшереп, гастрольләрдә йөргәндә булган берәр кызыклы хәл сөйләп китегез әле.

–Берсендә сәхнәдә Ф. Мортазинның “Хуш инде”сен җырлыйм. Залдагы халык көлә дә көлә. Берәр җирем эләктерелмәгәнме әллә, дип уйлыйм, карарга куркам. Җырлап бетергәч кенә сәхнәдә кәҗә басып торганын күрдем. Аны авыл яшьләре клубның арткы ишегеннән төртеп кертеп җибәргән булган.

–Сезне үпкәләтү җиңелме?

–Мин нечкә күңелле кеше, үпкәләү дә бар. Ләкин үпкәләрне эчтә озак тотмыйм. Начар сүз яки үзем турында гайбәт белән рәнҗетсәләр генә авыр кичерәм.

–Артистлар турында имеш-мимешләр күп йөри. Аларны ничек уздырасыз?

–Ул сүзләрне таратучыларның авызын ябып куеп булмый бит. Начар сүз йөрәкне тырный инде. Тик ул турыда уйламаска тырышам.

–Рус эстрадасында популярлыкны арттыру өчен гайбәтне махсус тараталар. Бәлки татар җырчыларына да шулай кабул итә башларгадыр?

–Килешәм, гайбәт популярлыкка азмы-күпме файда китерә. Тик ничек кенә булса да, үзем турында гайбәт сөйләүләрен теләмәс идем. Андый сүзләрне радио-телевидениедан ише­тергә, интернет, газетадан укырга да яратмыйм. Кемдер аның белән акча эшли. Шул исәптән, журналистлар да! Берсендә Алмаз Хәмзин: “Асаф Вәлиев өйләнсә, журналистларга бер тема ябыла”,–дигән иде.

–Болай булгач, бу сорауны бирергә үзегез мәҗбүр иттегез: өйләнмисезме әле?

–Минем өйләнгәнме, юкмы икәнен берәү дә белми. Себергә баргач та: “Өйләнмәдеңме?”–диләр. Аларга минем гаилә хәле каян мәгълүм бул­сын? Мин болай да серле кеше. Өйлән­дем дип тә әйтмим, хатын-кызсыз да яшәмим.

–Шулай да, иҗатыгызга гашыйк гү­зәл затлар арасында сезнең йөрәкне яулар­га теләүчеләрнең мөмкинчелеге бармы соң?

–Бар. Мин аралашу, сөйләшүләргә каршы түгел.

Сезне үзенә гашыйк иттерү өчен хатын-кыз нинди булырга тиеш?

–Мөлаем, сөйкемле. Миңа көчсез, “мин-мин” дип тормаган, гаиләдә лидер булырга омтылмаган, йомшак табигатьле хатын-кызлар ошый. Ул йомшаклык сөйләшүендә, йөрешендә, гәүдәсендә, күзләрендә дә күренсен. Ә инде чәче карамы, акмы–анысы мөһим түгел. Кайчак мөселман кызларына тартылам. Аларда серлелек күрәм.

–Иҗат кешеләрен азгынлыкта гаеп­лиләр. Сез еш гашыйк булучанмы?

–Мин сирәк, ләкин тиз гашыйк булам. Кайбер кызны күрүгә, бу минем насыйп ярым түгел микән дип уйлыйм. Магнит белән тартып китергән кебек хис итәм.

–Озак гашыйк булып йөрисезме?

–Алай да булгалый. Миңа читтән карап ярату да хас. Кешенең үзенә әйтмичә генә йөрим-йөрим дә, бервакыт ачылам.

–Беренче мәхәббәтегезне хәтер­ли­сезме?

–Ничәнчедер сыйныфта укыганда, гел бер кызга карап, шуннан тәм табып, тәнем куырылып утыра идем. Еллар узгач, бер күрешкәч, бу хакта үзенә дә әйттем. Минзәлә педагогия училищесында укыганда бер кызга гашыйк булып, өйләнәм дип тә йөрдем. Мин Казанга киттем, ул калды, юллар аерылды. Аларны сөйләсәң, мәхәббәт маҗаралары дигән махсус китап язарга мөмкин.

–Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

–Өй җанлы кеше мин. Чит илләргә махсус ял итәргә дә бармыйм. Әнине, туганнарны ташлап еракка китәсе килми. Җай чыкканда туган ягыма кайтам, Ык, Агыйдел буйларында йөрим. Туганнар белән җыелышып, палаткалар корып, табигать кочагында ял итәбез, балык тотабыз. Еш кына бикләнеп, үземнең җырларга анализ ясыйм, ноутбукта прог­раммалар көйләп, шуларны өйрәнәм. Өйдә кечкенә генә студиям бар. Музыкага чумсам, атналар буе өйдән чыкмыйча, шуның белән генә мәшгуль булырга да мөмкинмен.

–Композитор, җырчылардан кемнәр белән аралашасыз?

–Композиторлардан Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Шамил Тимербулатов, Фәрит Хатыйпов, Чулпан Зиннәтуллина, Ризван Хәкимов, Зиннур Сафиуллинның җырларын күп башкарам. Җырчылар белән зур концертларда, бәйрәмнәрдә сәхнә артында очрашып торабыз.

–Тамашачыны кайчан яңа клибыгыз белән сөендерәчәксез инде?

–Татар эстрадасында беренче клиплар минеке булгандыр, мөгаен. Аны авылга кайтып, энекәш белән видеога төшереп, аннан Казанга алып килеп, телевидениеда монтажлаган идек. Минемчә, клип төшерү яшь башкаручыларга кирәгрәк, “раскрутка” өчен. Тик ул халык күңеленә үтеп керә торган җырларга төшерелергә тиеш дип саныйм. Ә хәзер эфирда мәгънәсез җырларга да клиплар еш күренә. Шулай да, якын киләчәктә үзем дә берәр матур җырга клип әзерләргә уйлыйм.

–Артистлар картаюдан курка. Бу сезне борчыймы?
–Азрак борчый, әлбәттә. Сәхнә яшьләрне ярата бит. Тик безнең дә бирешергә исәп юк. Иҗат итәсе көннәр алда әле.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 июнь 2011 № 26
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1666
3 Август 2020 10:18 1080
ӨСКӘ